Энди Макдауэлл, Розали Андерсон (Энди) Макдауэлл (ингл. Rosalie Anderson «Andie» MacDowell, 1958 елның 21 апреле, АКШ, Көньяк Каролина штаты, Гафни) — АКШ кино актрисасы, модель. Каннар кинофестиваленың «Алтын камера» премиясе һәм Франциянең милли «Сезар» кинопремиясе лауреаты.

Энди Макдауэлл
Andie MacDowell
Туган телдә исем Розали Андерсон Макдауэлл
Туган 21 апрель 1958(1958-04-21) (65 яшь)
АКШ, Көньяк Каролина штаты, Гафни
Яшәгән урын Марина-дель-Рей (Калифорния)
Ватандашлыгы АКШ АКШ
Әлма-матер Winthrop University[d] һәм Gaffney High School[d]
Һөнәре киноактриса, модель
Сәяси фирка АКШ Демократик фиркасе
Җефет Paul J. Qualley[d]
Балалар Justin Qualley[d], Рэйни Куэлли[d] һәм Маргарет Куэлли[d]

 Энди Макдауэлл
Andie MacDowell
Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1958 елның 21 апрелендә АКШның Көньяк Каролина штаты Гафни (ингл. Gaffney) шәһәрендә туган. Әтисе Марион урман сәнәгатендә, әнисе Полин музыка укытучысы булып эшли. Кечкенәдән бутик һәм кафе-барда эшләргә туры килә. 1980 еллар башыннан модель бизнесы эшенә керешә. Ив-Сен Лоран (Yves Saint Laurent), Армани, Анна Кляйн һ. б. брендлар белән хезмәттәшлек итә. 2000 елларда L’Oréal фирмасының реклама роликларында төшә. Экраннарга беренче тапкыр 1984 елда чыга: «Грейстоук: маймыллар хакиме Тарзан турында легенда» фильмында уйный. Станиславский алымы буенча актерлык осталыгы курсларын тәмамлагач, «Секс, ялган һәм видео» фильмында төшә, һәм бу юлы танылу ала, «Алтын глобус» премиясе бәйгесендә катнашуга юл ачыла. «Яшәп тору өчен рөхсәт» (рус. Вид на жительство, 1991), «Байбак көне» (рус. День сурка, 1993), «Дүрт туй һәм бер җирләү» (рус. Четыре свадьбы и одни похороны, 1994) фильмнарында баш рольләрдә уйный.

Гаилә хәле үзгәртү

I ире (1986-1999 елларда) — Пол Кволли. Балалары: улы Җастин (1986), кызлары Рейни (1989), Маргарет (1995).
II ире (2001—2004 елларда) — Ретт Хартцог, бизнесмен.

Әдәбият үзгәртү

  1. Безнең кавем. Энди Макдауэлл. «Сөембикә», 2018 ел, апрель, 63нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү