PH
PH яки сутуар күрсәткече (водород күрсәткече, латинча pondus Hydrogenii - сутуар авырлыгы дигән сүз, "пэ-аш" дип әйтелә) - сулы эремәләрнең әчелелек дәрәҗәсе, сутуар ионнары концентрациясе белән бәйләнгән, бик сыекланган эремәләрдә сутуар ионнары активлыгына тиң.
Сулы эремәләр өчен PH < 7 әчелекле эремәгә туры килә, PH > 7 нигезле эремәгә туры килә.
Формула буенча -PH сутуар ионнары активлыгыннан (моль/литр) унарлы логарифмга тигез:
Әчелек-нигез индикаторлары ярдәмендә билгеләнә, PH-үлчәгече белән үлчәнә.
Төшенчә 1909 елда Дания галиме Сөренсен тарафыннан кертелгән.
Тасвир
үзгәртүЧиста суда сутуар ионнары [H+] һәм гидроксид-ионнар ([OH−]) концентрацияләре бертигез һәм 22 °C температурасында 10−7 моль/л тәшкил итә.
Әгәр эремәдә ике төр ионнар концентрациясе бертигез булса, эремә нейтраль реакциягә ия.
Суга әчелек кушылса, сутуар ионнары концентрациясе (сутуар ионы беркетелгән кушылма) арта, ә гидроксид-ионнар концентрациясе кими.
Шул чак: [H+] > [OH−] очракта, эремә әчелекле дип атала, [OH−] > [H+] очракта — нигезле дип атала.
pOH
үзгәртүЭремәдә OH− ионнары күрсәткече эремәнең нигезлелеген күрсәтә, һәм 25 °C температурасында , шуңа күрә:
pH күрсәткече төрле эремәләрдә
үзгәртү
|
Кеше каны рН нормаль дәрәҗәсе 7,36 тәшкил итә, әгәр рН 6,95 төшсә, кеше аңын югалта, әгәр рН 7,7 күтәрелсә - бик көчле көзән җыеру башлана.
Сылтамалар
үзгәртү- Бейтс Р. Определение рН. Теория и практика / пер. с англ. под ред. акад. Б. П. Никольского и проф. М. М. Шульца. — 2 изд. — Л. : Химия, 1972.
- Водородный показатель pH. Таблицы показателей pH.