Әһлетдин Биктуганов

Башкортстанда 1773-1775 еллардагы крестьяннар сугышында катнашучы

Әһлетдин Урангол улы Биктуганов (1705-1774) — Башкортстанда 1773-1775 еллардагы крестьяннар сугышында катнашучы, Е. И. Пугачевның полковнигы. Мулла.

Әһлетдин Биктуганов
Туган 1705
Иске Кайпан, Буль-Кайпановский сельсовет[d], Тәтешле районы
Үлгән 1774
Казан, Казан губернасы, Россия империясе
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Катнашкан сугышлар/алышлар Пугачёв күтәрелеше[d]

Биографиясе үзгәртү

Әһлетдин Биктуганов чыгышы белән Себер даругасы Кыр-Танып вулысы (хәзерге Башкортстан Тәтешле районы) Кайпан авылыннан. Старшина булып хезмәт итә.

1773 елның октябреннән — 1774 елның беренче яртысына кадәр Әһлетдин Биктуганов Башкортстанның төньяк-көнбатышында баш күтәрүчеләре белән җитәкчелек итә.

1774 елның язы һәм җәендә Уфа провинциясенең Бөре каласын алуда, О. И. фон Дуве командалагындагы патша гаскәрләренә каршы сугышларда катнаша.

1774 елның июлендә Җомакай Аскаров, Әдигот Темәсов, Рахмангол Иртуганов, Габделсәлам Рәмзин белән бергә Әңгәсәк заводын саклаучы хөкүмәт отрядына каршы сугыша.

1774 елның сентябрендә Әһлетдин Биктугановның отрядлары Салават Юлаев гаскәренә кушыла. Патша хөкүмәтенә туры калган башкорт старшиналары белән баш күтәрүчеләргә каршы көрәшмәүне сорап сөйләшүләр алып бара.

1774 елның октябрь азагында әсирлеккә эләгә. Казан яшерен комиссиясе тикшерүе астында була. Үлем язасына хөкем ителә, әммә ул тән җәзасы белән алыштырыла.

1774 елда Казан төрмәсендә вафат була.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Асфандияров А. З., Гвоздикова И. М. Әһлетдин Биктуғанов // Башкирская энциклопедия. — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.

Әдәбият үзгәртү

  • История башкирского народа: в 7 т./ гл. ред. М. М. Кульшарипов. — Уфа: Гилем, 2011. — Т. III. — 476 с. — ISBN 978-5-7501-1301-9. * Кулбахтин Н. М. Участие башкирского народа в Крестьянской войне 1773—1775 гг. — Уфа, 1984. * Таймасов С. У. Восстание 1773—1774 гг. в Башкортостане. — Уфа: Китап, 2000. — 376 с. — ISBN 5-295-02163-7.

Чыганаклар үзгәртү

  • Асфандияров А. З., Гвоздикова И. М. Аладин Бектуганов // Башкирская энциклопедия. — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.