Әбу Һөрәйрә яки Габдеррахман ибн Сахр әд-Дәүси (гарәп. أبو هريرة‎ - «мәче хуҗасы»; гарәп. عبد الرحمن بن صخر الدوسي‎; радыйАллаһу ганһу) (603-681) - билгеле сәхаб, иң күп хәдисләр тапшыручы. Исламгача аның исеме Габдеш-Шәмс ("кояшка табынучы" яки "кояш колы") була. Ислам кабул иткәч, Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи үә сәләм) аңа Габдер-Рахман ибн Сахр исемен бирә.
Сарыклар көтүен көткән вакытта, ул кыргый мәче балаларын таба. Аларның берничәсен җиңенә тыгып өенә алып кайткач, гаиләсе аны Әбу Һөрәйрә («мәче хуҗасы») дип йөртә башлый.

Әбу Һөрәйрә тумышы белән Йәмәндәге Дәус әл-Әзди кабиләсеннән була. Бу кабилә потларга табынган, кабиләнең яклаучысы булып Зуль-Хулса исәпләнгән. Бу кабиләнең хөрмәтле кешеләреннән берсе - Туфәйл ибн Гамр Мәккәдә ислам кабул итеп кайткач, аның дәгъвәте нәтиҗәсендә Әбу Һөрәйрә дә ислам кабул итә. Мәккәне ачуга бераз вакыт кала, ул, Ислам турында күбрәк белер өчен, Мәдинәгә, Пәйгамбәр (саләллаһу галәйхиссәләм) янына, күчә. Әбу Һөрәйрә үзе турында әйткән: “Мин ятим булып үстем һәм һиҗрәтне ярлы килеш кылдым”. Ул әс-Суффәдә - Пәйгамбәр мәчете янында урнаша. Монда мәчеттән башка сыеныр урыннары булмаган ярлы мөһәҗирләр яшәгән. Әбу Һөрәйрә биредә үзен Коръәнне өйрәнүгә, намаз укуга багышлый. Ул Мөхәммәд саләллаһу галәйһи уәссәләмне бик каты яраткан һәм гел аның белән булырга тырышкан. Мәдинәгә күчкәч, Пәйгамбәр белән бөтен сугышларда да катнашкан. Әбу Бәкер хәлифәлеге вакытында диннән чыгычыларга каршы сугышларда, соңрак Ярмук сугышында, Әрмәнстан һәм Җурданга яуларда катнаша. Әбу Бәкер аны Бәһрәйн әмиренең ярдәмчесе итеп билгели.

Әбу Һөрәйрә 78 яшендә, һиҗри 57 елда вафат була.

Чыганаклар

үзгәртү