Ядкарь Ваһапов (15 октябрь, 1929, Урмышлы, Бөгелмә кантоны, ТАССР, РСФСР, СССР - 1 март 1981, Төмән, Төмән өлкәсе, РСФСР, СССР ) - Социалистик Хезмәт Герое (03.30.1971).

Ядкарь Ваһапов
Туган 1929
Урмышлы, Бөгелмә кантоны, ТАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 1 март 1981(1981-03-01)
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Бүләк һәм премияләре Социалистик Хезмәт Герое

Биография үзгәртү

Ядкарь Сәхап улы Ваһапов 1929 елның 15 октябрендә ТАССРның Бөгелмә кантоны Урмышлы авылында туган (хәзерге Татарстан Республикасының Лениногорск районы) туган. Милләте - татар.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

1950-1958 елларда ул 2нче бораулау конторасының балта остасы, вышкомонтаж конторасының, «Татбурнефть»трестының, «Бугульманефтегазразведка» трестының балта остасы.

1958-1964 елларда - «Татбурнефть» трестының вышкомонтаж конторасы бригадиры. Татарстан АССРда нефть ятмаларын уңышлы үзләштергәне өчен, Хөрмәт Билгесе ордены белән бүләкләнә.

1964-1974 елларда - Шаимск бораулау конторасы, Түбән Варта вышкомонтаж конторасы, Главтюменнефтегазның 1 нче номерлы Түбән Вартовск вышкомонтаж идарәсе РИТС өлкән инженер-технологы.

1966 елның 23 маенда нефть чыгару буенча җидееллык план биремнәрен уңышлы үтәгән һәм Төмән өлкәсендә нефть чыгару сәнәгатен үстерүдәге казанышлары өчен Ленин ордены белән бүләкләнә.

Сигезенче бишьеллыкның шәхси Социалистик бурычларын һәм план биремнәрен вакытыннан алда үтәгән (1966-1970).

1971 елның 30 мартында СССР Югары Советы Президиумы Указы белән «нефть чыгару буенча бишьеллык план биремнәрен үтәүдә һәм эштә югары техник-икътисадый күрсәткечләргә ирешкән күренекле хезмәтләре өчен» Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була," Урак һәм Чүкеч" алтын медале һәм Ленин ордены белән бүләкләнә [1] 1981 елның 1 мартында Төмәндә вафат була. Червишево зиратында җирләнгән.

Искәрмәләр (үзгәртү) үзгәртү

  1. Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Социалистического Труда работникам предприятий нефтяной промышленности» от 30 марта 1971 года

Чыганаклары үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү