Мирфатыйх Зәкиев

(Mirfatıyx Zäkiev битеннән юнәлтелде)

Мирфатыйх Зәкиев – танылган филолог-галим. Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Төрек лингвистик җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы, Татарстан Фәннәр академиясенең гуманитар бүлеге академик-секретаре, Халыкара төрки академиясенең татар бүлеге бюросы рәисе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты. БР Җәлил Киекбаев премиясе лауреаты (1993). Казанның мактаулы гражданины (2021)[3].

Мирфатыйх Зәкиев
М.Зәкиев.jpg
Туган телдә исем Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев
Туган 14 август 1928(1928-08-14) (94 яшь)
Зәйпе, Бәйрәкә вулысы, Бөгелмә кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР[1]
Яшәгән урын Достоевски урамы, Казан[2]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре филолог-галим
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Хезмәт кызыл байрагы ордены Халыклар дуслыгы ордены Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакяр хезмәт өчен медаль
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Commons-logo.svg Мирфатыйх Зәкиев Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәлҮзгәртү

Мирфатыйх Зәкиев 1928 елның 14 августында Татарстанның Ютазы районындагы Зәйпе авылында туа. Сугыш елларында көтүче, ат караучы, кышын туң тирес чабучы, тимерче, эретеп ябыштыручы һ.б. хезмәтләр башкара. Фидакарьлеге өчен “Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакяр хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә. Мәктәпне “бишле”гә тәмамлап, Казан дәүләт университетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетны кызыл диплом белән тәмамлый, аспирантурада калдырыла. 1954 елда кандидатлык диссертациясе яклый. Башка милләтләрнең грамматика китаплары белән эзлекле танышкач, татар теле буенча шундый хезмәт язып бастырды. “Синтаксический строй татарского языка” дип аталган 464 битлек китабы докторлык диссертациясе буларак бәяләнә. Диссертация 1962 елда яклана.

ХронологияҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Суфиян Поварисов. “Тел атасы”ның атасы(үле сылтама) // Кызыл таң.

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү