Әсаф Үтәшев

Кызыл Гаскәре разведчигы, алман теле укытучысы

Әсаф Шәрәф улы Үтәшев (27.05.1924, Урта Балтай - 2016, Борнаш, Апас районы) — Бөек Ватан сугышы чоры Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре разведчигы. Совет армиясеннән отставкага чыгуга, алман теле укытучысы булып эшли.

Үтәшев Әсаф Шәрәф улы
Туган телдә исем Үтәшев Әсаф Шәрәф улы
Туган 27 май 1924(1924-05-27)
Урта Балтай, Апас районы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ
Үлгән 2016(2016)
Борнаш, Апас районы, Татарстан Республикасы, Россия байрагы Россия Федерациясе
Милләт татар
Ватандашлыгы / ССРБ -> Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре учитель средней школы, гимназии, офицер
Бүләк һәм премияләре I дәрәҗә Ватан сугышы орденыКызыл Йолдыз ордены
Викиюниорда? бу тема буенча мәкалә бар:

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1924 елның 27 нче маенда Апас районы Урта Балтай авылында укытучы гаиләсендә туган. 7 яшьтә ата-аналары белән Казанга күченә. Мәктәпне бетерүгә, С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводына эшкә урнаша. 2016 елның 16 нчы гыйнварында вафат була.

1943 елның февралендә Казан шәһәренең Молотовский районы хәрби комиссариатына чакырыла. Кадрлар разведчиклар әзерли торган хәрби эш училищесына җибәрелә, анда бер ел укый. Кече лейтенант дәрәҗәсендә 1-нче Беларус фронты штабына, күзәтчелек идарәсенә күзәтче-диверсия төркемнәрен әзерләүгә җибәрелә. Берничә тапкыр күзәтчелек төркеме составында, 150-200 километрга Вермахт тылына хәрби бирем үтәргә, дошманнардан мәгълүмат җыярга җибәрәләр. Өч төркемгә бүленеп дошман тылына үтеп керәләр. Мөһим бурычны үтәргә группалар әзерлиләр. Беренче төркем фашист тылына җибәрелә, ләкин әйләнеп кайтмый. Читрат Әсаф Үтәшев төркөменә җитә, тик алар ике фронт сызыгы уртасында артиллерия утына эләгәләр, төркеменең бөтен кешесенең исемен-фамилиясен, атап алманнар әсирлеккә бирелергә чакыралар. Артка чигенергә дә, алга барырга да мөмкинлекләр булмый. Бар яктан да аларга ут ачыла. Һөҗүм туктаганнан соң, төркемнән командир һәм Әсаф Үтәшев исән кала. Сугышчан юлында Әсаф Шәрәф улы концлагерь тоткыннарын да азат итә. Будённый исемендәге ат зоводын фашистлар кулыннан азат итә. Сугыш барышында маршал Жуков белән очраша. Сугыш ахырына кадәр хезмәт итеп, Җиңүне Берлинда каршылый.

Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, Әсаф Шәрәф улы армиядә хезмәт итә. Башта Германиядә совет гаскәрләре составында, аннары Чита шәһәрендә Байкал арты хәрби округында була. Монголиядә дә. 1949 елда Австриядә хезмәт итәргә туры килә. Хәрби хезмәт тәмамланганнан соң ул отставкага китә, Казанга кайта.

Гаиләсе үзгәртү

 
Оныклары белән

1967 елда Әсаф Шәрәф улы өйләнә һәм Апас районының Борнаш авылына кайта. Алман теле укыткан, хатыны Рокыя Шәрәфетдин кызы Апас районы Борнаш урта мәктәбендә 2022 елның 24 гыйнвар көнендә архивланган. рус теле һәм әдәбияты укытучысы булган. Алар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 10 оныгы бар.

Бүләкләре үзгәртү

 
документ

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Халык батырлыгы, archived from the original on 2011-12-11, retrieved 2020-05-17