Ямайкада ислам

Ямайкада азчылык дине

Ямайкада ислам (ингл. Islam in Jamaica, гарәп. الإسلام في جامايكا‎) – азчылык дине. Кайбер чыганаклар, мөселманнарны 5 400 кеше дип исәпли [1], ил статистикасы 1 513 кеше дип күрсәтә[2] [3]. Ямайкага беренче мөселманнар Африкадан коллар сыйфатында китерелгән. Америка кыйтгасына һәм Кариб диңгезе бассейнына Африкадан (Гана, Нигерия, Мали, Бенин һ. б.) китерелгән кара тәнлеләрнең күбесенең дине ― ислам булган. Соңрак Көньяк Азиядән (күбесенчә, Һиндстаннан) килгән мөселманнар өстәлгән. Мөселманнарның күбесе ― сөнниләр, азчылыгы – әхмәдияләр.

Ямайкада ислам
Дәүләт  Ямайка
 Ямайкада ислам Викиҗыентыкта
Бу мәкалә Ислам турында
Олд Харборда әхмәдия Мәһди мәчете. 2011 елда ачылган

Ямайка халкының 68,9 % ы – христианнар (64,8 % ы протестантлар, 2 % ы католиклар). 21,3 % ы – бернинди дә дин тотмаучылар, 6,5 % ы – башка диннәр (Бәһаи, мормоннар, Буддачылык, Һинд дине, Ислам, Яһүд дине һ. б.) тарафдарлары[3]. Ямайкада чиркәү дәүләттән аерылган. Ил Конституциясе дин тоту иреген гарантияли[4].

Тарих үзгәртү

Ямайкага китерелгән беренче мөселманнар Реконкиста(ингл.) вакытында әсир ителгән Көнбатыш Африка маврлары булган, аларны коллар белән сәүдә итүчеләргә тапшырганнар, сәүдәгәрләр, корабларга төяп, Америка кыйтгасына, шул исәптән, Ямайкага китергән [5].

XVIII гасыр ахырында һәм XIX гасыр башында язылган эшләрендә Брайан Эдвардc(ингл.) һәм Ричард Роберт Мэдден(ингл.) Ямайка мөселман коллары һәм аларның хәле турында еш язалар[6]. Аларның күбесе этник төркемнәрне көч кулланып катнаштыру аркасында, ислам тәңгәллеген югалткан. Мандинка, Фула, Сусу, Ашанти һәм Хауса этник төркемнәре вәкилләре, Ямайка плантацияләрендә кол булып эшләп, ислам гореф-гадәтләрен саклап калырга тырыша. Коллык тыелган вакытка, элекке мөселманнарның күпчелеге үз диннәрен югалта, һәм азат ителгән коллар үзләренең элекке колбиләүчеләре диненә – христианлыкка күчә. Кайбер мөселман коллар Африкага әйләнеп кайткан яки Латин Америкасының башка илләренә күчеп киткән, Ямайкада калганнары яшерен рәвештә үз диннәрен тоткан[6].

1845–1917 елларда Ямайкага күчеп килгән 37 000 һиндстанлы мөһаҗирләр арасында 16 % ы мөселман булган. 1915 елда 15 яшендә Ямайкага күчеп килгән Мөхәммәт Ханның улы Наим Хан (Naim Khan) 1957 елда Спаниш-Таунда(ингл.) Әр-Рахман мәчетен, Мөхәммәд Голауб (Muhammad Golaub, әтисе белән 7 яшендә күчеп килгән) Уэстморленд округында Хөсәен мәчетен төзегәннәр. 1960-еллардан башлап, чит илләрдән ялланып эшкә килгән мөселманнар 8 мәчеткә нигез салган.

Хәзерге вакытта Ямайка мөселман җәмгыятендә күпчелекне утрауның мөселман динен кабул иткән җирле халкы тәшкил итә.

2014 елда илдә мөселманнарның саны 1 мең итеп исәпләнгән [7].

Оешмалар үзгәртү

Ямайкада берничә ислам оешмасы эшләп килә, шул исәптән, 1981 елда ил башкаласы Кингстонда(ингл.) ачылган Ямайка ислам советы (Islamic Council of Jamaica), Ислам мәгарифе һәм дәгъват үзәге (Islamic Education and Dawah Center). Әлеге үзәкнең башлангыч Ислам мәктәбе һәм Әр-Рахман мәчете каршында балалар бакчасы бар. Мәктәптә христиан гаиләләреннән дә күп укучылар белем алган.

Мәчетләр үзгәртү

Ямайка ислам советы мәгълүматы буенча, илдә 12 мәчет ачылган. Ил башкаласы Кингстоннан(ингл.) читтә Мандевиллда Әл-Хак мәчете, Негрилда Әл-Ихсан мәчете, Очо-Риоста Әл-Хикмәт мәчете, Сент-Мэри округында Порт-Мария ислам үзәге, Олд Харборда Мәһди мәчете (мәчет 2011 елда илдә беренче әхмәдия мәчете буларак төзелгән)[8][9] һ.б. мәчетләр урнашкан.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. WARTA SEJARAH: ISLAMISASI DI BAGIAN-BAGIAN AMERIKA TENGAH (ЯҢАЛЫКЛАР ТАРИХЫ: ҮЗӘК АМЕРИКАНЫҢ КАЙБЕР ӨЛЕШЛӘРЕНДӘ ИСЛАМЛАШТЫРУ)
  2. Religion and the 2011 census (4 November 2012).
  3. 3,0 3,1 Jamaica. State.gov (2007-09-14).
  4. International Religious Freedom Report 2017 Jamaica US State Department, Bureau of Democracy, Human Rights, and Labor.
  5. Kettani, A. (1986). Muslim Minorities in the World Today. London: Mansell Publishing
  6. 6,0 6,1 al-Ahari, Muhammed Abdullah (1999). "The Caribbean and Latin America". in Westerlund, David. Islam Outside the Arab World. London: Routledge. pp. 445–446. ISBN 0-7007-1124-4. 
  7. Jamaica Religion Stats: NationMaster.com
  8. Faith: The Colourful Nature of Religion in Jamaica.
  9. Mathison, Ruddy. 'Hatred for none, love for all' Islamic leader says a small minority trying to tarnish its reputation, The Gleaner (28 May 2015).