Gayazovs Brothers

россияле музыка төркеме

Gayazovs Brothers (тат. Бертуган Гаязовлар) ― Россия музыкаль төркеме. Ике бертуган ― Тимур һәм Ильяс Гаязовлардан тора[1]. Warner Music Russia лейблы астында музыка чыгаралар[1].

Gayazovs Brothers
Бертуган Гаязовлар
логотип
рәсем
Төп мәгълүмат
Жанр

поп-музыка
заманча ритм-н-блюз
дэнс-поп

Барлыкка килгән

2014

Ил

Россия байрагы Россия

Шәһәр

Казан
Мәскәү

Тел

рус теле

Лейбл

Warner Music Group

Состав

Тимур һәм Ильяс Гаязовлар

gayazovsbrothers.ru

Тимур ― җырлар авторы һәм башкаручы, Ильяс ― продюсер, җырлар авторы һәм башкаручы[1].

2019 елның 15 мартында чыгарылган «Кредо» альбомы 14 атна дәвамында Россиядә Apple Music альбом чартының топ-10 эченә кергән[2][3]. Музыка белгече Алексей Мажаев[d] InterMedia порталы өчен үзенең рецензиясендә Гаязовлар башкарган музыканы «R'N'B катнашмасы, манералы „вокодерлы“ җырлау, аз гына сизелерлек көнчыгыш колоритын өстәү» дип тасвирлаган[3].

Бертуганнар турында мәгълүмат

үзгәртү

Ильяс һәм Тимур Гаязовлар ― бертуганнар. Әтиләре Ихтыяр, әниләре Татьяна, милләте буенча татарлар[1]. Бертуган Гаязовларның олысы Ильяс Казанда туган[4], өч елдан соң, гаилә Мәскәүгә күчеп килгәч, Тимур дөньяга килгән [5]. Гаиләдә Мария исемле кече сеңелләре бар[6].

Әти-әниләре үзләре иҗади шәхес булмасалар да, балаларда балачактан ук музыкага мәхәббәт тәрбияләгәннәр. Гаилә югары керем белән аерылып тормаганга, балаларга музыка мәктәбенә йөрергә туры килмәгән. Алар өйрәнгәннәрнең барысы да ― бушлай секцияләргә һәм түгәрәкләргә йөрү нәтиҗәсе[1].

Югары сыйныфларда укыганда ук Ильяс әти-әнисенең киңәше белән медицина көллиятенә укырга кергән. Абыйсы эзеннән Тимур да киткән. Укуларын уңышлы тәмамлап, ике егет тә җирле хастаханәгә практикага эләккән. Акча эшләү өчен егетләр төзелештә һәм пластик тәрәзәләр җитештерү буенча компаниядә йөк ташучы булып эшләгән[1].

14 яшендә Тимур җырлар өчен текстлар яза башлаган һәм аларны дуслары даирәсендә үзе башкарган. Бу ― рэп, поп-юнәлешләре һәм 1990-елларның башка модалы тенденцияләре була. Тимурның дебют демолары ул мөстәкыйль рәвештә Adobe Audition программасын өйрәнгәч, барлыкка килгән[1].

Ильяс энесенә кушылган, шулай итеп GAYAZOV BROTHERS дуэты барлыкка килгән, һөнәри карьера юнәлешендә беренче адымнарын ясаган.

Gayazovs Brothers дуэты

үзгәртү

Беренче җырлары фәкать лирик характерда булган. Җырчылар үсү белән бергә аларның әсәрләре дә модернизацияләнгән. Заманча трендлар һәм җанатарларның сораулары белән бергә барып, алар шулай да үз әсәрләренең индивидуальлеген, стилен һәм бирүләрен саклап кала алган. Һәм әлегә кадәр алар үзләренең авторлык стиленә тугъры. Барлык әсәрләрендә дә диярлек татар музыкасының традицион ноталары бар[1].

Дуэтның беренче дебют башкаруларын интернет киңлекләрендә табарга була. 2013 елда ук Гаязовлар ВКонтакте социаль челтәрендә үзләренең беренче «Тысяча молитв» трегын тәкъдим иткән. Бу мәйданчык аларны алга этәрү өчен башлангыч пункт булган. Вакытлар узу белән, егетләр яшьләр кичерешләре турындагы лирик җырлардан читкә китеп, тамашачыларга торган саен сыйфатлырак заманча продукт бирә башлаган. Кагыйдә буларак, бер трекны абыйлы-энеле Гаязовлар ремикслар өчен нигез итеп ала. Нәтиҗәдә, тыңлаучылары бик яхшы кабул иткән өч-дүрт трек барлыкка китерәләр[1].

