Экология һәм табигатьне саклау музее (Яр Чаллы)

музей (Яр Чаллы, Татарстан, Россия)
Викибирелмәләрнең буш элементы

Яр Чаллы шәһәренең Экология һәм табигатьне саклау музее (рус. Музей экологии и охраны природы г. Набережные Челны) ― Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан мәдәният оешмасы (музей). 1999-2014 елларда мөстәкыйль оешма буларак эшләгән, 2014 елдан – Чаллы тарих-туган якны өйрәнү музее бүлеге. 2020 елда РФ һәм БДБ илләрендәге экология һәм табигать музейлары арасында 10-топ музей составына кергән.

Яр Чаллы
Экология һәм табигатьне
саклау музее
Чаллы тарих-туган якны өйрәнү музее эмблемасы
Чаллы тарих-туган якны өйрәнү музее эмблемасы
Нигезләү датасы 1999
Урын Яр Чаллы байрагы Яр Чаллы, Үзәк район,
Яңа шәһәр, 31/13, Шамил Усманов урамы, 19
Директор Копытова Юлия Александровна
Сайт https://museum-chelny.com/
https://vk.com/id384274419

Тарих үзгәртү

 
Яр Чаллының 50нче мәктәбе бинасы. Музей шул бинаның бер канатында урнашкан

1999 елның 25 декабрендә нигезләнгән[1]. Музейны булдыруның инициаторы – Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Р. Ш. Асамова [2].

Музей «Татарстан Республикасы халкына экологик белем бирү» максатчан комплекслы программасын тормышка ашыру максатында оештырылган. Музей үзенең эшчәнлеге елларында Чаллы шәһәренә генә түгел, ә Кама буе төбәгенә дә экологик белем бирү, экологик мәдәният тәрбияләү һәм мәгариф үзәгенә әверелә.

2014 елның 17 июлендә Яр Чаллы шәһәр башкарма комитетының 4219нчы санлы карары белән Чаллы тарих-туган якны өйрәнү музее белән берләштерелә, әлеге музейның бер бүлеге буларак эшчәнлеген дәвам итә[3].

2020 елда Экология һәм табигатьне саклау музее Россиянең һәм элекке БДБ илләренең иң популяр һәм иң яхшы 10 табигать һәм экология музее арасына кергән[4]. Музей табигый һәм тарихи мирасны саклауга, экологик белем бирү һәм экологик мәдәният тәрбияләүгә зур өлеш кертә [5].

Бина үзгәртү

 
Яр Чаллының 50нче мәктәбе бинасы. Музейга керү юлы

Музей Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районында, Яңа шәһәр, 31/13нче комплекс (Шамил Усманов урамы, 19нчы йорт) адресы буенча урнашкан 50нче мәктәпнең дүрт катлы бинасының бер канатында 4 залны алып тора [6].

Тасвирлама үзгәртү

Музейның 4 иркен залы бар. Экспозицияләрдә һәм бүлекләрдә борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр биология, зоология, палеонтология, геология буенча экспонатлар тәкъдим ителә[4].

Музейда 4 бүлек эшли:

  • «Флора»
  • «Фауна»
  • «Экология»
  • «Туфрак һәм минераллар»

Музейда барлыгы 12 экспозиция булдырылган. 21 музей коллекциясе һәм төп фондларга караган 12 000нән артык экспонат теркәлгән.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Яр Чаллының истәлекле урыннары
 
Чаллы туграсы