Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры

(Başqort opera häm balet teatrı битеннән юнәлтелде)

Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры (баш. Башҡорт дәүләт опера һәм балет театры) - театр, 1938 елның 14 декабрендә ачылган. 2023 елның декабрендә «академия театры» исеме бирелгән[1].

Театр
Башкортстан дәүләт
академия
опера һәм балет театры

Башкирский государственный театр оперы и балета
Башҡорт дәүләт опера һәм балет театры
Шәһәр Уфа
Нигезләү датасы 1938 ел
Сайт http://www.bashopera.ru
Генераль директор (2023 елның 13 апреленнән) ― Александр Алексеев, БР атказанган артисты[2]
Сәнгать җитәкчесе (2019 елның 24 сентябреннән) — Әскар Абдразаков, БР халык артисты[3][4].

Тарихи белешмә үзгәртү

Опера театрының тарихы Мәскәү консерваториясендә башкорт студиясе ачылу белән башланган. Студияне оештыручы һәм аңа җитәкчелек итүчесе Газиз Әлмөхәммәтов була.

Газиз Әлмөхәммәтов үзе җыеп алып барган егет-кызларны укырга урнаштыру белән генә чикләнми, алар турында һәрдаим кайгыртучанлык күрсәтүен дәвам итә. Тулай торак тормышын аңлап, иң сәләтлеләрен фатирларга урнаштыра, анда пианино куярга ярдәм итә, бераз акча эшләп, кием-салым алырсыз, дип җәйге каникул вакытларында Башкортстан буйлап үзенең гастроль концертларында катнаштыра.

Студиягә керергә теләгән 50 егет һәм кызның 22се кабул ителә, шуларның 9ы укуларын тәмамлап, 1938 елның җәй уртасында Уфага кайта. Болар — Бану Вәлиева, Хәбир Галимов, Габдрахман Хәбибуллин, Зәйтүнә Илбаева, Мәрьям Габдрахманова, Шаһидә Вәлиәхмәтова, Ольга Калинина-Сыртланова, Вәли Галкин һәм Маһира Мәкъсүтова.

Яңа ачылган театр җитәкчелеге, композиторларга һәм шагыйрьләргә опера язарга заказ биреп, алар әзер булганчы итальян, казах, татар әсәрләрен сәхнәгә куя тора. Шулай итеп театр итальян композиторы Паизеллоның “Тегермәнченең гүзәл кызы” дигән операсы белән ачыла. Башкорт телендә барган бу спектакльдә төп рольдә Бану Вәлиева чыгыш ясый. Халыкчан матур җырлары белән билгеле композитор Мәсәлим Вәлиев яшь шагыйрь һәм драматург Сәгыйть Мифтахов либреттосына язган “Сакмар” исә беренче башкорт операсы була.

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү