Борис Вилькицкий
Борис Андрей улы Вилькицкий (рус. Борис Андреевич Вилькицкий, 22 март (3 апрель) 1885, Пулково, — 6 март 1961, Брүссел) — рус диңгез офицеры, һидрограф, геодезист, Арктиканы тикшерүче.
Борис Вилькицкий | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Борис Андреевич Вилькицкий |
Туган | 3 апрель 1885 Пулково, Петербург губернасы, Русия империясе |
Үлгән | 6 март 1961 (75 яшь) Брүссел, Бельгия |
Күмү урыны | Смоленск праваслау зираты[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Әлма-матер | Диңгез кадет корпусы[d] |
Һөнәре | һидрограф, геодезист, Төньякны өйрәнүче |
Ата-ана | |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Рус-япон сугышы, Беренче бөтендөнья сугышы һәм Русия ватандашлар сугышы |
Бүләк һәм премияләре | |
Хәрби дәрәҗә | Адмирал |
Кыккач биография
үзгәртүҺидрограф-геодезист Андрей Вилькицкий гаиләсендә туган. 1908 елда Петербургта Диңгез акдемиясен тәмамлый. 1904 — 05 елгы Рус-япон сугышында катнашкан. 1913 — 15 елларда — Төньяк диңгез юлын үзләштерү максаты өчен булдырылган Төньяк Боз океаны һидрографик экспедициясенең башлыгы. 1913 елда экспедиция Төньяк Җирне, Вилькицкий, Страрокадомский һәм Кече Таймыр утрауларны ача. 1914 — 15 елларда экспедиция Архангельскидан Владивостокка кадәр йөзгән, Жохов утравын ачкан һәм Төньяк Җирнең көньяк ярынтасвирлап чыккан. 1918 елда Вилькицкий беренче совет һидрографик экспедициясенең башлыгы итеп билгеләнә, әмма Архангельскида ул бөтен суднолары белән интервентлар тарфыннан алына.
1920 елда Англиягә эмиграциягә китә. 1923—24 елларда ССРБ тышкы сәүдә оешмаларның чакыруы буенча Кара диңгезендәге товар алмашу экспедицияләрендә катнашкан.
Шуннан соң озак еллар дәвамында Бельгия Конгосында һидрограф булып эшләгән. Брүсселгә кайткач, хисапчы һәм рус теле укытучысы булып эшләгән. 1961 елда вафат булган. 1996 елда Вилькицкий мәете Петербургта яңадан күмелә.
Тышкы сылтамалар
үзгәртү- [1](үле сылтама)