Олжас Бектенов

Казакъстан премьер-министры (2024 елдан)

Олжас Бектенов, Олжас Абай улы Бектенов (каз. Олжас Абайұлы Бектенов; 1980 елның 13 декабре, СССР, Казакъ ССР, Алма-Ата) ― казакъстанлы дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Казакъстан Республикасы дәүләт байрагы Казакъстан Республикасы премьер-министры (2024 елның 6 февраленнән).

Олжас Бектенов
Казакъстан премьер-министры
Вазыйфага керешкән
2024 елның 6 феврале
Президент Касыйм-Юмарт Тукаев
Аңа кадәр Әлихан Смаилов
Казакъстан президенты
администрациясе җитәкчесе
Вазыйфада
2023–2024
Аңа кадәр Мурат Нуртлеу
КР коррупциягә каршы тору
агентлыгы җитәкчесе
Вазыйфада
2022–2023
Аңа кадәр Марат Ахметжанов
Дәвамчысы Асхат жумагали
Шәхси мәгълүмат
Туган 13 декабрь 1980(1980-12-13) (43 яшь)
СССР, Казакъстан ССР, Алма-Ата
Сәяси фирка Nur Otan
Белем Казакъстан дәүләт юридик институты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1980 елның 13 декабрендә Казакъ ССР башкаласы Алма-Ата шәһәрендә туган. 2001 елда юриспруденция белгечлеге буенча Казакъ дәүләт юридик академиясен (хәзерге Максут Нарикбаев университеты[d]) тәмамлаган[1]. Юридик фәннәр кандидаты (диссертация темасы: «Казакъстан Республикасында балигъ булмаганнарның административ деликтлыгын кисәтүнең оештыру-хокукый проблемалары»)[2].

Хезмәт юлы үзгәртү

2002—2005 елларда ― Алматы шәһәре юстиция идарәсендә бүлек баш белгече[1].

2005―2006 елларда ― Казакъстан премьер-министры канцеляриясенең юридик бүлегендә эксперт, аннары баш эксперт[1].

2006―2009 елларда Казакъстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев хакимиятендә эшли[1].

2009 елдан 2012 елга кадәр Казакъстан Юстиция министрлыгының теркәү хезмәте һәм хокукый ярдәм күрсәтү комитеты рәисе урынбасары вазыйфасын башкара[1].

2012―2014 елларда Казакъстанның икътисади һәм коррупцион җинаятьчелеккә каршы көрәш агентлыгы (финанс полициясе) үзәк аппаратында департамент башлыгы була[1].

2015 елның гыйнварыннан июленә кадәр Астана шәһәренең дәүләт сатып алулары идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкара.

2015―2016 елларда ― Астана акимының (мэр) аппарат җитәкчесе, Казакъстан Республикасы Президенты хакимияте җитәкчесенең секретариат мөдире.

2016―2017 елларда ― Астана буенча Коррупциягә каршы тору буенча Милли бюро (Коррупциягә каршы хезмәт) департаментын җитәкли[1].

2017―2018 елларда ― Акмола өлкәсе акимының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары[3].

2018 елның июненнән ― Дәүләт хезмәте һәм коррупциягә каршы тору эшләре буенча Казакъстан Республикасы агентлыгы рәисе урынбасары[4].

2019 елның июненнән 2022 елның февраленә кадәр ― рәиснең беренче урынбасары[5], 2022 елның февраленнән 2023 елның апреленә кадәр — Казакъстан Республикасының коррупциягә каршы тору агентлыгы рәисе[1]. Бу вазыйфада илгә коррупционерлар чыгарган акчаны кайтаруга игътибар итә. Бектенов сүзләренчә, ул якынча 500 млрд. тенге кире кайтара алган[6].

2023 елның 3 апрелендә Дәүләт Башлыгы Указы белән Казакъстан Республикасы президенты администрациясе җитәкчесе итеп билгеләнә[7]. Анда структураны үзгәртеп кору белән шөгыльләнә, аерым алганда, хакимият җитәкчесе урынбасарлары вазыйфаларын бетерә.

2024 елның 6 февралендә Казакъстан Республикасы президенты указы белән Казакъстан Республикасы премьер-министры вазыйфасына билгеләнгән[8].

Дәрәҗәсе үзгәртү

Коррупциягә каршы хезмәтнең генерал-лейтенанты (2022 елның октябре)[9]

Бүләкләре үзгәртү

  • 2нче дәрәҗә Айбын ордены (2014)
  • 2нче дәрәҗә Дан ордены (Казакъстан, 2021)

Гаиләсе үзгәртү

Әтисе чыгышы белән Павлодар өлкәсенең Баянавыл районыннан.
Өйләнгән, өч бала тәрбияли. Хатынының әтисе Әдилбек Жаксыбеков[d] 2016―2018 елларда Казакъстан Республикасы президенты администрациясе җитәкчесе вазыйфасын биләгән.

Искәрмәләр үзгәртү