Һомер

(Homer битеннән юнәлтелде)

Һомер (грек. Ὅμηρος) (яшәгән заманы — б.э.к. XII гасыр һәм б.э.к. VII гасыр арасы) — легендар Борынгы Греция язучысы. «Илиада» һәм «Одиссея» эпик поэмаларын иҗат итүче булып исәпләнә. Риваятьләр буенча ул сукыр булган. Смирнада (Измир) туган дип санала. Шулай ук туу урыннары дип Родос, Колофон, Саламина, Хиос, Арг һәм Афина дигән юрамалар бар.

бор. грек. Ὅμηρος
Сурәт
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык Ионийский союз[d]
Тугандагы исем бор. грек. Ὅμηρος
Туу датасы БЭК IX гасыр[2]
Үлем датасы БЭК VIII гасыр
Үлем урыны Иос[d], Иос (муниципалитет)[d], периферийная единица Тира[d], Южные Эгейские острова[d], Греция
Туган тел борынгы юнан теле
Язма әсәрләр теле борынгы юнан теле
Һөнәр төре шагыйрь, автор, язучы
Эшчәнлек өлкәсе Греческая литература[d][3]
Эшчәнлек еллары БЭК VIII гасыр[3]
Сәламәтлек торышы сукырлык
Жанр Эпос
Телгә алынган хезмәтләр Илаһи кәмит[d]
Подтверждено в Mare Magnum volume 82[d][4]
Әсәрләр җыентыгы Миннеаполис сәнгать музее[d], АКШ Милли сәнгать галереясе[d] һәм Амстердам шәһәр музее[d][5]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Commons Creator бите Homer
 Һомер Викиҗыентыкта

Тормышы үзгәртү

Яшәве турында бик әз билгеле булган Һомерның исеме борынгы юнан теленнән "кол" дигәнне аңлата. Аңа кадәр 4 гасыр элек булган Микен цивилизациясенең тәфсилле аңлатуына күрә классик чор язулары буенча Троя сугышы вакытында яшәгән дигән риваятькә китергән. Инглиз галиме Дҗордҗ Томсон аның мөмкин булган туу урыны Хиос утравы дип раслый. Шуннан соң тагын бер юрама булып Смирна (хәзерге Измирны) китерә. Шулай ук "Илиада"ның һәм "Одиссея"ның ионик һәм эолик диалекталь аермалары шик уята. Аның тормышы турында тагын бер хәбәр булып сукыр булуы тора.

Әсәрләре үзгәртү

Иҗат иткән дастаннары Классик Чор Юнан Әдәбияты һәм Мифологиясенә тәэсир иткән һәм алар аша бөтен Көнбатыш әдәбиятына тәэсир иткән. Ирландияле язучы Дҗеймс Дҗойсның "Улисс"ы, инглиз язучы Шекспирның "Троил һәм Крессида"сы, Римлы язучы Вергилийның "Энеидасы"на Һомер эпосы зур йогынты ясаган.
Борынгы Анатолия һәм Грециядә халык Илиада һәм Одиссеяны яттан белгән һәм тере энциклопедия буларак үзе белән йөрткән. Гаскәр эше, медицина, технология, хокук һәм дин белемнәренең чыганагы бу китапларда булган. Һомер әсәрләрендә каһарманнарның яхшы анализ бирелүе хасият булып тора.

Иҗат иткән әсәрләре үзгәртү

Бүгенге көндә бары тик Илиада һәм Одиссея Һомер исеме белән бәйләнә. Антик чор Һомер Илаһиләре, Һомер һәм Һесиод ярышмасы, Кече Илиада, Ностой, Тебаид, Киприя, Эпигони, комик мини дастан Батрачомйомачиа ("Бакалар һәм тычканнар Сугышы"), Эхалиянең алынуы һәм Фокей башка авторларга карый дип санала.

Борынгы биографияләре үзгәртү

Һомерның иң яхшы мәгълүм ике биографиясе булып Псевдо-Һеродотның "Һомер тормышы" һәм "Һомер һәм Һесиодның ярышуы" булып тора.

Аның хөрмәтенә аталган урын һәм җисем үзгәртү

Һомер хөрмәтенә Меркурийда Һомер кратеры һәм 5700 Һомер астероиды аталган.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү