Яр Чаллы проспекты
Яр Чаллы проспекты — Яр Чаллы шәһәренең Иске һәм яңа өлешен кыска юл белән тоташтыручы үзәк автомагистраль. Шәһәрнең Комсомол районы аша уза.
Яр Чаллы проспекты | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Чаллы |
Озынлык | 4,75 ± 0,01 km |
Тарих
үзгәртүШәһәрнең ике өлешен – Иске Шәһәрне ( Комсомол районы ) һәм Яңа шәһәрне ( Автозавод һәм Үзәк ) тоташтыру проектын Татгражданпроект белән берлектә, Үзәк фәнни-тикшеренү һәм проект институты (Цнииэпградостроение) белгечләре эшлиләр. Төзелеш 1970 еллар ахыры – 1980 еллар башында башкарыла, һәм 1988 елда ачыла[1]. Яңа проспектка мондый исем бирү Карары Яр Чаллы шәһәре Брежнев дип үзгәртелгән вакытта кабул ителә. Шулай итеп, шәһәр магистральләренең берсе шәһәрнең элеккеге, тарихи исеме турында искә төшерү булырга тиеш иде. 2002 елда машиналар йөрү өлешен һәр якка 4 полосага кадәр киңәйтеү белән, проспект реконструкцияләнә
Урнашу һәм төзекләндерү
үзгәртүПроспект Мәләкәс елгасыннан алып Академик Королев урамы белән кисешкәнгә кадәр участокта шәһәрнең иң эре транспорт артериясенең киселеше булып тора. Шәһәрнең иске өлешендәге проспектның дәвамы — Муса Җәлил проспекты, шәһәрнең яңа өлешендә — Тынычлык проспекты.
Проспектның барлык дәвамында параллель рәвештә трамвай линиясе («Кәгазьчеләр бистәсе» һәм «Пединститут» тукталышы арасындагы машина йөрү өлеше белән ике кисешү) үткәрелгән.
Проспект буенча Мәләкәс, Чаллы елгалары аша һәм тимер юл аша элеваторга 3 күпер төзелгән (соңгы икесе «Пединститут» һәм «Челныгорстрой» тукталышлары арасында урнашкан).
Проспект шәһәрнең тарихи районнары – Кызыл Чаллы, шәһәрнең беренче индустриаль микрорайоны – ЗЯБ (бетон заводы ячейкасы) һәм йорт төзү комбинатын, Орловка һәм Мироновка авылларын кисеп үтә. Проспект шәһәрнең иң төзек микро-районнарының берсе - Кәгазчылар (башта Картон һәм Кәгазь Фабрикасы хезмәткәрләре өчен төзелгән) һәм Электротехника (Тателектромаш НПО хезмәткәрләре өчен төзелгән ) бистәсе тоташа.
Проспектның озынлыгы 4,75 км тәшкил итә. Машиналар йөрү өлешенең киңлеге-һәр якка дүртәр полоса. Проспект дәвамында җәяүлеләр өчен җайга салына торган дүрт йөрү юлы бар («Пединститут», «Челныгорстрой» тукталышы, Нариманов һәм академик Королев урамнары киселеше), ике җир асты җәяүлеләр юлы («Кәгазьчеләр бистәсе» һәм «Электротехника бистәсе» тукталышы). Яр Чаллы проспектында хәрәкәт итү интенсивлыгы барлык шәһәр магистральләре арасында иң югары булып тора һәм 3000 авт/сәгать, үткәрү сәләте — 3500 авт./сәгать тәшкил итә. Проспектта "ашыгыч сәгатьләр" вакытында хәрәкәт акрыная, җитди тыгыннар еш очрый.
Архитектура һәм мөһим объектлары
үзгәртүЯр Чаллы проспекты архитектур яктан үзенчәлекле һәм күпкырлы. Аның янында уңайлы коттеджлар да, 9-12 катлы күпкатлы биналар да бар. Шул ук вакытта әле гади авыл биналары да сакланып калган. Ә якындагы урамнар 1970 ел1970—1980ларда 5 катлы блок һәм кирпеч йортлар белән төзелгән [2] . Шулай да, төзелеш һәм яшелләндерү өчен проспектта буш урыннар бик күп.
Проспектта төрле социаль, медицина, мәгариф учреждениеләре бар: ашыгыч ярдәм хастаханәсе (BSMP), 4нче шәһәр поликлиникасы, Сбербанк филиалы, хәрби комиссариат, Яр Чаллы педагогия институты, Медицина көллияте, Икътисад, идарә һәм хокук институтының Яр Чаллы филиалы, «Дулкын» бассейны, «Арзан» базары.
Проспект буенда ике православие чиркәве урнашкан - Изге Серафим Саровский храмы - 2006 елда ачылган һәм изгеләндерелгән, шулай ук Яр Чаллының иң борынгы төзелеше булган Косма һәм Дамиан Гыйбадәтханәсе (Орлов чиркәве) һәм шәһәрнең тарихи һәйкәлләре исемлегенә кертелгән[3] .
Җәмәгать транспорты
үзгәртүЯр Чаллы проспектындагы җәмәгать транспорты автобуслар, маршрутлы таксилар һәм трамвайлардан гыйбәрәт[4] .
2014 елда проспектның төньяк ягында академик Королёв урамы белән киселештән алып трамвай депосына кадәр 4 км озынлыкта трамвай линиясе төзелә[5][6], шул рәвешле трамвай хәрәкәте бөтен проспект буенча мөмкин була.
Шулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Азалия Максимова.О Набережночелнинском проспекте. www.s-nip.ru.
- ↑ Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.
- ↑ Илиса Ганеева (2004-11-17). Храму Космы и Дамиана - 145 лет. Вечерние Челны. әлеге чыганактан 2012-10-30 архивланды. 2012-12-02 тикшерелгән.
- ↑ Маршруты городского транспорта на Набережночелнинском проспекте. www. 2gis.ru. әлеге чыганактан 2012-10-29 архивланды. 2012-12-02 тикшерелгән.
- ↑ Схема перспективных трамвайных линий по состоянию на 2005 год. www.fotki.yandex.ru.Дата обращения: 19 августа 2012.Архивировано 21 августа 2012 года.
- ↑ Схема перспективных трамвайных линий по состоянию на 2008 год. www.fotki.yandex.ru.Дата обращения: 19 августа 2012. Архивировано 21 августа 2012 года.
Сылтамалар
үзгәртү- Виртуальная фотоэкскурсия по Набережночелнинскому проспекту на сайте Яндекс Панорамы