Ява кшатрийлары

Ява Кшатрийлары ул Индонезиянең Ява утравыннан килеп чыккан Һинд дине Кшатрия җәмәгате. Борынгы Һинд дине кануны буенча, кшатрийларның гына илне саклар өчен сугыш коралларын тотарга хокукы булган. Хәзерге вакытта асаба кшатрий җәмәгатьләре Һиндстанда, Непалда, Бангладешта, Пакистанда, Шри-Ланкада, Вьетнам да һәм шулай ук Индонезиядә Бали утравында бар.[1] Явада иң мәшһүр Кшатрий кланнары “Корипанда, Гаглангта, Кедири һәм Җанггалада” урнашканнар. “Рангга Лаве” әдәби эше тәфсилләп патша сараеның кшатрийларын һәм Вайшьяларын тасвирлый. Ява яки Кедири Патшалыгы иң зур Һинд дине патшалыгы булган, аның белән утрауда кшатрийлар идарә иткән.[2] Ява кшатрийлары киң рәвештә К'бо яки Маһиса дигәнне аңлата (ягъни су үгезе) һәм Рангга бу аларның көчен күрсәтә.[3] Кшатрийлар Явага кечкенә саннар белән килгәнгәннәр.[2] Явада иң мәшһүр кшатрий гаиләләре Маһиса Бунгалан, К'бо Вилалунган, К'бо Силуман, К'бо Җеранг, К'бо Канигара, К'бо Чалук, К'бо Т'ки, К'бо Талуктак, Ки Маһиса Сафати, К'бо Мундаранг һәм шуннан соң Рангга Сми, Рангга Маянг, Рангга Палана, Рангга Раленгсонг, Рангга Пасунг, Рангга Вирада, Рангга Рабете, Ранга Сумби, Ранга Сампана һәм Анурангга Сунтинг. Бу кшатрий кланнарының кайберәүләре шулай ук Бали утравына күчкәннәр. Балида барлык диярлек кшатрийларның бабасы булып танылган Дэва Агунг патша гаиләсе элек Явадан кшатрийлардан килеп чыккан.[1] Ява Кшатрийлары 17-енче гасырда Ислам көндәшләре белән даими сугыш нәтиҗәсендә кырылып беткән. Бу җәмәгатьнең токымнары юк, бары тик Балида Дева Агунгтан килеп чыгышлы кшатрийлар.[4]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 Royal Asiatic Society of Great Britain and Ireland. Straits Branch; Reinhold Rost (1887). Miscellaneous papers relating to Indo-China: reprinted for the Straits Branch of the Royal Asiatic Society from Dalrymple's "Oriental Repertory," and the "Asiatic Researches" and "Journal" of the Asiatic Society of Bengal. Trübner & Co.. pp. 158–160. https://books.google.com/books?id=wAkYAAAAYAAJ&pg=PA158%3C%2Fref%3E. Retrieved 15 May 2011. 
  2. 2,0 2,1 Royal Asiatic Society of Great Britain and Ireland. Straits Branch; Reinhold Rost (1887). Miscellaneous papers relating to Indo-China: reprinted for the Straits Branch of the Royal Asiatic Society from Dalrymple's "Oriental Repertory," and the "Asiatic Researches" and "Journal" of the Asiatic Society of Bengal. Trübner & Co.. p. 159. https://books.google.com/books?id=wAkYAAAAYAAJ&pg=PA159%3C%2Fref%3E. Retrieved 15 May 2011. 
  3. Rudolf Th. A. Friederich (1959). The civilization and culture of Bali. Susil Gupta (India). p. 111. https://books.google.com/books?id=M5UeAAAAMAAJ. Retrieved 15 May 2011. 
  4. Royal Asiatic Society of Great Britain and Ireland. Straits Branch; Reinhold Rost (1887). Miscellaneous papers relating to Indo-China: reprinted for the Straits Branch of the Royal Asiatic Society from Dalrymple's "Oriental Repertory," and the "Asiatic Researches" and "Journal" of the Asiatic Society of Bengal. Trübner & Co.. p. 160. https://books.google.com/books?id=wAkYAAAAYAAJ&pg=PA160%3C%2Fref%3E. Retrieved 15 May 2011.