Туфәйл ибн Гамр әд-Дәүси (гарәп. الطفيل بن عمرو الدوسي)- Мөхәммәднең (галәйһиссәләм)билгеле сәхабәләренең берсе. Ул Дәүс кабиләсенең Мәккәдән көньякта урнашкан тармагы башлыгы була. Шулай ук ул шагыйрь дә була.

Биография үзгәртү

Мөхәммәд галәйһиссәләм пәйгамбәрлегенең 11 елында Туфәйл Мәккәгә килә. Бу вакытта Пәйгамбәр (с.г.в.) дә анда була. Корәешләр Туфәйлгә аны сихерче, туганлык җөпләрен өзүче итеп сурәтлиләр. Кәгъбә янына барганда, Пәйгамбәр галәйһиссәләм сүзләрен ишетмәс өчен, Туфәйл хәттә колакларына мамык тутыра. Мөхәммәд галәйһиссәләм намаз укыган вакытта, Туфәйл аның укыганнарының беразын ишетә һәм кызыксына башлый. Рәсүлүллаһ саләллаһу галәйһи үәссәләм аңа ислам турында сөйли, Ихлас, Фәләкъ сүрәләрен укый, һәм Туфәйл ислам кабул итә. Аның артыннан аның әтисе һәм хатыны мөселман булалар. Ул кабиләсен дә исламга чакыра, ләкин Әбу Һүрәйрадан башкалар тиз генә кабул итәргә теләмиләр. Туфәйл кабиләсен исламга чакырудан туктамый. Худайбия килешүе төзелгәннән соң (628 ел), ул Дәүс кәбиләсеннән 80 гаилә белән Мөхәммәд галәйһиссәләм янына Мәдинәгә килә. Туфәйл моннан соң гел аның янында була. Мәккәне ачканнан соң, Пәйгамбәр галәйһиссәләм рөхсәте белән Зүл-Кафайн потын яндыра, шунан соң аның кабиләсе ислам кабул итә.

Әбү Бәкер хәлиф булгач, диннән чыгучыларга каршы яулар башлана. Туфәйл улы Гамр белән ялган пәйгамбәр Мүсәйлимәгә каршы сугышка чыга һәм шунда вафат була.


Чыганакалар үзгәртү