Әгъзам Вәлиханов

Әгъзам Вәлиханов (Әгъзам Вәлихан улы Вәлиханов, 27 февраль 1927(1927-02-27), Бабай, Бөре кантоны, БАССР, РСФСР, СССР6 октябрь 2006(2006-10-06) (79 яшь), Мәскәү, Россия) — нефтьче, хуҗалык эшлеклесе. 1965-1977 елларда «Татнефть» берләшмәсе башлыгы. Бөек Ватан сугышында катнашкан. Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971). Татарстан АССРның атказанган нефтьчесе, Академик И. М. Губкин исемендәге бүләк лауреаты.

Әгъзам Вәлиханов
Туган 27 февраль 1927(1927-02-27)
Бабай, Бөре кантоны, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 6 октябрь 2006(2006-10-06) (79 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Әлмәт районы
Яшәгән урын Усачов урамы[d], Мәскәү[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Биографиясе үзгәртү

1927 елның 27 февралендә Башкорт АССРының Мишкә районы Бабай авылында крестьян гаиләсендә туган. 1936 елда гаилә Иске Шалаш авылына күчеп килә.

1944 елда Кызыл Армиягә чакырыла. Бөек Ватан сугышында катнаша. 2нче Балтыйк буе фронтының 15нче Һава армиясе, аннары Ленинград фронты аэродром коралландыру батальонында ягулык технигы була. Сугыш беткәннән соң 57нче авиация-техник полкында хезмәтен дәвам итә, 1947 елда демобилизацияләнә.

Аша шәһәрендә 1нче урта мәктәпне тәмамлый, 1953 елда Уфа нефть институтында белем ала. Юллама буенча «Татнефть» берләшмәсенә эшкә җибәрелә. Хезмәт эшчәнлеген скважиналарны капиталь төзәтү буенча оста булып башлый, аннары участок, «Бөгелмәнефть» идарәсе башлыгы була. 1956-1962 елларда — карамай промыселы өлкән инженеры, 2нче карамай промыселы мөдире, «Азнакайнефть» карамай промыселы идарәсенең баш инженеры, 1962-1963 елларда — «Елховнефть» карамай промыселы идарәсе башлыгы, 1963-1965 елларда — «Әлмәтнефть» карамай промыселы идарәсе башлыгы була.

1965 «Татнефть» җитештерү берләшмәсе генераль директоры итеп билгеләнә. 10 еллап берләшмә белән уңышлы җитәкчелек итә. Аның җитәкчелеге вакытында берләшмә структуралы үзгәртелә, үзләренең шәхси хуҗалыгы белән карамай промыселы район инженер-технология хезмәтенә һәм җитештерү хезмәтләндерүенең махсуслашкан базасына күчә. Вәлиханов исеме белән скважиналарны бораулауның күп яңа ысуллары һәм карамай чыгаруны арттыру бәйле. Бу бай карамай катламнарына су кудыру процесларын механизацияләү һәм автоматлаштыру, скважина корылмаларын гадиләштерү һәм башка новаторлыклар. Нәкъ шулар аркасында Татарстан нефтьчеләре «кара алтын» чыгаруның күләме буенча да, темплары буенча да беренчелекне бирми. 1956-1975 елларда карамай чыгару күләме Татарстанда ел саен 6-7 миллион тоннага арта.

ССРБ Югары Советы Президиумының 1971 елгы 30 март указы белән карамай чыгару буенча бишьеллык исәп йөкләмәсен арттырып үтәгәне һәм югары техник-икътисади күрсәткечләргә ирешкәне өчен Вәлиханов Әгъзам Вәлихан улына, Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» медале тапшырылып, «Социалистик Хезмәт Каһарманы» дигән югары исем бирелә.

1977 елда Мәскәүгә эшкә күчерелә. ССРБ газ һәм карамай сәнәгате министры урынбасары булып эшли, 1985 елда тәҗрибәле практик кына түгел, ә галим, техник фәннәр кандидаты буларак, карамай һәм газ сәнәгатенең икътисад оешмасы Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү институтын җитәкли. 1987 елда пенсиягә чыкканга кадәр шунда эшли. Әмма хаклы ялда булса да, карамай тармагында актив эшләвен дәвам итә. 1990-1992 елларда — «Энергия» акционерлар җәмгыятен җитәкли, 1993-1995 елларда — «Норд-Вест» акционерлар җәмгыятенең вице-президенты була.

