Әхмәт Әхмәров (1920-1978) - Ярославль шин заводында автопокрышка җыючы, Социалистик Хезмәт Герое .

Әхмәт Әхмәров
Туган 15 май 1920(1920-05-15)
Ставрополь районы
Үлгән 1978
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре журналист
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Биография үзгәртү

Әхмәт Ибәтулла улы Әхмәров 1920 елның 15 маенда Куйбышев өлкәсенең Ставрополь районы Татар Выселкасы авылында туган.

1929-1932 елларда авыл мәктәбендә 3 сыйныф тәмамлый. 1933 елда аларның гаиләсе Ярославльгә күченә.

1936-1938 елларда «Заводострое»да штукатур булып эшли. Шул ук вакытта Эшче яшьләр мәктәбенең 5 сыйныфын тәмамлый. 1938 елның июленнән Ярославль шин заводында автопокрышка җыючы булып эшли. 1941 елның декабреннән Кызыл Армиядә хезмәт итә. 1-нче гвардия һава-десант дивизиясе составында разведчик булып хезмәт итә.

Киев, Венгрия, Чехословакияне азат итүдә катнаша, Манчжуриядә сугыша. Кызыл Йолдыз ордены, III дәрәҗә Дан ордены, Ленин ордены, "Батырлык өчен" "Германияне җиңгән өчен", "Японияне җиңгән өчен" медальләренә лаек була. 1946 елның декабрендә ул демобилизацияләнә. Ярославль шин заводына кайта. Яхшы күрсәткечләре өчен предприятиедә беренчеләрдән булып шәхси клейм белән эшләү хокукына ия була. Әхмәров турында барлык үзәк газеталар да яза.

Эшче корреспондентлар мәктәбен тәмамлый. "Правда", "Советская Россия", "Труд", "Северный рабочий" кебек матбугат битләрендә мәкаләләре басыла.Ике брошюра авторы - «Загадка упрямца» (1963) һәм «Я рабочий» (1973).

Өч ел буе өлкә советы депутаты булып эшли. Өлкә контроль комитетына керә. 1978 елда вафат була.

Хәтер үзгәртү

2010 елның 27 июлендә Ярославль региональ ""Мирас" Татар мәдәни-агарту җәмгыяте“ иҗтимагый оешмасы тарафыннан Әхмәров яшәгән Свердлов урамындагы 93нче йортта мемориаль такта куелаган.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

"Хөрмәт Билгесе" ордены

Сылтамалар үзгәртү