Юрий Николаевич Вернидуб (укр. Юрій Миколайович Вернидуб; 1966 елның 22 гыйнвары, Житомир, Украина ССР, ССРБ) — совет һәм Украина футболчысы, сакчы һәм ярымсакчы; тренер.

Юрий Вернидуб
Туган телдә исем рус. Юрій Вернидуб
Туган 22 гыйнвар 1966(1966-01-22)[1] (58 яшь)
Житомир, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Украина
Әлма-матер П. Ф. Лесгафт исемендәге Милли дәүләт физик тәрбия, спорт һәм сәламәтлек университеты[d]
Һөнәре футболчы, футбол тренеры
Балалар Виталий Юрьевич Вернидуб[d]
Спорт такымы әгъзасы Спартак[d], Зенит, Металурһ[d], Полесье[d], Электрометалург-НЗФ[d], Днипро[d], Кемнитсер[d], Торпедо[d] һәм Зорә[d]

 Юрий Вернидуб Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Футбол белән Житомирда шөгыльләнә башлый. 1983 елда «Спартак» (Житомир) составында ССРБның икенче лигасында дебют ясый. 1987 елда Никопольның «Колос»ы өчен уйный, ә 1988 елда «Днепр»га чакырыла, ләкин бер уен да уйнамыйча, командадан китә. 1988 елның икенче яртысын икенче лигада чыгыш ясаучы «Прикарпатье» өчен үткәрә.

1989 елда беренче лигада чыгыш ясаучы Запорожьеның «Металлург» клубына күчә. Клуб белән югары лигага күтәрелә ала, анда 1991 елның 11 мартында Мәскәүнең «Спартак» командасына каршы матчта (2:1) дебют ясый. ССРБ таркалганнан соң Украина чемпионатының югары лигасында «Металлург» өчен чыгыш ясавын дәвам итә.

1993 елның җәендә, икенче Бундеслигта чыгыш ясаучы, алман «Кемницер» клубы белән контракт төзеп чит илгә китә. 1994—1996 елларда югары лигада чыгыш ясаучы Запорожьеның «Торпедо» клубы өчен уйный. 1997 елдан Санкт-Петербургның «Зенит» клубы өчен уйный, анда команда капитаны була. 1998/99 елгы Россия Кубогы иясе була, 1999 елда еврокубокларда дебют ясый.

П. Ф. Лесгафт исемендәге академияне (Санкт-Петербург) тәмамлый[2]. Запорожьеның «Металлург» клубында тренер булып эшли. 2007 елның 23 августыннан 29 сентябренә кадәр баш тренер вазыйфаларын башкаручы була[3].

2011 елның ноябреннән Луганскның «Заря» командасының баш тренеры вазыйфаларын башкаручы. 2012 елның 2 маеннан клубның баш тренеры итеп билгеләнә, аны 2019 елның 31 маена кадәр җитәкли[4]. Бу вакыт эчендә тарихта беренче тапкыр Луганск клубын Украина кубогы финалына чыгара һәм Украина чемпионатының бакыр медален яулый. Шулай ук аның җитәкчелегендә команда 5 сезон рәттән еврокубокларда чыгыш ясаган, ике тапкыр УЕФА Аурупа лигасының төркем этабында катнашкан. Ике тапкыр ел тренеры булып таныла.

2019 елның ноябрендә Солигорсктан беларус «Шахтер» клубын җитәкли[5].

2020 елның декабрендә Молдованың «Шериф» клубына чакырыла. «Шериф» белән 2020/21 сезонда ил чемпионы була һәм Молдова кубогы финалына чыга (матчтан соң пенальти сериясендә оттыру). Киләсе сезонда, квалификациянең дүрт раундын узып (алты җиңү һәм ике ничья), «Шериф» Молдова тарихында УЕФА Чемпионнар лигасының төркем этабына сайлап алынган беренче футбол клубы, ә Юрий Вернидуб — турнирның әлеге стадиясенә чит ил клубын чыгара алган (Сергей Ребровтан соң) икенче Украина тренеры була[6][7].

Казанышлар үзгәртү

Уенчы буларак үзгәртү

  «Зенит»
  • Россия Кубогы иясе: 1998/99

  «Металлург»

  • ССРБ Беренче лигасының бакыр призёры: 1990

Тренер буларак үзгәртү

  «Заря»

  • Украина Кубогы финалчысы: 2015/16;
  • Украина чемпионатының бакыр призёры: 2016/17

  «Шахтёр» (Солигорск)

  • Беларусия чемпионы: 2020;
  • Беларусия Суперкубогы финалчысы: 2020

  «Шериф»

  • Молдова чемпионы: 2020/21;
  • Молдова Кубогы финалчысы: 2020/21;
  • Молдова Суперкубогы финалчысы: 2021

Шәхси үзгәртү

  • Украинада ел тренеры (2): 2016, 2018

Шәхси тормыш үзгәртү

Өйләнгән. Улы Виталий шулай ук футболчы.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. История кафедры
  3. Себе на уме
  4. Юрий Вернидуб покинул Зарю
  5. 💣⚡️ Вернидуб возглавил «Шахтёр». BY.Tribuna.com. 2020-03-10 тикшерелгән.
  6. Вернидуб – второй украинский тренер, который вывел иностранный клуб в группу ЛЧ
  7. «Шериф» стал первым клубом из Молдавии, пробившимся в групповой турнир Лиги чемпионов (2021-08-26).

Сылтамалар үзгәртү