Биектау
һәм
Биектау | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Высокогорское сельское поселение[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Высокогорское сельское поселение[d][1] |
Халык саны | 17 736 (2021)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 130 метр |
Почта индексы | 422701 |
Биектау Викиҗыентыкта |
Биектау рус. Высокая Гора — Татарстан Республикасының Биектау районындагы авыл.
Халык саны — 9589 тирәсендә (2010).[3] Почта индексы — 422701.
География
үзгәртүБиектау тимер юл станциясеннән 2 км көньяктарак, Казан—Пермь автомобиль юлы буенда.
Климат
үзгәртүТәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-10.8 °C | -10.8 °C | -5.7 °C | 4.6 °C | 13.5 °C | 18.4 °C | 20.4 °C | 17.8 °C | 12.2 °C | 4.5 °C | -4.6 °C | -10 °C | 4.1 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[4]. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.[5]
Тарих
үзгәртүXVI гасырда 2 нче яртысында Казан ханлыгы чорындагы Байгыш авылы урынында нигез салына.
Революциягә кадәрге чыганакларда Рождественский исеме белән дә билгеле. Халкы башта Казан Дөньядан күчү Елантавы монастырена карый, 1764 тә экономик разрядка күчерелә, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына керә; игенчелек һәм терлек үрчетүдән тыш, умартачылык, тимерчелек, пыяла кую, итек тегү, киез итек басу белән шөгыльләнә. 20 йөз башында волость идарәсе урнаша, этап йорты була. Раштуа-Богородица чиркәве (1881-86 да төзелә; архитектура истәлеге), земство мәктәбе (1870 тә ачыла), җил тегермәне, 8 тимерчелек, сыраханә, 1 шәраб һәм 8 бакалея кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2084,2 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Сабакай волостена керә. 1920дән - ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан - Казан авыл районында, 1935 нең 10 февраленнән Биектау районында. 1963 нең 1 февраленнән - Питрәч районында, 1965 нең 12 гыйнварыннан - яңадан Биектау районында.
Демография
үзгәртүХалык саны | ||||||||||||
1646 | 1859 | 1897 | 1908 | 1920 | 1926 | 1938 | 1949 | 1958 | 1970 | 1989 | 2002 | 2010 |
142 | 979 | 950 | 1043 | 1032 | 1227 | 1219 | 1025 | 1154 | 1728 | 6446 | 7768 | 9589 |
Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): руслар — 53%, татарлар — 43%.
Икътисад
үзгәртүХалкының төп шөгыле - кырчылык, терлекчелек. «Казан авыл хуҗалыгы техникасы», «Биектау машина-трактор станциясе» акционерлык җәмгыятьләре.
Шәхесләр
үзгәртү- Ләйсән Закирова (Большова, 1998), драма актрисасы, Кариев театры артисты (2018 елдан), «Тантана» премиясе лауреаты (2019).
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-08-04, retrieved 2013-05-24
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Чыганаклар
үзгәртү- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
- http://tatarile.org/maglumat/%D0%BC%D3%99%D0%BA%D0%B0%D0%BB%D3%99/%D0%B1%D0%B8%D0%B5%D0%BA%D1%82%D0%B0%D1%83-3(үле сылтама)