Бөтендөнья пәрәвезе
Бөтендөнья челтәре белән бутамагыз.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Бөтендөнья пәрәвезе | |
Нигезләнү датасы | 12 март 1989[1][2] |
---|---|
Кыскача исем | WWW һәм TTT |
Иҗтимагый мираска күчү датасы | 30 апрель 1993[3] |
Йогынтысын кичергән | Enquire[d][4], The Interactive Encyclopedia System[d][5] һәм HyperCard[d][6] |
Ачучы яки уйлап табучы | Tim Berners-Li һәм Роберт Кайо[d] |
Ачыш датасы | 1990 |
Җитештерү урыны | CERN |
ACM коды (2012) | 10003260 |
Бөтендөнья пәрәвезе Викиҗыентыкта |
Бөтендөнья пәрәвезе (ингл. World Wide Web) — Интернетка тоташтырылган компьютерларда сакланучы һәм бер-берсенә бәйле булган документлардан һиперсылтамалар ярдәмендә файдаланырга мөмкинлек бирә торган үзара бүленешле система. Ул шулай ук веб (ингл. Web «пәрәвез») дип тә атала һәм язуда WWW аббревиатурасы белән билгеләнә.
Бөтендөнья пәрәвезен йөзләрчә миллион сервер тәшкил итә. Аның күпчелек ресурслары һипертекст технологияләренә нигезләнгән. Интернетта урнаштырылган һипертекстлы документларның һәркайсы веб-бит (веб-сәхифә) дип атала. Уртак тема һәм дизайн аша берләштерелгән һәм шулай ук, гадәттә бер үк серверның виртуаль хәтерендә сакланып, бер-берсе белән үзара бәйләнештә торган сылтамалар ярдәмендә тоташтырылган веб битләре тупланмасы веб-сайтларны барлыкка китерә. Веб-битләрен ачу өчен махсус програмнар — гизгечләр (браузерлар — ингл. browser) кулланыла.
Бөтендөнья пәрәвезе мәгълүмат технологияләрендә һәм Интернет үсешендә чын инкыйлаби үзгәрешләр китереп чыгарды.
Көндәлек сөйләмдә Интернет турында сөйләгәндә нәкъ менә Бөтендөнья пәрәвезе турында сөйлиләр. Әмма ул бер үк нәрсә түгел икәнен аңларга кирәк. Интернет — компьютер челтәре[7][8][9], ә Бөтендөнья пәрәвезе — мәгълүмат системы[7][8].
Төзелеш һәм принциплар
үзгәртүИнтернет нигезендә бик күп төрле бирелмәләр тапшыру системнары эшли, шуның берсе — Бөтендөнья пәрәвезе. Ул үзара һиперсылтамалар белән тоташкан документлар системы (челтәре).
Шәхси адреска ия булган һәрбер аерым документ веб-бит дип атала.
Һәрбер Web-бит шул ук компьютерда яисә челтәрнең башка компьютерында сакланучы башка битләр белән күптөрле бәйләнешкә ия була ала. Тоташ сызыклар белән веб-серверлар һәм алар арасындагы бәйләнешләр, ә пунктир белән веб-документлар һәм алар арасындагы бәйләнешләр күрсәтелгән. Веб-сервер ул — WWW-ның сервер-програмы эшләп тора торган компьютер. Аның диск хәтерендә веб-битләр саклана. Веб-серверның домен исемендә кече домен исеме, гадәттә, www дип билгеләнә.
Веб-бит (документ) эчендә төрле мәгълүмат була ала: текст, рәсем, яздырылган тавыш. Һәрбер бит исеме .htm яки .html киңәйтелешкә ия булган аерым файлда саклана.
Һиперсылтама — «пәрәвездәге» башка биткә күчү күрсәткече белән бәйләнгән билгеле бер ачкыч сүз яисә документтагы объект ул. Һәм документлар «пәрәвезе». Гадәттә, һиперсылтаманың сурәте биттә ничек тә булса аерылып күрсәтелә, мәсәлән, төс яисә ассызыклау белән. Һиперсылтамага тычкан күрсәткечен төбәгән вакытта ул имән бармак белән төбәп күрсәтүче кул рәвешенә керә. Әгәр бу вакытта тычканның сул төймәсенә бассагыз, күрсәткеч буенча бәйләнгән текстка күчеш башкарылачак. Һиперсылтамалар кулланылган текст һипертекст дип атала.
