Яссы-Тугай авылы тарихы

(Яссы-Тугай авылы битеннән юнәлтелде)

Яссы Тугай авылы тарихы - Татарстан Республикасының Ютазы районындагы Яссы Тугай авылының бай тарихын тасвирлауга багышланган мәкалә.

Барлыкка килүе

үзгәртү

Яссы-Тугай авылы Урыссу бистәсеннән 10 км көнбатыштарак, Ютазы елгасы буенда урнашкан. Яссы-Тугай- Татарстанның Ютазы районындагы татар авылы. Ул колхоз төзелеше елларында, 1920-1930 елларда оеша.Бирегә Иске Урыссу авылыннан татарлар күчеп килеп төпләнгән.

Күмәкләштерү

үзгәртү

Төбәктә күмәк хуҗалыкларны оештыру процессы зур кыенлыклар белән барган, кайбер очракларда хәрәкәт энтузиастлары туган җирләреннән еракта яңа авыллар булдыруны өстен күргәннәр. Шулай итеп Яссы-Тугай авылы һәм шул исемдәге колхоз барлыкка килгән. 1938 елда авылда 405 кеше яшгән дип исәпләнә.

Бөек Ватан сугышы

үзгәртү

Авылның алтмыштан артык ир-аты фронтка, Ватанны сакларга китә. Тылда калган картлар, хатын-кызлар һәм балалар Җиңүгә үз өлешләрен кертергә тырышканнар. Ютазы районына фронт яны территорияләреннән качаклар җибәрелгән, эвакуацияләнгән халыкның бер өлешен Яссы-Тугай авылында да урнаштырганнар. Беренче вакытта кыенлыклар туган, чөнки Украина, Ленинградтан килүчеләр татар телен белмәгәннәр, ә кайбер җирле халык – руслар булган. Әмма уртак кайгы барыбызны да берләштереп, тел киртәләрен читкә ташлап, дус-тату гомер кичергәннәр.

Сугыштан соң

үзгәртү

Сугыштан соң Яссы-Тугай авылында тормыш яңа көч белән алып барыла башлаган. 1950 елда авыл клубы ачылган. Эшчән директор Суфиян Фәйзуллин тырышлыгы белән клуб чын мәдәни үзәккә әверелгән. Нәкъ менә клубта җирле китапханә дә урнашкан була, моңа кадәр ул колхоз идарәсе бинасында егерме елга якын кечкенә бүлмәдә эшләгән. 1970 елларда клуб өчен яңа бина төзелгән.

Авыл халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек. Оешкан көннән алып Ютазы районы составында санала. 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районнарында.

Халык саны

үзгәртү

Халык саны: 1938 дә - 405, 1949 да - 475, 1970 тә - 399, 1979 да - 345, 1989 да - 248, 2002 дә – 229, 2010 да – 181, 2015 тә - 199 кеше. Милләтләре буенча – татарлар.

Авылдан чыккан танылган шәхесләр

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү