Организм
Организм (лат. organizo (оештырам, тәртипкә китерәм) сүзеннән килеп чыгучы лат. organismus сүзеннән. Латин теленә бор. грек. ὄργανον — корал сүзеннән күчә) — тере булмаган матдәдән аерып торучы үзлекләргә ия булган тере җисем.
Организм | |
Кайда өйрәнелә | биология һәм тереклек турында фәннәр[d] |
---|---|
WordLift сылтамасы | data.wordlift.io/wl01714/entity/organisms.html[1] |
NCI Thesaurus идентификаторы | C14250 |
Более узкий внешний класс | id.nlm.nih.gov/mesh/vocab#SCR_Organism |
Моңа өлешчә туры килә | тән[d] |
Организм Викиҗыентыкта |
Организмның тышкы һәм эчке тирәлеге бар. Тышкы тирәлек — организмны чолгап алган даирә. Эчке тирәлек дип исә организмның эчке даирәсен атыйлар[2].
Организмнар биология өйрәнүче төп җанлыклар булып торалар. Уңайлы булсын өчен барлык организмнар төрле төркем һәм категорияләргә бүленәләр. Иң гомуми бүлү критерие булып күзәнәкнең төшкә ия булуы тора. Бу үзлек буенча күзәнәкләре төшле һәм төшсез организмнар аерыла. Шулай ук күзәнәк саны буенча беркүзәнәкле һәм күпкүзәнәклеләргә бүленәләр.
Тере булмаган табигатьтән аерма
үзгәртүТере табигатьнең тере булмаган табигатьтән төп аермасы булып организм һәм тирә-юнь арасында дәвамлы матдә һәм энергия алмашуы булып тора. Тере табигатьнең төп үзлекләре:
- Сулыш — организм һәм тирә-юнь арасында газ алмашу процессы.
- Туклану — туклыклы матдәләрнең организм тарафыннан үзләштерелүе.
- Бүлеп чыгару — организмга кирәксез яки зарарлы матдәләрне тышка чыгару процессы.
- Хәрәкәт — тере җисемнең тулысы белән яки аның аерым кисәкләренең аңлы рәвештә урыннарын алмашынуы.
- Үсеш — биосинтез процесслары хисабына аерым бер организмның авырлыгы яки үлчәмнәре артуы.
- Алга барыш — яшәеш дәвамында организмның камилләшүе.
- Ярсучанлык — организмның тирә-юньнең тәэсиренә төрлечә илтифат итүе.
- Үрчү — үзе сыман ук организмнар тудыру сәләте.
- Нәселдәнлек — яңа токымнарга үз үзлекләрен тапшыру сәләте.
Шулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://fr.dentist/kb/organisms/
- ↑ Биология. Кеше : Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8 нче с-фы өчен д-лек / Д. В. Колесов, Р. Д. Маш, И. Н. Беляев; Русча 10 нчы басмадан Ф. Г. Иштирәкова тәрҗ. — Казан : Мәгариф, 2009. — 332 б.: рәс. б-н.
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Organism (ингл.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|
Бу — мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. Мөмкинлек булса, бу искәрмәне төгәлрәккә алыштырырга кирәк.
|