Квебек
Квебе́к (фр. Québec, ин. Quebec) — мәйданы буенча беренче, ә халык саны буенча икенче булган Канада провинциясе.
Квебек идарә үзәге - Квебек шәһәре, халык саны - 735 мең кеше. Квебек төбәгендә иң зур һәм Франциядән тыш урнашкан француз телле иң эре шәһәр - Монреаль урнашкан.
Географиясе
үзгәртүКвебек Көньяк Америка көньяк-көнчыгышында урнаша, көньякта АКШ белән чиктәш.
Квебек Канаданың иң зур төбәге, аның мәйданы 1 542 056 км², халык саны 7,8 миллион кеше тәшкил итә.
Бердәнбер рәсми тел - француз теле, ул халыкның 80% өчен туган тел булып тора.
Тарих
үзгәртүКвебек тарихы Жак Картье сәяхәте белән башлана.
1763 елда Квебек Бөекбритания контроле астына күчә, соңрак Канада конфедерациясенә керә.
Квебекта яшәүче француз телле кешеләр вакыт-вакыт Квебек бәйсезлеге өчен көрәшәләр, ләкин 1980 һәм 1995 елда үткәрелгән референдумнар нәтиҗәләре төбәкнең Канададан аерылуына китермәде.
Квебек халык гимны
үзгәртүGens du Pays
Le temps qu’ on a pris pour dire: je t’aime,
C’est le seul qui reste au bout de nos jours.
Les vœux que l’on fait, les fleurs que l’on sème
Chacun les récolte en soi-même
Aux beaux jardin du temps qui court.
CHORUS:
Gens du pays, c’est votre tour
De vous laisser parler d’amour,
Gens du pays, c’est votre tour
De vous laisser parler d’amour.
Le temps de s’aimer, le jour de le dire
Fond comme la neige aux doigts du printemps.
Fêtons de nos joies, fêtons de nos rires
Ces yeux où nos regards se mirent,
C’est demain que j’avais vingt ans.
CHORUS.
Le ruisseau des jours aujourd’hui s’arrête
Et forme un étang ou chacun peut voir
Comme en un miroir l’amour qu’il reflète.
Pour ces coeurs à qui je souhaite
Le temps de vivre nos espoirs.
CHORUS.
Әй, ватандаш!
(әдәби тәрҗемә)
“Яратам!” – диеп, назла күңелемне,
Үтә дә китә бит безнең тормыш.
Үтәлгән вәгъдә, үстергән гөлләр
Китерер лаеклы уңыш –
Гадел хөкемдар бу язмыш.
КУШЫМТА:
Әй, ватандаш, күңел назлап,
“Яратам!” – дип, әйтче кабат.
Әй, ватандаш, күңел назлап,
“Яратам!” – дип, әйтче кабат.
Яратыр көннәр, ялкынлы хисләр,
Язгы кар сыман, югала эреп;
Тәүге сагышның, назлы карашның
Яшик, дуслар, кадерен белеп –
Унсигез яшьтәге кебек.
КУШЫМТА.
Гомер кизләве, юлын эзләр ул,
Туктап калыр да, җәелеп, күл булыр.
Күреп кал берүк: көзгедәге күк,
Саф мәхәббәтең чагылыр –
Кадер-хөрмәтең шул булыр.
КУШЫМТА.
Үзенчәлекләр
үзгәртүБашка Канададан аермалы буларак Квебекның хокук системасы катнаш чыгышка ия: хосусый хокук - роман-герман хокукына хас, иҗтимагый хокук - англо-сакс хокук тәртибенә хас була.
Икътисад
үзгәртүИкътисадның төп тармаклары - аэрогаләми тармак, биотехнологияләр, фармацевтик сәнәгать, мәгълүмат технологияләре.
Сылтамалар
үзгәртү- Квебек хөкүмәте рәсми сәхифәсе 2008 елның 17 апрель көнендә архивланган.(фр.)
- Bonjour Québec, Quebec government official tourist site
- Laws to protect the endangered French languages
- Agora, online encyclopaedia from Quebec
- Quebec History 2009 елның 14 февраль көнендә архивланган., online encyclopaedia made by Marianapolis College
- Русскоязычный форум 2020 елның 28 апрель көнендә архивланган. и Вики-проект в Квебеке 2009 елның 5 март көнендә архивланган.
- ↑ Le fleurdelisé: reflet de notre histoire en Amérique — Правительство Квебека.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 Les symboles du Québec — Правительство Квебека.
- ↑ Конституционный акт 1867 года — 1867.
- ↑ https://www150.statcan.gc.ca/t1/tbl1/en/tv.action?pid=1310038901
- ↑ http://arquivo.pt/wayback/20160522174754/http://www2.publicationsduquebec.gouv.qc.ca/dynamicSearch/telecharge.php?type=2&file=/C_11/C11.html
- ↑ archINFORM — 1994.
- ↑ Перепись населения Канады (2021)
- ↑ (unspecified title) — doi:10.25318/3610022201-ENG
- ↑ Канада статистика хезмәте — 1971.
- ↑ https://web.archive.org/web/20170716231951/http://www.canadainternational.gc.ca/china-chine/bilateral_relations_bilaterales/twinning_relationships_relations_jumelage.aspx?lang=eng
- ↑ https://web.archive.org/web/20161103234954/http://www.premier-ministre.gouv.qc.ca/actualites/communiques/details.asp?idCommunique=2949
- ↑ La fleur de lis, un des plus anciens emblèmes — Правительство Квебека.
- ↑ Champagne É. Le papillon amiral nommé insecte officiel du Québec — La Presse, 2021.
- ↑ Интерфейс программирования приложения YouTube
- ↑ Banque de noms de lieux du Québec