2015 елда дуэт турында җитди сөйли башлыйлар. «Верните в моду любовь» җыры җанатарларны гына түгел, ә клип төшерергә ярдәм иткән кешеләрне дә кызыксындыра алган. Роликның бюджетлылыгына, локацияләрнең һәм аксессуарларның гадилегенә карамастан, ул Россиянең зур тавыш яздыру компанияләре өчлегенә кергән грамзапись студияләренең берсе ― Warner Music Group[d] (WMG) игътибарын җәлеп иткән. WMG егетләрне үз канаты астына алган, һәм дуэтка үз эшчәнлеген үстерү өчен күп санлы ресурслар ачылган[1].

Ильяс белән Тимур беренче җитди керемнәрен «Кредо» пластинкасын яздыруга юнәлдергәннәр. Бу ― төрле зәвыклы тамашачының музыкаль ихтыяҗларын канәгатьләндергән җыентык. 2020 елга абыйлы-энеле Гаязовлар популярлык казанган. Алар исәбендә ― берничә альбом һәм клип, иң яхшы яздыру студияләре белән хезмәттәшлек һәм Мәскәүнең Лужники стадионында чыгыш ясау[1].

Карьераларының бик тиз үсүенә карамастан, егетләр икәү эшләүне өстен күрә һәм продюсерлар һәм авторлар белән хезмәттәшлек итүдән баш тарта.

Дуэт стиленең үзенчәлеге

үзгәртү

Блогерлар, тәнкыйтьчеләр һәм егетләрнең җанатарлары бер фикердә килешә, егетләрнең теләсә нинди трегы — ул хит. Һәрбер җыр шундук диярлек саундтрек статусын ала, аны күп урыннарда ишетергә мөмкин. Моннан тыш, дуэт эшчәнлеге турында түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин: стильләрнең гадәти булмаган ярашуы һәм үзенчәлекле башкарылуы аларны җәлеп итүчән итә, егетләр үзләре гади булып кала белә; дуэтның җырларын яратучылар арасында, кызыклы стилистик ярашулар һәм күчешләр булу нәтиҗәсендә, 15 яшьтән 30 яшькә кадәрге аудитория өстенлек итә, оригиналь треклар һәм ремикслар һәрвакыт тыңлау һәм йөкләп алү буенча рекордлар куя; башкару эмоциональлеге һәм энергиясе белән җәлеп итә; җырларның сүзләре истә калдыру өчен җиңел. Җыр текстларын Гаязовлар үзләре яза, алар авторлар хезмәтеннән файдаланмый. Нәкъ менә шуңа күрә аларның трекларының үзенчәлекле төп моментлары бар. Һәрбер җыр ― кешене, аның образын, халәтен, кичерешләрен тасвирлаучы тарих. Һәрбер җыр ― кечкенә тормыш. Шулай ук треклар шушы җырчыларга гына хас үзенчәлекле фишкаларга ия: моңлылык, аккордлар күчү, электрон эффектлар ― боларның барысын да башкаручылар үз эшчәнлекләренең бөтен чоры дәвамында эшләп килә һәм камилләштерә бара. Музыкантларның тере чыгышы ― кабатланмас шоу. Алар фан-зона белән эшли, контакт урнаштыра, җәлеп итә белә һәм концертларында тамашачыга катнашырга мөмкинлек бирә[1].

Дискография

үзгәртү

Студия альбомнары

үзгәртү
Исеме Мәгълүмат Искәрмә
Верните в моду любовь чистую...

