Әхмәдулла Шәфигуллин
Әхмәдулла Шәфигуллин, Әхмәдулла Шәфигулла улы Шәфигуллин (Мәскәүдә: Александр Гаврилович[1], 1905 елның 23 апреле, РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Ярсубай волосте, Туймәт ― 1971 елның 14 августы, СССР, РСФСР, Мәскәү) ― галим-физик, физика-математика фәннәре докторы (1948), профессор (1948), 1949―1955 елларда Казан дәүләт университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры. ТАССР атказанган фән эшлеклесе (1954).
Әхмәдулла Шәфигуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Әхмәдулла Шәфигулла улы Шәфигуллин |
Туган | 23 апрель 1905 РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе , Ярсубай волосте, Туймәт |
Үлгән | 14 август 1971 (66 яшь) СССР, РСФСР, Мәскәү |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе → РСФСР → СССР |
Һөнәре | галим-физик |
Җефет | Людмила Георгиевна Сергеева |
Балалар | кызы Галина |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | ТАССР атказанган фән эшлеклесе |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1905 елның 23 апрелендә Уфа губернасы Минзәлә өязе Ярсубай волосте (хәзерге Татарстанның Чирмешән районы) Туймәт авылында туган. 3 ел авыл мәдрәсәсендә укыган[2]. Укуын ташлап, хәлле кешенең остаханәсенә слесарь булып урнашырга мәҗбүр була. 1921 елгы ачлыкта әти-әнисе вафат була, яшүсмер апасы белән кала. 1922 елда Себергә, Минусинск шәһәренә китеп, комсомол оешмасы ярдәме белән телеграфка башта өйрәнчек, аннары мастер булып эшкә урнаша. 1928 елда комсомол юлламасы белән Томскида рабфакка укырга керә. Рабфакны, күчеп, Клин шәһәрендә тәмамлаган. 1931 елда ВЛКСМ ҮК юлламасы белән Мәскәү дәүләт университетының физика факультетына укырга керә. 5нче курста укыганда Ленин орденлы Мәскәү электр лампалары заводы лабораториясенә тикшеренүче инженер итеп чакырыла. Диплом алгач та, шунда эшкә кала. 1940 елда кандидатлык диссертациясе яклый.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Мәскәүнең Коминтерн районы эшчеләр батальонына языла. 1942 елның августында, сугыштан кайтарып, Монголиягә университет ачарга әзерлек эшләрен башлау өчен җибәрелә. Университет ачылгач, шунда физика кафедрасы мөдире, декан итеп калдыралар. 1944 елда СССРга кайтып, Мәскәү университетының физика факультетында магнитлылык кафедрасы доценты булып эшли башлый. 1948 елда физика-математика фәннәре докторлыгына диссертация яклый, эксперименталь физика кафедрасы буенча профессор дәрәҗәсен ала. 1948 елда СССР Югары белем министрлыгының университетлар буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары итеп билгеләнә.
Казан дәүләт университеты
үзгәртүВячеслав Елютин 1949 елның сентябрендә Казан дәүләт университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры итеп җибәрә. Физика-математика факультетында физика кафедрасы оештыра һәм аның белән җитәкчелек итә. КДУ ректоры итәргә әзерлиләр, әмма билгеләнми кала.
Камил Фасеев, профессор:
Казан университетына яңа ректор билгеләргә кирәк иде. Миңа лаек кандидатура табу бурычы йөкләнде. Университетның гыйльми шурасы әгъзалары белән киңәшергә булдым. Киңәшмәдә профессорлар С. Альтшулер, Б. Лаптев, Б. Арбузов, Е. Тихвинская, Л. Миропольский, А. Норден, Г. Тумашев, М. Марков, А. Бажанов, Х. Госман, М. Абдрахманов, Ш. Хәбибуллин һ. б. катнашты. Мин аларга ректор постына проректор, профессор Ә. Шәфигуллинны тәкъдим итәргә дигән фикер барлыгын һәм аның Мартынов тарафыннан да яклануын әйттем... Галимнәр киңәшмәсе бер тавыштан бу тәкъдимне хуплады.[3]
Әхмәдулла Шәфигуллин фән докторы дәрәҗәсенә ирешкән. Мәскәүдә югары уку йортларында укыткан. СССР Югары белем министрлыгында бүлек мөдире булып эшләгән. Аны Казанга В. Елютин университет проректоры итеп җибәргән иде. Вазыйфаларын яхшы аңлап, зур тырышлык һәм активлык күрсәтеп башкарды, еш кына ректор урынына кала иде. Үзен киң эрудицияле галим, тәҗрибәле, өлгер, гадел администратор итеп танытты, коллективта абруй казанды. Татарстаннан читтә яшәвенә карамастан, ул татар телен камил белә, татар әдәбиятын яратып укый, татар галимнәре, әдәбият-сәнгать эшлеклеләре белән якыннан аралаша иде. Университетта укытканда аның җитәкчелегендә 5 кандидатлык диссертациясе якланган. |
Әмма Ә. Шәфигуллинга ректор кәнәфиендә утыру насыйп булмаган икән. КПСС Татарстан ӨК карары әзерләнгән 2-3 көн арасында беренче секретарь З. Моратов кулына Арбузов, Альтшулер, Морозов, Норден кул куйган зур хат килеп төшә. Анда Шәфигуллинның әзерлеге түбән булуы әйтелә, аның яңа гына чыккан монографиясендә берничә формулада хаталар табылган. З. Моратов җаваплы хезмәткәрләрнең зур булмаган ялгышларын да кичерми, аларга карата кискен чаралар күрүне таләп итә иде. Шәфигуллинны ректор урынына тәкъдим итмәү генә түгел, проректор эшеннән дә бушаттылар. Минемчә, монда Россиянең атаклы университеты башында татар кешесе утыра күрмәсен дигән астыртын сәясәт өстенлек алды булса кирәк[3].
1955 елның сентябреннән – Мәскәүдә Бөтенсоюз читтән торып укулы машина төзелеше институтының физика кафедрасы мөдире.
1960 елдан – Бауман исемендәге Югары техник университетның (МВТУ) гомуми һәм гамәли физика кафедрасы мөдире[4].
1965―1969 елларда Р. Я. Малиновский исемендәге Бронетанк гаскәрләре хәрби академиясенең физика кафедрасы башлыгы [5].
50 дән артык фәнни хезмәт, ике монография, фәнни мәкаләләр авторы.
1971 елның 14 августында Мәскәүдә вафат. Новодевичье зиратында җирләнгән.
Бүләкләре, матаулы исемнәре
үзгәртүХәтер
үзгәртү- 2015 – педагогика фәннәре кандидаты Рушания Сәүбанова Ә. Ш. Шәфигуллинның тормыш юлына багышланган китабын чыгарган[6].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Шафигуллин Александр Гаврилович. Персоналии(рус.)
- ↑ О сельском поселении, archived from the original on 2021-05-26, retrieved 2021-05-26
- ↑ 3,0 3,1 Камил Фасиев. Истәлекләр. Мәдәни Җомга, 2001 ел, 1 июнь
- ↑ История кафедры физики МГТУ им. Н. Э. Баумана 2021 елның 26 май көнендә архивланган.(рус.)
- ↑ Шафигуллин Александр Гаврилович(рус.)
- ↑ В Туйметкине презентовали книгу об Ахмадулле Шафигуллине. «Наш Черемшан», 7.12.2015(рус.)
Әдәбият
үзгәртү- Ясәви Шәмсетдинов. Туймәтем – туган ягым. К.: «Идел-пресс», 2010 ел, 185-188нче бит. ISBN 978-5-85247-370-7