Alyona Alyona

Украин башкаручы

Alyona Alyona, чын исеме Алёна Олегивна Савраненко (укр. Альона Олегівна Савраненко; 1991 елның 14 июне, Капитанивка, Кировоград өлкәсе, Украина) — Украин хип-хоп һәм рэп башкаручы.

Alyona Alyona
Туган телдә исем укр. Альона Олегівна Савраненко
Туган 14 июнь 1991(1991-06-14)[1] (32 яшь)
Капитановка[d], Новомиргородский район[d], Кировоград өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР[2]
Ватандашлыгы  Украина
Әлма-матер Университет Григория Сковороды в Переяславе[d]
Һөнәре рэпер, автор-башкаручы

 Alyona Alyona Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Алёна Савраненко 1991 елның 14 июнендә Кировоград өлкәсенең Капитанивка бистәсендә туа[3].

Ике югары белеме бар[4]. Григорий Сковород исемендәге Переяслав-Хмельницкий дәүләт педагогика университетын тәмамлаган.

Барышевкада «Теремок» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Шулай ук Киев астындагы Дерновка авылында балалар бакчасы мөдире булып эшли. Балалар бакчасында 4 ел эшли.

Рэп-текстларны балачактан яза, әмма киң тамашачыга аларны бары тик 27 яшендә, видеоларны YouTube та урнаштыра башлагач кына тәкъдим итә. 2018 елның октябрендә «Рибки» беренче видеоклибы, ә 12 ноябрьдә «Голови» җырына икенче видеоклип чыга[5], аны ай дәвамында 1 000 000 тапкыр караганнар[6].

30 ноябрь 2018 ел Alyona Alyona «Відчиняй» җырына клип чыгара[7][8].

Декабрь аенда тагын бер клип чыга — «Зәлишаю свій дім» җырына.

«Від Крут до Брюссель» форумы белән җәнҗал фонында Алёна тагын бер җыр — «Обіцянки» җырын чыгара[9].

 
Alyona Alyona M1 Music Awards 2019 премиясендә

2019 елның 8 апрелендә башкаручының «Пушка» исемле дебют альбомы[10], шулай ук аның титул җырына клип чыга[11].

2020 елда «Танцы со звездами» тамашасында катнаша.

2021 елның 15 гыйнварында Music Moves Europe Talent Awards премиясенең тамашачылар симпатиясе бүләгенә ия була.

Иҗатка бәя үзгәртү

2018 елның 15 ноябрендә «Дождь(рус.)» телеканалына биргән интервьюсында танылган украин җырчысы Иван Дорн үзенең фикеренчә, Алёна Савраненконы Украинаның иң кызыклы яңа артистлары исемлегенә кертә[12].

2018 елның 2 декабрендә Meduza(рус.) рус телле интернет-басмасы «Відчиняй» җырына клипны атнаның иң яхшы җырлары һәм клиплары исемлегенә кертә. Алёнаның «рэпны күпчелек рус (яки украин) мсларына караганда яхшырак укыганын искәртә[13].

Шулай ук «Відчиняй» җыры «Азатлык» радиосының Украина хезмәте буенча ноябрь аенда Украина трекларының топ-10ына керә[14].

18 декабрь көнне Alyona Alyona «Рибки» җыры өчен «Иң яхшы хип-хоп хит» номинациясендә Украинаның YUNA-2019 музыкаль премиясенә номинацияләнгән булуы билгеле була[15].

Дискография үзгәртү

Альбомнар үзгәртү

  • 2019 — Пушка[16]
  • 2021 — GALAS

Мини-альбом

  • 2019 — В хаті МА

Сингллар үзгәртү

  • 2018 — «Голови»
  • 2018 — «Відчиняй»
  • 2018 — «Залишаю свій дім»
  • 2019 — «Булінг»
  • 2019 — «Завтра»
  • 2019 — «Мамин суп»
  • 2019 — «Забирай»

Видеография үзгәртү

Ел Клип Режиссёр Альбом
2018 «Рибки» Delta Arthur Пушка
«Рибки 2» Ян Болотов
«Голови» Александр Прилуцкий
«Відчиняй» Ян Болотов
«Залишаю свій дім» Delta Arthur
2019 «Пушка»
«Падло» Nathan Daisy
«Велика й смішна» Delta Arthur
«Булiнг» Delta Arthur & Basket Films В хаті МА
«Завтра» Films Basket
«Мамин суп» Yan Bolotov
2020 «Дикі танці» Anya Velosipedova

Искәрмәләр үзгәртү

  1. MAK
  2. 2,0 2,1 Korniienko A. New York Times spotlights Ukrainian rapper Alyona Alyona // Kyiv Post — 2019. — ISSN 1563-6429
  3. Воспитательница детсада из Барышевки стала известной рэпершей (2018-11-30).
  4. Alyona Alyona, бодіпозитив і «Рибки». Інтерв'ю нової зірки українського репу. Радио «Свобода» (2018-11-30).
  5. alyona alyona (2018-11-12). alyona alyona – Голови. 2019-04-09 тикшерелгән.
  6. Украинская «рэп-воспитательница» Alyona Alyona собрала свой первый миллион просмотров на YouTube. УНИАН (2018-12-13).
  7. alyona alyona (2018-11-30). alyona alyona – Відчиняй. 2019-04-09 тикшерелгән.
  8. Воспитательница-рэперша из Барышевки выпустила клип на новую песню "Відчиняй". 112 Украина (2018-11-30). әлеге чыганактан 2021-05-03 архивланды. 2021-05-03 тикшерелгән.
  9. alyona alyona (2019-01-30). alyona alyona - Обіцянки (demo). 2019-04-09 тикшерелгән.
  10. notatky.com.ua (2019-04-08). alyona alyona – Пушка (Альбом). Нотатки про українську музику. 2019-04-08 тикшерелгән.
  11. Alyona Alyona (лучшая рэп-исполнительница Украины) выпустила свой первый альбом — «Пушка». Послушайте его прямо сейчас. meduza.io (2019-04-08). 2019-04-09 тикшерелгән.
  12. Пять новых украинских артистов: рекомендация Ивана Дорна. Телеканал Дождь (2018-11-15).
  13. Grimes, Arctic Monkeys, «ГШ», The 1975, Coldplay — а также дикое видео на песню «Котик пропал» «Медуза» выбрала 10 лучших песен и клипов недели. Meduza (2018-12-02).
  14. Onuka у хащах, Green Grey в човні та Кремль у вогні: 10 українських треків листопада. Радио «Свобода» (2018-12-05).
  15. РЭП-ЗВЕЗДА ALYONA ALYONA, ДЖАМАЛА И KAZKA: ОБЪЯВЛЕНЫ НОМИНАНТЫ ПРЕМИИ YUNA-2019. #Буквы (2018-12-19).
  16. Алексей Мажаев (2019-04-23). Рецензия: Alyona Alyona — «Пушка». intermedia.ru. 2019-04-25 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү