Әфкать Насыйбуллин
Әфкать Насыйбуллин — Татарстанның атказанган мелиораторы, Россиянең мелиорация һәм су хуҗалыгы хезмәткәрләренең I съезды делегаты.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Әфкать Насыйбуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Әфкать Габдрахман улы Насыйбуллин |
Туган | 10 сентябрь 1949 ТАССР, Норлат районы , Кычытканлы |
Үлгән | 2010 |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Җефет | Факия |
Балалар | 2 кыз |
Әфкать Габдрахман улы Насыйбуллин 1949 елның 10 сентябрендә Татарстан Республикасы Норлат районының Кычытканлы авылында туа. Туган авылында сигезьеллык, Яңа Әлмәт авылында урта мәктәпне тәмамлый. 1967 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтына укырга керә: агроном һөнәрен үзләштерә башлый. Һәм шул көннән бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлый.
1972 елда кулына диплом алган егетне Чистай районы Черемухово авылына эшкә җибәрәләр. Берничә ай эшләгәннән соң, Совет Армиясе сафларына алалар аны. Әфкать Габдрахман улы Ватан алдындагы бурычын Алманиядә үти.
Армиядән кайтканнан соң аның бөтен тормышы Алексеевск районы белән бәйле. Иң элек район авыл хуҗалыгы бүлегенең үсемлекләр бүлеге җитәкчесе, аннары “Красный Восток” совхозында баш агроном (бу вакытта совхозда 560 кеше эшли), 1977 елдан Бутлеров исемендәге совхоз директоры булып эшли ул. Совхоз шактый зур була, сөрү җирләре 6 мең гектар, эре мөгезле терлекләр саны 2,5 меңнән, дуңгызлар саны 6 меңнән артып китә.
Кешеләр белән дөрес аралаша, таләпчән, ә кайчагында йомшак була белү аңа киеренке хәлләрдән чыгарга ярдәм итә.
1985 елда Әфкать Габдрахман улын ПМК га директор итеп күчерәләр. Эшнең юнәлеше үзгәрсә дә, җаваплылык кимеми. Мелиорация өлкәсендә саллы хезмәт башкара аның җитәкчелегендәге оешма, буалар, юллар төзи, шул ук вакытта төзелеш, ремонт эшләре алып бара. Җитәкче буларак, ул кул астында эшләүчеләрнең матди хәлләре, яшәү шартларын һәрвакыт күз уңаенда тота.
Хатыны Факия белән ике кыз үстерәләр.
2010 елда вафат.