WWW хезмәте кулланган протокол HTTP (ингл. HiperText Transfer Protocol — һипертекстны тапшыру протоколы) дип атала. Аның төп билгеләнеше — һиперсылтамаларны эшкәртү, клиентларга документлар эзләү һәм тапшыру.
Веб-сайт — үзара бәйләнгән (гадәттә, тематик яктан) битләр (веб-сәхифәләр) бергәлеге. Сайт нинди дә булса кешегә яисә оешмага карый. Веб-сайт челтәр хезмәтләре провайдерының веб-серверында оештырыла. Теләсә кайсы сайтның, үзенә күрә титул битен хәтерләтүче баш бите бар. Кагыйдә буларак, баш бит сайт хуҗасын күрсәтеп тора һәм сайтның төрле бүлекләренә сылтамаларны эченә ала.
URL-адрес. Челтәр компьютер киңлегендәге адреслау системы турында сөйләнелгән иде инде. Бу — IP-адреслар, домен адреслары. Интернетның мәгълүмат ресурслары киңлегендә үз адреслау системы кулланыла. Ул URL (ингл. Uniform Resource Locator) — ресурсларның универсаль күрсәткече дип атала. Һәр веб-бит яисә файл өч кисәктән торган уникаль URL-юлламага ия: керү өчен кулланылучы протокол исеме; ресурс сакланучы сервер исеме; серверда файлның (юлның) тулы исеме.
Шулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://medium.com/@timberners_lee/the-web-is-under-threat-join-us-and-fight-for-it-69cb3408c770
- ↑ https://webfoundation.org/2018/03/web-birthday-29/
- ↑ https://home.cern/topics/birth-web
- ↑ Berners-Lee T. Information Management: A Proposal — CERN, 1989.
- ↑ Shneiderman B. Encounters with HCI Pioneers: A Personal History and Photo Journal — 2019.
- ↑ Кайо Р. Robert Cailliau on the WWW Proposal:"How It Really Happened."
- ↑ 7,0 7,1 Всемирная паутина
- ↑ 8,0 8,1 http://www.myshared.ru/slide/180508
- ↑ http://topor.info/internet/internet-i-vsemirnaya-pautina
Өстәмә әдәбият
үзгәртү- Niels Brügger, ed. Web History (2010) 362 pages; Historical perspective on the World Wide Web, including issues of culture, content, and preservation.
- Fielding, R.; Gettys, J.; Mogul, J.; Frystyk, H.; Masinter, L.; Leach, P.; Berners-Lee, T. (June 1999). «Hypertext Transfer Protocol – HTTP/1.1». 2009 елның 22 ноябрь көнендә архивланган.Калып:Dead link
- Berners-Lee, Tim; Bray, Tim; Connolly, Dan; Cotton, Paul; Fielding, Roy; Jeckle, Mario; Lilley, Chris; Mendelsohn, Noah; Orchard, David; Walsh, Norman; Williams, Stuart (15 December 2004). «Architecture of the World Wide Web, Volume One».
- Polo, Luciano (2003). World Wide Web Technology Architecture: A Conceptual Analysis. New Devices. әлеге чыганактан 2005-08-26 архивланды. 31 July 2005 тикшерелгән.
- Skau, H.O. (March 1990). The World Wide Web and Health Information. New Devices. әлеге чыганактан 2005-08-26 архивланды. 1989 тикшерелгән.
Сылтамалар
үзгәртү- Early archive of the first Web site
- Internet Statistics: Growth and Usage of the Web and the Internet
- Living Internet A comprehensive history of the Internet, including the World Wide Web.
- Web Design and Development DMOZ каталогында
- World Wide Web Consortium (W3C)
- W3C Recommendations Reduce "World Wide Wait"
- World Wide Web Size Daily estimated size of the World Wide Web.
- Antonio A. Casilli, Some Elements for a Sociology of Online Interactions 2011 елның 1 май көнендә архивланган.
- The Erdős Webgraph Server 2021 елның 1 март көнендә архивланган. offers weekly updated graph representation of a constantly increasing fraction of the WWW.