Эхиноцистис
Эхиноцистис яки чәнечкеле эхиноцистис (лат. Echinocystis — керпе сыман куык) — кабаклылар гаиләлегенә кергән берьеллык үсемлек, лиана. Халык телендә «котырган кыяр» дигән фәнни яктан дөрес булмаган атамасы да йөри. Сурәте «Урта Россия флорасының Кара китабы» (рус. Чёрная книга флоры Средней России) тышлыгына урнаштырылган.
Эхиноцистис | |
Халыкара фәнни исем | Echinocystis Torr. & A.Gray, 1840[1] |
---|---|
Таксономик ранг | ыру[1] |
Югарырак таксон | Sicyoeae[d][1] |
Таксонның халык атамасы | Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=4100[4] |
Эхиноцистис Викиҗыентыкта |
Таралу ареалы үзгәртү
Эхиноцистис Төньяк Америка үсемлеге. Россиягә, декоратив үсемлек буларак, матурлык өчен, диварларны, беседкаларны бизәү өчен кертелгән. Ботаника бакчаларыннан тирә-як табигатькә таралган. РФнең Аурупа өлешендәге барлык төбәкләрендә, шулай ук Себердә, Урта Азиядә очрый.
Ботаник тасвирлама үзгәртү
Кырыс табигать шартларына, һәртөрле бөҗәкләргә бирешми торган үсемлек. Су буйларын, яр буенда үскән талларга сырылып үсәргә ярата. Эхиноцистис тирә-ягында үскән башка үсемлекләргә, агачларга һәм корылмаларга уралып, бик тиз үсә. Сабагының озынлыгы 6 метрдан артып китәргә мөмкин. Июньнән сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Чәчәкләре баллы ис тарата. Августтан октябрьгә кадәр җимешләре өлгерә. Чәнечкеле, йомырка формасындагы кабакчыкларның диаметры 6 см. Орлык чәчеп, үзенә яңа территорияләр яулый.
Экология үзгәртү
Заманында декоратив үсемлек булган эхиноцистис бүген үзе кайсы җиргә хуҗа булса, шул тирәдәге башка үсемлекләргә үсәргә ирек бирмичә, аларны кысрыклап чыгара. Бик кыска вакыт аралыгында табигатьнең ташландык, аулак, хуҗасыз урыннарын басып алырга мөмкин. «Кара китап»ка кертелүенең сәбәбе — кыргыйлашуында һәм тирә-ягын сырып алып, җәнлекләр, кошлар үтеп йөри алмаслык булып үсеп китүендә. Талларга сырылып күләгә ясый, башка үсемлек һәм агачларга кояш яктысын каплап, үсәргә ирек бирми.
Галерея үзгәртү
-
Яфраклары
-
Чәчәклеге
-
Яшел җимеше
-
Орлыгы
-
Ачылган җимеше
-
Ярда үскән талларга сырылып үсә
Моны да карагыз үзгәртү
Әдәбият үзгәртү
- Рәмис Латыйпов. «Кара китап»: Эхиноцистис. «Атна вакыйгалары», 2019 ел, 8-14 февраль.
- Виноградова Ю. К., Майоров С. Р., Хорун Л. В. Чёрная книга флоры Средней России. М.: Геос, 2009. ISBN 978-8-89119-487-9 (рус.)
Сылтамалар үзгәртү
- Echinocystis (ингл.)
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Schaefer H., Renner S. S. Phylogenetic relationships in the order Cucurbitales and a new classification of the gourd family (Cucurbitaceae) // Taxon: Official News Bulletin of the International Society for Plant Taxonomy — Utrecht: IAPT, Wiley, 2011. — ISSN 0040-0262; 1996-8175 — doi:10.1002/(ISSN)1996-8175
- ↑ АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
- ↑ 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2021459
- ↑ GRIN үсемлекләр таксономиясе