Ямбулат авыл җирлеге

Россия Федерациясе Татарстан Республикасы Югары Ослан районындагы муниципаль берәмлек

Ямбулат авыл җирлеге (рус. Ямбулатовское сельское поселение) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы Югары Ослан районындагы муниципаль берәмлек.

Ямбулат авыл җирлеге
Дәүләт  Россия
Башкала Ямбулат (Югары Ослан районы)[1]
Административ-территориаль берәмлек Югары Ослан районы
Халык саны 287 (1 гыйнвар 2018)[2]
Карта

Административ үзәге булып Ямбулат авылы тора.

Тарихы үзгәртү

16 гасырның беренче яртысында җирлек территориясе Казан ханлыгы составына кергән.[3] 1552 елда Рус дәүләте составында. 1553 елдан башлап кушылган җирләр уездларга бүленә башлый: тау ягы Свияжск уездына керә. Шул килеш алар 18 гасырның 20 елларына кадәр торалар. Югары Ослан районының Казан ханлыгы чорыннан соң беренче унъеллыкларында салынган рус авылларының күбесе татар, чуваш, мордва җирлекләрендә барлыкка килүе мәгълүм. 1917 нче елгы вакыйгалардан соң Советлар власте урнаша. Бөек Октябрь революциясе нәтиҗәсендә пролетариат диктатурасы эпохасы башлана. Авылларда авыл советлары оеша. Советларның барлык берләшмәләре гомуми тигез туры сайлаулар аркылы яшерен тавыш бирү нигезендә барлыкка килә.[4]

Ямбулат авыл җирлеге 1931 елда Свияжск кантонының административ-территориаль бүленеше нәтиҗәсендә оеша, моңа кадәр әлеге җирлек Казан губернасының Свияжск өязе составына кергән, ә 1920 елда – Татарстан Республикасының Свияжск кантоны составына керә.[5]

Крестниково (элеккеге исеме Рус Кәйләбе) Свяжск дворяны Иван Большой Крестниковныкы була.[3]

1904 елда хәзерге Чуашстан Республикасының Янтык районы Ямбулат авылында яшәүчеләр әлеге төбәккә даими яшәү урынына күченәләр. Шул ук вакытта Чуашстан Республикасыннан күченүчеләр Кызылъяр авылына да нигез салалар.[3]

Авыл җирлегенең статусы һәм чикләре «Югары Ослан муниципаль районы "муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында" 2005 елның 31 гыйнварындагы 19-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән.[6]

Халык саны үзгәртү

Халык саны
2010[7]2011[8]2012[9]2013[10]2014[11]2015[12]
326325320303305301

Авыл җирлеге составы үзгәртү

Торак пунктТорак пункт төреХалык саныМилли составы
1 Ямбулат авыл, административ үзәк 112 чуашлар
2 Кызылъяр авыл 12 чуашлар
3 Крестниково авыл 218 руслар

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ОКТМО
  2. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  3. 3,0 3,1 3,2 История Ямбулатовского сельского поселения. 2022 елның 12 гыйнвар көнендә архивланган.
  4. Макыл авыл җирлегенең килеп чыгу тарихы. 2022 елның 8 гыйнвар көнендә архивланган.
  5. История образования Соболевского сельского поселения., archived from the original on 2022-01-10, retrieved 2022-01-12 
  6. Закон Республики Татарстан от 31 января 2005 года № 19-ЗРТ «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования "Верхнеуслонский муниципальный район" и муниципальных образований в его составе».
  7. Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
  8. Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. әлеге чыганактан 2015-04-04 архивланды. 2015-04-04 тикшерелгән.
  9. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
  10. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
  11. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелгән.
  12. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелгән.

Тышкы сылтамалар үзгәртү