Джимми Картер

(Cimmi Karter битеннән юнәлтелде)

Джи́мми Ка́ртер (ингл. Jimmy Carter), тулы исеме Джеймс Эрл Картер-кече (ингл. James Earl Carter Jr.) — АКШ сәясәтчесе, илнең 39 нчы президенты (19771981). АКШның Демократик фиркасе вәкиле.

Джеймс Эрл Картер-кече
Файл:James E. Carter - portrait.gif
Туган телдә исем James Earl Carter, Jr.
Туган 1 октябрь 1924(1924-10-01) (99 яшь)
Плэйнз, Джорджия, АКШ
Яшәгән урын Плейнс
Ватандашлыгы АКШ байрагы АКШ
Әлма-матер Җорҗия Көньяк-көнбатыш дәүләт университеты[d], Җорҗия технология университеты[d], АКШ хәрби-диңгез академиясе[d] һәм Юнион көллияте[d]
Һөнәре сәясәтче
Эш бирүче Эмори университеты[d]
Сәяси фирка АКШ Демократик фиркасе
Җефет Розалин Картер
Балалар Джек Картер[d], Эми Картер[d], Джеймс Эрл Картер III[d][1] һәм Джефф Картер[d][1]
Ата-ана
Кардәшләр Билли Картер[d], Gloria Carter Spann[d] һәм Ruth Carter Stapleton[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Икенче бөтендөнья сугышы
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе — 2002 Тынычлык өчен Нобель премиясе (2002 ел)
Хәрби дәрәҗә лейтенант

 Джеймс Эрл Картер-кече Викиҗыентыкта

1924 елның 1 октябрендә фермер гаиләсендә туа. Бала чагыннан баптизм яклы. Джорджия штатындагы Технологик институтны һәм Хәрби диңгез академиясен тәмамлый. 7 ел су асты көймәсендә әфисәр булып хезмәт итә.

1962 һәм 1964 елларда Джорджия штаты сенатына сайлана. Шул ук штатның губернаторы вазифасына да тәкъдим ителә, ләкин 1966 ел сайлауларында җиңелә. 1970 елда исә ул бу вазифага сайлана. 1976 елда Джимми Картер Демократик фирка тарафыннан президент мөддәтенә тәкъдим ителә һәм бу вазифага 1977 елда керешә.

Президент буларак Джимми Картер либерал-демократик реформалар үткәргән. Тышкы сәясәттә дә активлык күрсәткән. Мәсәлән, Совет гаскәрләренең Әфганстанга керүен ул «халыкара канунны һәм БМО хартиясен тупас рәвештә бозу» дип атаган[2].

Президентлыктан соң да актив эшчәнлек алып бара[3][4].

2002 елда, президент вазифасыннан киткәннән соң ике дистә ел үткәч, аңа Тынычлык өчен Нобель премиясе бирелде[5]. TED конференциясендә чыгыш ясаганы бар.

Искәрмәләр үзгәртү

Элгәре:
Джеральд Форд
АКШ президенты
19771981
Аннары:
Рональд Рейган