Әлихан Смаилов

Казакъстан сәясәтчесе

Әлихан Смаилов, Әлихан Асхан улы Смаилов (каз. Әлихан Асханұлы Смайылов, 1972 елның 18 декабре, ССРБ, Казакъстан ССР, Алма-Ата) — Казакъстан дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2022 елның 11 гыйнварыннан 2023 елның 29 мартына кадәр ― Казакстан байрагы Казакъстан премьер-министры (2022 елның 5-11 гыйнварында в. в. б.). Казакъстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары (2021―2022), Казакъстан Республикасы финанс министры (2018―2020).

Әлихан Смаилов
Казакъстан премьер-министры
Вазыйфада
2022 елның 11 гыйнвары – 2023 елның 29 марты
Президент Касыйм-Юмарт Тукаев
Аңа кадәр Аскар Мамин
Дәвамчысы Олжас Бектенов
Казакъстан финанс министры
Вазыйфада
2018–2020
Аңа кадәр Бахыт Солтанов
Дәвамчысы Ерулан Жамаубаев
КР статистика буенча агентлыгы башлыгы
Вазыйфада
1999–2003
Шәхси мәгълүмат
Туган 18 декабрь 1972(1972-12-18) (51 яшь)
СССР, Казакъстан ССР, Алма-Ата
Сәяси фирка Nur Otan
Белем Әл-Фараби исемендәге Казакъ милли университеты;
Казакъстан Менеджмент, икътисад һәм фаразлау институты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1972 елның 18 декабрендә Алма-Атада туган. 1994 елда «гамәли математика» белгечлеге буенча Әл-Фараби исемендәге Казакъ милли университетын(казакъ) тәмамлый. 1996 елда Казакъстан Республикасы Президенты каршындагы Казакъстан Менеджмент, икътисад һәм фаразлау институтын(казакъ) тәмамлап, «дәүләт идарәсе магистры» дәрәҗәсен ала.

Хезмәт юлы үзгәртү

  • «А-Инвест» инвестиция-хосусыйлаштыру фонды хезмәткәре (1993—1995) [1];
  • Алматы шәһәре администрациясенең сәүдә һәм сәнәгать бүлеге баш белгече (1995—1996);
  • Казакъстан Республикасы Президенты каршындагы Югары Икътисадый совет стажеры (1996);
  • Казакъстан Республикасы Милли статистика агентлыгының идарә башлыгы урынбасары, идарә башлыгы (08.1996 – 03.1998);
  • Казакъстан Республикасының статистик планлаштыру һәм реформалар агентлыгының статистика һәм анализ комитеты рәисе урынбасары (03.1998 – 04.1998);
  • Казакъстан Республикасы Президенты Администрациясендә баш эксперт, сектор мөдире (1998–1999);
  • Казакъстан Республикасы Президенты Администрациясендә оештыру-контроль бүлеге дәүләт инспекторы (08–11.1999);
  • Казакъстан Республикасының статистика буенча агентлыгы рәисе (11.1999–02.2003);
  • Казакъстан Республикасы Тышкы эшләр министры урынбасары (02.2003–2003);
  • «Экспорт кредитларын һәм инвестицияләрен иминләштерү буенча дәүләт иминият компаниясе» акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе (2003–2006);
  • Казакъстан Республикасы финанс министры урынбасары (02.2006–01.2007);
  • «"Казагро" Милли холдингы» АҖ президенты (01.2007–11.2008);
  • «Азык-төлек контракт корпорациясе» АҖ, «Казагромаркетинг» АҖ, «КазАгроФинанс»АҖ Директорлар советы рәисе [2] (2007—2008);
  • Казакъстан Республикасы финанс министры урынбасары (21.11.2008–10.2009);
  • Казакъстан Республикасының статистика буенча агентлыгы рәисе (27.10.2009–13.08.2014);
  • КР Милли икътисад министрлыгының Статистика буенча комитеты рәисе (08.2014–12.2015);
  • Казакъстан Республикасы Президенты ярдәмчесе (11.12.2015–18.09.2018);
  • Казакъстан Республикасы финанс министры (18.09.2018);
  • КР премьер-министрының беренче урынбасары — КР финанс министры (02.09.2009);
  • Евразия икътисадый комиссиясе советында Казакъстан вәкиле (04.09.2009);
  • Казакъстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары (18.01.20021);
  • Казакъстан Республикасы премьер-министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы (05.01.2002). 2022 елның 5 гыйнварында, газ бәясе артуга бәйле массакүләм протестлар фонында, Казакъстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев, Казакъстан Республикасы Хөкүмәтенең отставкасын кабул итә, премьер вазифаларын башкаручы итеп Әлихан Смаиловны билгели [3].
  • 2022 елның 11 гыйнварыннан 2023 елның 29 мартына кадәр ― Казакъстан премьер-министры.
  • 2023 елның 29 мартында кабинеты белән отставкага китә. [4]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2020 – «Парасат ордены»[5].
  • медальләр
  • «1нче ранг киңәшчесе» дипломатик рангы

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән, биш баласы бар.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү