Әнвәр Гатауллин, Әнвәр Җиһангир улы Гатауллин, рус. Гатауллин Анвар Зигангирович (кайбер чыганакларда[1]: Анварович) (1923 елның 23 феврале, Пермь1994 елның 26 августы, Пермь) — хәрби очучы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Берлеге Каһарманы (18.08.1945), Бөек Ватан сугышында өлкән лейтенант, соңрак гвардия подполковнигы.

Әнвәр Гатауллин
Туу датасы 23 февраль 1923(1923-02-23)
Туу урыны Пермь
Үлем датасы 26 август 1994(1994-08-26) (71 яшь)
Үлем урыны Пермь
Иялек РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Русия Русия
Гаскәр төре авиация
Дәрәҗә подполковник (авиация)
Җитәкчелек иткән звено
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин орденыI дәрәҗә Ватан сугышы орденыI дәрәҗә Ватан сугышы орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыАлексендр Невский ордены
 Истигъфада 1956

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Ә.Җ. Гатауллин
 
Истәлек тактаташы. Пермь

1923 елның 23 февралендә Пермь шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Милләте — татар. Пермь авиация техникумының беренче курсын, Омск хәрби авиация мәктәбен (1942) тәмамлаган. 1940 елдан Кызыл гаскәрдә хәрби хезмәттә.

Бөек Ватан сугышы үзгәртү

1943 елның июненнән хәрәкәттәге армиядә: Брянск, 2нче Балтыйк, Ленинград фронтларында Орел (1943), Брянск (1943), Ленинград-Новгород (1944), Рига (1944) юнәлешендәге сугышларда, Курляндия ярымутравында дошманны камалышта калдыру сугышында (1945) катнаша. 2нче Балтыйк буе фронты 15нче һава армиясе 99нч аерым гвардия разведка авиациясе полкында башта очучы-экипаж командиры, соңрак звено командиры булып хезмәт итә. 1943 (июнь)-1944 елларда 110 сугышчан очыш ясый: 3 очыш — дошман өстенә бомба ташлау өчен, 43 очыш — дошманның алгы сызыгын 300-400 м биеклектән фотога төшерү өчен, 64 очыш — һава разведкасы ясау өчен[2]. 20 мәртәбә, дошман артиллериясе уты тиеп, яна башлаган очкычын үз аэродромына кайтарып җиткерә.
1944 елның 10 октябрендә Латвия ССРның Добеле, Ауце шәһәрләре өстендә дошманның алгы сызыгын фотога төшергәндә, дүртенче мәртәбә очып килгәндә, очкычы бәреп төшерелә. Янган очкычын дошман артиллериясе позициясенә юнәлтә, үзен шартлаган бензобак дулкыны, очкыч җиргә бәрелергә 200 м кала, тотып ата, парашюты белән агачка эләгеп калып, исән кала. Ләкин дошманнарга әсир төшә [3]. Озак кына әсирлектә булганнан соң, ике мәртәбә качып карый. Икенчесендә 18 тәүлек качып йөргәннән соң, совет укчы полкына юлыгып, анда кабул ителә, гади гаскәри сыйфатында Польшаны үтә, Алманиягә барып җитә.
1945 елның 18 августында Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә. Бүләкләү указында «үлгәннән соң» дип язылган. «Алтын йолдыз» медале 1948 елның августында гына тапшырылган[4] .

Сугыштан соң үзгәртү

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, совет фильтрация лагеренә эләгә, бераздан азат ителә, 1955 елга кадәр ССРБ хәрби һава көчләрендәге хезмәтен дәвам итә. 1955 елда «подполковник» дәрәҗәсендә хәрби хезмәттән азат ителә. Пермьдә яши, Я.М. Свердлов исемендәге Пермь моторлар төзү заводында (хәзерге «Пермские моторы» ААҖ) диспетчер булып эшли.
1994 елның 26 августында Пермьдә вафат. Пермьнең Көньяк зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

  • 2002 елда Пермь шәһәрендә элекке Пионер урамы атамасы Әнвәр Гатауллин урамы итеп үзгәртелә.
  • Пермь моторлар төзү заводы диварына истәлек тактаташы куелган.
  • 1995 елда Пермь шәһәрендә каһарман яшәгән Коммунистическая (хәзерге Петропавловская) урамы, 79 йорт диварына истәлек тактаташы куелган[5].
  • 1987 елдан башлап, Советлар Берлеге Каһарманы Ә.Җ. Гатауллин призына авиамодельчеләр турниры үткәрелә (Пермь).

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.2 (Г-Й). Казань, 2005.

Әдәбият үзгәртү

  1. Золотые звёзды Прикамья. Пермь, 1974.
  2. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү