Әхмәт Галиев
Әхмәт Галиев, Әхмәт Мөхетдин улы Галиев (1931 елның 30 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча районы Сеҗе — 2015 елның 25 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) — Татарстанның хакимият-хуҗалык эшлеклесе, 1958–1965 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында бүлек мөдире урынбасары, 1965–1973 елларда Казан компрессорлар төзү махсус конструкторлык бюросының баш инженеры, 1973–1996 елларда «Казанькомпрессормаш» генераль директоры. Техник фәннәр докторы (1994). Татарстан ССР атказанган машина төзүчесе (1991).
Әхмәт Галиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Әхмәт Мөхетдин улы Галиев |
Туган | 30 апрель 1931 ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча районы , Сеҗе |
Үлгән | 25 гыйнвар 2015 (83 яшь) РФ, ТР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Һөнәре | генераль директор |
Җефет | Гөлчәчәк Галиева |
Балалар | уллары Шамил, Булат |
Бүләк һәм премияләре | Татарстан ССР атказанган машина төзүчесе |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1931 елның 30 апрелендә Арча районы Сеҗе авылында ун балалы гаиләдә сигезенче бала булып туган[1]. 5нче класстан Иске Чүрилегә йөреп укый. Казанда авиация техникумын[2], авиация институтының кичке бүлеген (1958), СССР халык хуҗалыгы академиясенең халык хуҗалыгы идарәсе институтын (1980) тәмамлаган. 1994 елда техник фәннәр буенча докторлык диссертациясе яклаган. Гыйльми хезмәтләре шуу подшипникларын тикшерү һәм булдыру өлкәсенә карый[3].
Хезмәт юлы
үзгәртү1951 елдан — Казан моторлар төзү берләшмәсендә техник-конструктор.
1958—1965 елларда — КПССның өлкә комитетында: инструктор, бүлек мөдире урынбасары.
1965—1973 елларда — Казан компрессорлар төзү махсус конструкторлык бюросының баш инженеры.
1973—1996 елларда — «Казанкомпрессормаш» (хәзер Мәскәүдәге «Гидравлик машиналар системасы» компанияләр төркеменең Казандагы компреесор машиналары җитештерү предприятиесе)[4] генераль директоры. Ә. М. Галиев җитәкчелегендә предприятие югары җитештерү күрсәткечләренә ирешә: завод унификацияләнгән базаларда үзәктән качучы һәм винтлы машиналарының киң номенклатурасын чыгара башлый, югары басымлы уникаль үзәктән качучы компрессорларны җитештерүне үзләштерә; яңа җитештерү корпуслары, кою комплексы, сынау станциясе төзелә; завод заманча станок җиһазлары белән җиһазландырыла. Ә. М. Галиев тарафыннан предприятие хезмәткәрләрен социаль тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүгә аерым игътибар бирелә[5].
1981 елда Лейпцигта үткән халыкара күргәзмәдә «Казанкомпрессормаш» заводы 120 градуска кадәр суыклык биргән суыткыч машина өчен алтын медаль белән бүләкләнә, генераль директор Ә. М. Галиев соңрак СССР хөкүмәтенең премиясен ала.
Суверенитет турында декларация кабул ителгәч, Ә. М. Галиев Татарстандагы завод-фабрикаларны Татарстан юрисдикциясенә күчерүне башлап җибәрә. Татарстан карамагына күчеп, ярты ел да үтми, Мәскәү «Казанкомпрессормаш» заводына хәрби заказларны (бөтен эшләп чыгару күләменең 38 % ын) туктата. 1570 кеше эшсез кала. Әхмәт Галиев югалып калмый, яңа төр техниканы үтә тиз эшләү ысулларын таба, эшсез калган эшчеләр 2-3 ай эчендә шуларны җитештерә башлый. Аларга эшсез торган айлар өчен дә түләнә. Заводның экспорт өлеше 38 % ка җитә, югары сыйфатлы машиналарны 44 илгә чыгара башлый. 1993—1995 елларда завод Парижда (ике тапкыр), Мадридта, Копенгагенда, Женевада халыкара күргәзмәләрдә җиңүче була. Призлар алганда Ә. Галиев татарча сөйли, чыгышы инглиз теленә тәрҗемә ителеп бара.
Заводта мин, баш инженер чакта да, директор булгач та, татар кешесе белән беркайчан да русча сөйләшмәдем, бары татарча гына сөйләшә торган идем, янымда басып торганнарның моны өнәмәвен сизгән хәлдә дә
1994—1996 елларда — «Татарстан сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе» рәисе.
2015 елның 25 гыйнварында Казанда вафат. Сеҗе зиратында җирләнгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- Халыклар Дуслыгы ордены
- Хөрмәт Билгесе ордены
- СССР министрлар советы премиясе
- Татарстан ССР атказанган машина төзүчесе
- Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
- Халыкара суык академиясенең шәрәфле академигы
Гаиләсе
үзгәртүХатыны Гөлчәчәк Галиева (1928-2014), язучы, Сеҗе авылында туган. 1951 елда өйләнешкәннәр. Уллары Шамил, Булат[6].
Хәтер
үзгәртүКазанның Галиевлар яшәгән Нагорный бистәсендәге Ельня урамының исеме Әхмәт Галиев урамы итеп үзгәртелгән.
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр.134. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
үзгәртү- Рәфикъ Юныс. Татар гаме. Казан: ТКН, 2013.
- Рәфикъ Юныс. «Әхмәт Гали, Гөлчәчәк Гали». «Казан утлары», 2015 ел, апрель, 173-180нче бит.
- Алсу Хәсәнованың Гөлчәчәк Галиева белән әңгәмәсе. «Ватаным Татарстан», 2008 ел, 22 февраль.
- Роза Камалетдинованың Гөлчәчәк Галиева белән әңгәмәсе. «Сөембикә», 2010 ел, № 7.
Сылтамалар
үзгәртү- Галеев Ахмет Мухетдинович. «Милләттәшләр» порталы
- Галиев Әхмәт Мөхетдин улы.(үле сылтама) «Республика Татарстан», 27.01.2015(рус.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Шамиля Галеева. Биография, которую стоит прочитать. 2016 елның 28 ноябрь көнендә архивланган. glagolitsa-rt.ru(рус.)
- ↑ Казанский авиационный техникум. История. 2020 елның 29 сентябрь көнендә архивланган. П. В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте сайты(рус.)
- ↑ Галеев Ахмет Мухетдинович. «Милләттәшләр» порталы
- ↑ Рәфикъ Юныс. «Әхмәт Гали, Гөлчәчәк Гали». «Казан утлары», 2015 ел, апрель, 173-180нче бит
- ↑ Галиев Әхмәт Мөхетдин улы.(үле сылтама) «Республика Татарстан», 27.01.2015(рус.)
- ↑ Президент Татарстана выразил соболезнования в связи с кончиной Ахмета Галеева. Официальный портал Республики Татарстан, 25.01.2015(рус.)