Платон Ойунский

(Platon Oyunskiy битеннән юнәлтелде)

Платон Алексей улы Ойунский (Слепцов, якутча Былатыан Ойуунускай) (1893 елның 11 ноябре1939 елның 31 октябре) – якут совет язучысы һәм җәмгыять эшлеклесе, якут совет әдәбияты нигезчесе.

Платон Ойунский
Туган телдә исем Былатыан Ойуунускай
Туган 11 ноябрь 1893(1893-11-11)
Таттин улусы, Якутия
Үлгән 31 октябрь 1939(1939-10-31) (45 яшь)
Якутск, РСФСР, СССР
Үлем сәбәбе противоправное лишение свободы[d]
Милләт Саха
Ватандашлыгы Русия империясе, СССР
Әлма-матер Тум дәүләт педагогика университеты
Һөнәре язучы, шагыйрь, драматург, җәмагать эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Балалар Сардана Ойунская

 Платон Ойунский Викиҗыентыкта

1918 елдан башлап КПСС әгъзасы. 1921 елда Якутия Губревком җитәкчесе, 1922 елда Совнарком җитәкчесе, ә 1923 елда исә Якут АССРның Үзәк Башкарма Комитеты җитәкчесе. 1928–31 елларда Якутия мәгариф һәм сәламәтлек саклау наркомы. 1935 елда аның тәкъдиме буенча Якут АССР СНК янында тел һәм мәдәният институты ачыла, Платон Ойунский аның беренче мөдире була. СССР язучылар берлеге җитәкчелеге әгъзасы була. СССР Югары Шурасы депутаты.

Беренче шигырен 1917 елда нәшер итә. 1919 елда мәшһүр «Син биир буолбаат?» (Барыбер түгелме?) шигырен яза. Аның әсәрләре, хикәяләре, драмалары саха халкы әдәбиятының алтын фондына кергән. Якут теленә рус һәм дөнья әдәбияты классикасын тәрҗемә итә.

Репрессиягә эләгә. 1938 елның 3 февралендә кулга алына, ә 1939 елның 31 октябрендә төрмәдә вафат була. 1955 елның 15 октябрендә тулысынча реабилитацияләнгән.

Ойунский турында хәтер

үзгәртү

Кызыклы факт

үзгәртү

2024 елның ноябрендә, Якутия язучылары берлегенең 90 еллыгына бүләк итеп, Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшрияты Платон Ойунскийның дүрт хикәясен китап итеп бастырып чыгарган. Хикәяләрне Гөлсинә Хәмидуллина тәрҗемә иткән. Китап якут рәссамы Иннокентий Корякин рәсемнәре белән бизәлгән, тиражы 500 данә. Елена Слепцова-Куорсуннаах Платон Ойунский китабын Рафис Корбанга тапшырган. Аның аша китап Ркаил Зәйдулла кулына килеп кергән. Ул, әсәрләрне бик ошатып, татар укучысына да җиткерергә теләгән һәм «Язучы» нәшриятында чыгарырга карар иткән[1].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү