Француз Гвианасы

(Gviana битеннән юнәлтелде)

Гвиана (еш кына Француз Гвианасы (фран. Guyane Française) дип атала) – Франциянең диңгез арты территорияләреннән иң эресе. Көньяк Американың төньяк-көнчыгышында урнашкан. Административ үзәгеКайенна шәһәре. Көнбатышта Суринам белән, көньякта һәм көнчыгышта Бразилия белән чиктәш, төньякта һәм төньяк-көнчыгышта Атлантик океан сулары белән юыла.

Франса Гвиянәсе
Байрак
Илтамга
Шигарь Fert Aurum Industria Edit this on Wikidata
Башкала Кайенна
Халык саны 286 618 (1 гыйнвар 2021, ҖанисәпEdit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC−03:00
Рәсми тел француз теле
География
ИҖБ Франция
Мәйдан 83,534 км²
Координатлар 3.99886°N 52.99994°W Edit this on Wikidata
Телефон коды 594 Edit this on Wikidata
FR-973 Edit this on Wikidata
Карта
Икътисад
Акча берәмлеге евро
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Челтәр көчәнеше 220 вольт[1]
Телефон коды +594
ISO 3166-1 коды GF
Интернет домены .gf


Тарих үзгәртү

  • 1499 – Гвиана испаннар тарафыннан ачыла, ләкин аларның игътибарын җәлеп итми.
  • 1604 – беренче француз колонистларының урнашуы. Алар плантация хуҗалыкларына эшче көч буларак негрларны китерәләр.
  • 1848Франциядә коллык юкка чыгарыла.
  • 1852 – Гвиана Франциянең сөрген җиренә әйләндерелә.
  • 1855 – алтын чыганаклары табыла.
  • 1946, 19 март – Гвиана Франциянең диңгез арты департаментына әйләндерелә.
  • 1964экваторга якынлыгы аркасында Гвианада Франциянең космодромы төзелүе турында карар кабул ителә.

Сәяси корылыш үзгәртү

Француз президенты департамент белән идарә итүче префектны билгели.

Гвианы халкы Франциянең парламенты булган Милли Ассамблеяга ике депутат һәм бер Франция сенаторын сайлыйлар.

Җирле хакимиятне Гвиана халкы сайлап куючы Генераль Шура (19 әгъза) һәм Җирле Шура (34 әгъза) башкара.

Халык үзгәртү

Департаментның халкы яр буенда урнашкан тар җир тасмасында яшиләр. Эчке территорияләр нигездә кешесез.

Халыкның яртысыннан артыгы – мулатлар (креоллар). Алардан соң сан буенча ак кешеләр (12%), һиндстанлылар, кытайлар, негрлар һәм индеецлар бара.

Диннәр үзгәртү

Гвианада христианнар күпчелекне тәшкил итә (48 % ― католиклар, 15 % ― протестантлар, Йәһвә шаһитлары ― 3,7 %, башка христианнар), атеистлар – 9 %, башка диндәгеләр (Ислам, Яһүд дине, Һинд дине, вуду һ. б.) ― ~5 %. Мароннар һәм кайбер индеец кабиләләре үз диннәрен тота [3].. Гвиана Франциянең бер өлеше һәм француз департаменты булып торса да, аерым режим белән файдалана. 1905 елда кабул ителгән «Чиркәү һәм дәүләтне бүлү турындагы закон» элеккечә үк Гвианада кулланылмый. Католик дине дәүләт дине булып исәпләнә, католик руханиларына бюджеттан акча түләнә.

Табигый ресурслар һәм икътисад үзгәртү

Алтын, бокситлар, нефть, ниобий, тантал запаслары бар, ләкин бокситлар гына табыла, шулай ук аз күләмдә алтын һәм тантал (индивидуаль рәвештә).

Территориянең 90%тан артыгы урманнар белән капланган.

Шикәр камышы үстерелә, тулысынча диярлек ром җитештерүгә китә. Шулай ук бананнар, дөге, маниока, цитруслар үстерелә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Rapport annuel 2009 IEDOM Guyane. IEDOM. 12 August 2010 тикшерелгән.
  3. French Guiana Population 2022 (Demographics, Maps, Graphs)