(как «Братья Гаязовы»)

Кредо
Пошла жара

Сингллар

үзгәртү
Ел Исеме Чартлар Искәрмә
БДБ
TopHit
Top
Radio &
YouTube
Hits

[10]
TopHit
Top
Radio
Hits

[10]
TopHit
Top
YouTube
Hits

[10]
2014 «Only You»
2015 «Верните в моду любовь»
«Ты красивая, как глаза матери»
2016 «Вены резались сами»
2018 «Кредо» 289 322
«Карантин»
«Клубника в шоколаде»
«Ищи другого»
2019 «Эликсир молодости»
«Чёрная пантера»
«Упс, Салам!»
«Самбука, Бомбей»
«Порностар»
«Коктейль Молотова»
«Заполонила»
«Галактические танцы»
«Вкл / выкл»
«Алко по акции»
«До встречи на танцполе» 20 149 14
«Пьяный туман» 125 697 19
«Увезите меня на Дип-хаус» 34 91 4
2020 «По синей грусти» 218
«Хедшот» 202
«Я, ты и море» 73
«Уедем в Марокко»
(feat. NETU$IL)
«Ты круче, чем…»
«Плачь, но танцуй» 846
«Позови на движ» 212
2021 «Ради танцпола»
(совм. с Руки Вверх)
206
«Пошла жара»
(совм. с Filatov & Karas)
145
«Малиновая лада» 79
«Новогодняя»
2022 «Синий иней»
«Девичник» 121
«Спасай мою пятницу» 146 [11]
«Фаина» 237 [12]
2023 «Любовь-зараза»
«Июль, Анапа»
«Невеста» [13]
«Нужна перезагрузка»
«Что мне делать?»
(совм. со Светой)
2024 «С днём рождения»
«Врывайся»
«Паттайя»
«Выпускной»
«Там, где кайф»
«Тяжелый люкс»

Видеоклиплар

үзгәртү
Ел Клип Режиссёр Альбом
2014 «Only You» Onyx clip альбомы юк
2019 «До встречи на танцполе» Александр Романов Кредо
«Пьяный туман» Сергей Вэйн
«Увезите меня на Дип-хаус» Максим Курочкин rowspan="4" альбомы юк
2020 «Я, ты и море» Даниэль Ким
«Плачь, но танцуй»
2021 «Ради танцпола»
(feat. Руки Вверх)
«Пошла жара»
(feat. Filatov & Karas)
Юджин Пошла жара
«Малиновая лада» Даниэль Ким rowspan="2" альбомы юк
«Новогодняя»
2023 «Невеста» Сергей Черкасов TBA
«Нужна перезагрузка»
2024 «С днём рождения» YALUCH
«Выпускной» Сергей Черкасов

Фильмография

үзгәртү
Ел Фильм Режиссёр Роль
2023 «Иван Васильевич меняет всё» Михаил Семичев, Роман Ким камео, «Малиновая лада» җырын башкару

Бүләкләре

үзгәртү
Ел Премия Категория Нәтиҗә Чыг.
2020 «Новое радио Awards» Иң яхшы төркем Билгеләнү [14]
Ел ачышы Билгеләнү
2022 «Жара Music Awards» Ел Фан-клубы Җиңү [15]
«Новое радио Awards» Иң яхшы төркем Билгеләнү [16]
Иң яхшы коллаборация Билгеләнү
2023 «Жара Music Awards» Ел төркеме Җиңү [17]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 Братья Гаязовы — биография и личная жизнь певцов. Рамблер/кино, 27.04.2022
  2. Музыкальные чарты за неделю (2019-04-18).
  3. 3,0 3,1 Музыкальные чарты за неделю (2019-08-29).
  4. Ильяс Гаязов Вконтакте
  5. Тимур Гаязов Вконтакте
  6. Mariya Yam Вконтакте
  7. Альбом «Верните в моду любовь». ВКонтакте.
  8. Альбом «Кредо». Apple Music.
  9. Альбом «Пошла жара». Apple Music.
  10. 10,0 10,1 10,2 Gayazovs Brothers. TopHit.
  11. Алексей Мажаев (2022-09-07). Рецензия: Gayazovs Brothers — «Спасай мою пятницу».
  12. Gayazovs Brothers перепели «Фаину» для «Битвы поколений» (2022-10-14).
  13. Gayazovs Brothers поделились чувствами в «Невесте» (2023-06-30).
  14. Cosmo Staff (2020-02-26). В Москве прошла музыкальная премия «Новое Радио AWARDS». Cosmopolitan.
  15. Победители премии ЖАРА Music Awards 2022: полный список номинаций и исполнителей (2022-05-18).
  16. Ваня Дмитриенко и Клава Кока стали номинантами музыкальной премии «Новое радио Awards 2022» (2021-12-20).
  17. Anna Asti выиграла в пяти номинациях «Жара Music Awards» (2023-04-07).

Сылтамалар

үзгәртү