Милләтчелек

(Millätçelek битеннән юнәлтелде)

Милләтчелекмилли мөнәсәбәтләр өлкәсендә хәрәкәт итә торган катлаулы күренеш. Бу күренешне төрлечә (шул исәптән берьяклы, хаталы) аңлату очраклары да булгалый. Зур совет энциклопедиясендә һәм философик энциклопедиядә — ул бер үк сүзләр һәм җөмләләр белән берьяклы гына аңлатыла.

Милләтчелек
Кайда өйрәнелә милләтчелек тикшеренүләре[d]
Моңа өлешчә туры килә ватанпәрвәрлек
Моның каршысы анти-милләтчелек[d], Космополитизм һәм интернационализм[d]
 Милләтчелек Викиҗыентыкта

Милләтчелек — «буржуаз һәм вак буржуаз идеология, сәясәт, шулай ук милли мәсьәләдәге психология. ...Милләтчелек өчен теге яки бу милләтне башка милләтләрдән өстен кую хас» [1]. Кайбер авторлар «милләтчелек», «милләтче» дигән тамгаларны кешеләр үз милләтләре турында ниндидер кайгыртучанлык күрсәтеп гамәл иткәндә дә кулланалар.

Аянычлысы шул: татар милләте вәкилләренең милли мәдәниятне үстерүгә, аны төзекләндерүгә, камилләштерүгә юнәлдерелгән эшчәнлеге рус милләте («старший брат») вәкилләре тарафыннан «милләтчелек» дип бәяләнә. Моны рус милләте кешеләренең аңында гасырлар дәвамында державачылык принципларының, гомумән, милли мәсьәләне хәл итү эшендә урнашкан державачыл фикерләү ысулының шәкелләнүе белән аңлатырга кирәк.

«Милләтләрнең үзбилгеләнү» принцибының соңгы елларда «ул концепция модадан чыкты инде» дигән карашларның фәнни матбугатта ешрак чагыла башлавы шул ук сәбәп белән аңлатыла.

Билгеле, бу — теоретик проблема гына түгел, аның практик әһәмияте дә гаять зур. Әгәр дә күпмилләтле федератив дәүләт үз структурасындагы милли берәмлекләргә киң планда һәм үзләре төзегән программалар буенча үсәргә, камилләшергә мөмкинлек бирә икән, ул шушы берәмлекләрнең зур таяныч булачагына ышана ала. Әгәр дә бу өлкәдәге мөмкинлекләр киселә икән, күпмилләтле дәүләт үзе көчсезләнә дигән сүз, чөнки милләтләр бергә оеша алмаса, аларның һәркайсы үз ягын каерачак. Димәк, эчке каршылыклар куера, үзәк көчсезләнә бара.


« Милләт барлыкка килүнең берничә юнәлеше бар. Беренче юнәлеш - милләт формалашу халыкның үзаңына, холкы төрлелегенә бәйле рәвештә формалаша. Икенче юнәлеш - милләт махсус төзелә. Милләтчелек элиталардан башлана һәм мәҗбүри белем, мәгариф системасы аша халык массаларына кертелә. Идеология халыкка мәгариф системасы аша сеңдерелеп килгәнгә, милләтчелек әлегә саклана. Шул ук вакытта глобализациягә җавап булган милләтпәрвәр хисләр ныгый.[2]
Денис Брилев
»

Моны да карагыз

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек.

Искәрмәләр

үзгәртү