Әмрулла Аги

татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе

Әмрулла Аги (Әмрулла Хөсәен улы Агиев; 22.01.1912, Пенза губернасы, Нагур авылы[1] — 05.01.2001, Нью-Йорк, АКШ) — татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе.[2]

Әмрулла Аги
Туган телдә исем Әмрулла Хөсәен улы Агиев
Туган 22 гыйнвар 1912(1912-01-22)
Нагур, Краснослободск өязе, Пенза губернасы
Үлгән 5 гыйнвар 2001(2001-01-05) (88 яшь)
Нью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
 Америка Кушма Штатлары
Һөнәре язучы, җәмәгать эшлеклесе
Җефет Шәмсенур Аги
Балалар Рәшид, Фоат, Фәрит Аги
Ата-ана
  • Хөсәен Аги (әти)
  • Гайниҗамал Аги (әни)

Биографиясе

үзгәртү

Әмрулла Хөсәен улы Агиев 1912 елның 22 гыйнварында[3] Пенза губернасының Краснослободск өязе Нагур (хәзерге Мордовиянең Кыштору авылының өлеше) авылында туа.[4]

1916 елда Корея һәм Кытайда сәүдә белән шөгыльләнүче Әмрулланың әтисе Хөсәен Агиев, ябылган чиктән үтә алмыйча, Россиягә кире кайтмый кала, аның хатыны Гайниҗамал Әмрулла белән баштан Благовещенскига, 1925 елның 10 маенда Сахалин аша[3] Кытайга (Манҗуриягә) ире янына күченә.[4]

1919–1923 елларда Благовещенск шәһәрендә милли башлангыч мәктәптә укый, 1925–1927 елларда Харбин югары башлангыч училищесын тәмамлый. Сәүдәгәр булып эшли, «Харбин [Шоокай]» дигән кибет тоткан.[3]

Әмрулла Кытайда 1945 елга кадәр яши, гаилә кора, өч баласы туа. Сәясәтче һәм язучы Гаяз Исхакый белән бергә Харбиндагы татар җәмгыятен гамәлгә куюда,[5] татар иҗтимагый тормышында актив катнаша, биредә татар класслары ача, мәдәни кичәләр, үзешчән театр спектакльләрен оештыра, гәҗит нәшер итүдә катнаша.[4]

1945 елда, Совет гаскәрләре Харбинга кергәч, кулга алынып Кытайның Чәнчун шәһәреннән Себергә җибәрелә.[5] Әмрулланы 58 маддә буенча шпионажда гаепләп, 10 елга хөкем итәләр. Җәза лагерьларында 10 ел утыргач, 10 ел җирле поселениядә яши. Тик кулга алуның чын сәбәбе булып татар иҗтимагый тормышында катнашуы торган.[6]

Агилар гаиләсе 1952 елга кадәр Хайлар, Чән-Чүн шәһәрләрендә яшәгән, аннары Төркиягә күченәләр.[5] 1965 елда гаиләсе белән Төркиядә күрешә, аннары башка татар иммигрантлары белән бергә АКШка күчеп китә. Төркиядә татар иҗтимагый эшчәнлегендә катнаша, Казан журналларында Төркиядәге татар яңалыклары турында мәкаләләре басылып торган.[7]

Соңгы көннәренә кадәр Әмрулла Аги Кушма штатларының көнчыгыш ягы татар җәмгыятенең активисты булып тора.

Ул 2001 елның 5 гыйнварында Нью-Йоркта вафат була.[4]

Гаиләсе

үзгәртү

Хатыны — Шәмсенур Аги (1916 елның 25 сентябрендә[3] туган). Балалары: Фоат (1940 елгы)[3] белән Рәшид (1938 елгы)[3] инженерлар, Нью-Йоркта яшиләр, кече улы Фәрит Европада яши.[4]

III Бөтендөня татар конгрессы делегаты, журналист, «Азатлык» радиосы директоры Фәрит Иделле буларак билгеле Фәрит Аги Төркиядә, Германиядә яши, 2018 елда Мүнхенда вафат була.[8][4]

Әдәбият

үзгәртү
  • Emrulla Agı, Hatip Halidi // Kazan (Ankara). – № 21 (1978). – S. 58–59.
  • Эмрулла Аги. Жизнь одного человека: Незаверш. автобиограф. повесть. – Казань: Магариф, 2003. – 175 с.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Әмрулла Агиевның татар мөһаҗирләренең катлаулы язмышын бәян иткән китабы дөнья күрде.
  2. Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Государственный архив Хабаровского края. Российские эмигранты в Маньчжурии. ГАХК. Ф. Р-830. Оп. 3. Д. 370, 376. Аги Амрулла. 2023 елның 15 гыйнвар көнендә архивланган.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 Мәтбугат.ру. Аги Әмрулла. Бер кеше язмышы.
  5. 5,0 5,1 5,2 Бөтендөнья татар конгрессы. Фәрит Аги-Иделле вафат.
  6. Д. М. Усманова. Документы по истории тюрко-татарской эмиграции в архиве университета Васэда (Япония). Казанский федеральный университет. Казань.
  7. Әмрулла Аги. Истанбул хәбәрләре. «Казан» журналының 1978 ел, 22нче санында Әмрулла Аги имзасы белән басылган.
  8. Азатлык радиосының озак еллар мөдире булып торган Фәрит Иделле вафат булды