Күп җәмәгать эшләре алып бара. ССРБ Югары Советы, Татарстан АССР Югары Советы депутаты, КПССның XXIII, XXIV, XXV съезлары делегаты итеп сайлана; ССРБ Министрлар Советы каршындагы Фән һәм техника өлкәсендәге Ленин һәм дәүләт премияләре буенча комитет әгъзасы.

Татарстан АССРның атказанган нефтьчесе. Академик И. М. Губкин исемендәге бүләк лауреаты.

Мәскәү шәһәрендә яшәп һәм эшләп, 2006 елның 5 октябрендә вафат була. Васыятенә ярашлы, Әлмәт шәһәрендә җирләнгән.

Ике Ленин ордены, Октябрь Революциясе ордены, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Әлмәт шәһәре паркының Батырлар аллеясендә Вәлиханов бюсты куела.

Гыйльми хезмәтләре үзгәртү

  • Валиханов, Агзам Валиханович. Новые формы организации труда на нефтепромыслах [Текст] / А. В. Валиханов, инж. — Казань : Таткнигоиздат, 1960. — 11 с.
  • Тронов В. П., Гарифуллин А. Г., Кораблинов Н. С., Грайфер В. И., Валиханов А. В. 022. Авторское свидетельство № 317697 от 07.04.1970 Отстойник для деэмульсации нефти
  • Тронов В. П., Грайфер В. И., Валиханов А. В. и др. Об использовании трубопроводов и резервуаров головных сооружений в технологическом цикле подготовки нефти // Транспорт и хранение нефти и нефтепродуктов. 1970, № 12. С.3-8.
  • Валиханов, Агзам Валиханович. Вопросы подъема обводненной и безводной нефти фонтанным и насосным способами [Текст] / А. В. Валиханов, Г. З. Ибрагимов, Н. И. Хисамутдинов ; Объединение «Татнефть». — Казань : Таткнигоиздат, 1971. — 148 с.
  • Разработка нефтяных месторождений Татарии с применением повышенного давления [Текст] / 'А. В. Валиханов, Г. Г. Вахитов, В. И. Грайфер и др. ; [Под ред. д-ра техн. наук, проф. Г. Г. Вахитова и д-ра геол.-минерал. наук, проф. С. А. Султанова]. — Казань : Таткнигоиздат, 1971. — 223 с.
  • Тронов В. П., Валиханов А. В., Саттаров У. Г. и др. Об использовании магистральных нефтепроводов для глубокого обессоливания // Нефтепромысловое дело. 1971, № 5. С.15-19.
  • Валиханов, Агзам Валиханович. Социальное планирование в нефтедобывающем производстве [Текст] / А. В. Валиханов, Р. Т. Булгаков, Р. Х. Хабибуллин. — Казань : Тат. кн. изд-во, 1974. — 183 с.
  • Контроль за разработкой и доразведка залежей нефти импульсными нейтронными методами [Текст] / [Ф. А. Алексеев, Д. Ф. Беспалов, А. В. Валиханов и др. ; Науч. ред.: С. А. Султанов, Ю. С. Шимелевич]. — Казань : Татар. кн. изд-во, 1977. — 79 с.
  • Валиханов, Агзам Валиханович. Подземный ремонт насосных скважин [Текст] / А. В. Валиханов, Н. И. Хисамутдинов, Г. З. Ибрагимов. — Москва : Недра, 1978. — 198 с.
  • Валиханов, Агзам Валиханович. О нефти / А. В. Валиханов, Г. З. Ибрагимов. — М. : Знание, 1980. — 64 с.

Әдәбият үзгәртү

  • Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы наши земляки. — Казань, 2003
  • Исмагилов И. Герои татарского народа. — Казань, 2006
  • Хакимов М., Сафаров М. Татары. Воины. Труженики. Патриоты. — Москва, 2006

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү