Фирдәвес Нәфыйкова

татар балет артисты, РСФСР халык артисты (1974), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1977)
(Firdäwes Näfıykova битеннән юнәлтелде)

Фирдәвес Нәфыйкова (Фирдәвес Мөхәммәтвәли кызы Нәфыйкова) – балет артисты. РСФСР халык артисты (1974). Салават Юлаев премиясе лауреаты (1977).

Фирдәвес Нәфыйкова
Туган телдә исем Фирдәвес Мөхәммәтвәли кызы Нәфыйкова
Туган 20 март 1938(1938-03-20)
Уфа
Үлгән 28 гыйнвар 2008(2008-01-28) (69 яшь)
Уфа
Милләт татар[1]
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия Россия
Әлма-матер Рус балеты академиясе
Һөнәре балет артисты, балет педагогы
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (1977)«Хөрмәт Билгесе» ордены(1981)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1938 елның 20 мартында Уфада туган. Әтисе сәяси золым корбаны була (1942). Ятим калган кыз балалар йортында тәрбияләнә. Ленинград хореография укуханәсен (Нәгыймә Балтачиева сыйныфы) тәмамлый (1956). 1956-1987 елларда Уфа опера-балет театры солисты. 1986-1997 елларда Уфа хореография укуханәсендә укыта.[2]

 
Нәфыйкова-Китри. «Дон-Кихот». Минкус.

ССРБ Зур театры сәхнәсендә, Мәскәүнең Кремль сараенда чыгыш ясый. Мәскәүдә БАССР әдәбияты һәм сәнгате декадасында (1955), Сембердә (1968) һәм Ленинградта (1969) «БАССР мәдәнияты көннәре»ндә катнаша. ССРБ шәһәрләрендә, чит илләрдә (Австрия, Гвинея, Алмания, Чехословакия, Япония) гастрольләрдә була. Яшьләр һәм студентларның бөтендөнья фестивалендә (Вена, 1959) лауреат исемен ала.

Төп партияләре

үзгәртү
  • Зарема («Бакчасарай фонтаны» Б.В.Асафьев; дебют, 1957)
  • Галимә («Кара йөзләр» Х.Ш.Заимов, А.Г.Чугаев)
  • Зәйтүнгөл («Торна җыры» Л. Степанов, З. Исмәгыйлев)
  • Китри («Дон Кихот» Л.Ф.Минкус)
  • Одетта—Одиллия («Аккош күле» П.И.Чайковский)
  • Франциска («Зәңгәр Дунай» И.Штраус)
  • Кармен («Кармен-сюита» Ж.Бизе — Р.К.Щедрин)
  • Тәңкәбикә («Ай тотылган төндә» Морат Әхмәтов)[3]

Партнерлары

үзгәртү

Азарий Плесецкий, Леонид Козлов (Мәскәү)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү