Эзмә мәдрәсәсеXIX гасыр азагында Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзерге Саба районы) Эзмә авылында ачылган дини уку йорты

Тарих үзгәртү

Эзмәдә XIX гасырның соңгы чирегенә кадәр белем алу, уку-укыту эшләре артта булган. Шуңа күрә бу авыл караңгы авылларның берсе булган.

  Эзмәдә 1884 елга кадәр үзенең кызу канлыгын, кырыс характерлы булуы белән тирә-якка танылган Хөснетдинов Хәбибрахман муллалык иткән. Хәбибрахман мулла кичләрен гармун тавышы ишетсә урамга чыгып: “Шайтан уен коралын ватыгыз, тавышын чыгармагыз” ,– дип яшьләрне таяк тотып куа торган булган. Барлык төр яңалыкка каршы көрәшкән реакцион кеше булган. Ул дини максатларны күздә тотып, догалар ятлату, намаз укырга өйрәтү өчен узган гасырның 70 еллар уртасында яшьләрне ятлатып укыту эшен башлаган. Ятларга бирелгән сабагын үтәмәүчеләрне орышып кына калмаган, күп очракта кыйный торган булган.

  1884 елда Эзмәдән ераклыктагы Катмыш авылыннан (хәзерге Мамадыш районы) муллалыкка укыган, искелеккә, надан карашларга каршы булган Бакиров Зиннур Эзмәгә мулла итеп китерелә. Авылның олы яшьтәге Низамов Шиһан, Хәмитов Хәлилләрнең сөйләвенчә, һәм башка авылдашларның фикеренчә, Зиннур мулла үзенең бөтен көчен халыкны агартуга, укырга-язарга өйрәтүгә, караңгылыктан чыгаруга багышлый. Берничә елдан соң аңа хәзерге Эзмә урта мәктәбе урнашкан урынга йорт урыны бирелә. Ул баерак кешеләрдән бурычка акча алып , үзенә йорт һәм йорты янына зур гына мәдрәсә эшләтә, анда ныклап укыту эшенә керешә. Яшьләрне укырга-язарга өйрәтә, математика, тарих, география, биология фәннәре буенча белемнәр бирә. Хатыны Фатиха абыстай да кыз балаларны укырга-язарга өйрәтә.  Алар балаларын да яңа фикерле, кешеләргә ихтирамлы итеп тәрбияләргә һәм аларга белем алырга шартлар тудыралар. Балаларыннан югары белемле Бакиров Усман башта Эзмәдә, соңыннан Казан шәһәрендә укытучы булып эшләде. Бакиров Габделхак Совет  Армиясеннән полковник чинында отставкага чыкты, соңыннан Ютазыда агроном булып, ә кече уллары Габделбәр  Мәскәүнең бер заводында инженер булып эшләде.

   Зиннур мулла укытканда укучыларда хезмәткә ихтирам тәрбияли. Укучылар белән бергә үзенең өе һәм мәдрәсә тирәләренә усак, тал агачлары утырта. Ул агачлар хәзер бик юан һәм биек булып үсеп утыралар. Бергәләп кул казып, анда балык үрчетте, төрле яшелчәләр утырттылар. Авылның иске фикерле фанатиклары һәм кулаклар Зиннур мулланың яшьләргә дөньяви белем бирүенә, аның гуманистик карашта булуына риза булмыйлар. Мулланы революционер булуда гәепләп һәм чит илләр белән бәйләнеш тота дип ялган шаһидләр җыеп аны судка бирәләр. Зиннур мулланы 1912 елда  Көнчыгыш Себергә сөргенгә җибәрәләр. Сөргендә 5 ел булганнан соң Эзмәгә кайта. Ләкин сәламәтлеге бик нык какшау сәбәпле озак яши алмый, үлә.

   Бакировны сөргенгә җибәргәч, 1912 елда Мичән авылыннан Низамов Госсәм мулла китерелә. Ул ислам динен хезмәт иясе массасын изү коралы итеп файдалана. Мәдрәсәдә таяк системасын яңадан торгыза,  алдынгы фикердәге кешеләрне гаепләргә тырыша. Мәдрәсәдәге балаларга көн саен берничә утын агачы алып килергә мәҗбүр иттә, барлык өй эшләрен эшләтә, утын кистерә, ишек алдын себертә, идән юдыра, кар көрәтә. Сәдәкане азрак бирүчеләргә таякны күбрәк һәм катырак төшерә, үзен көн саен бер-ике кешедән ашка чакыруны таләп иткән. Яшерен рәвештә тәмәке тарта, аракы эчә. Госсәм мулланың үзен шундый тискәре сыйфатлары өчен  авыл халкы яратмый. Балаларын аңардан укытырга теләмиләр, Эзмә халкы малайларын мәдрәсәгә йөртми башлый.

  1918-1928 елларда Эзмәдә укытучы булып Югары Утар авылы хезмәткәре Хәмидуллин Сәет, 1922-1925 елларда Әхмәдиев Кәримнәр эшлиләр. Алар партия һәм Совет хөкүмәтенең халык мәгарифен яхшырту турындагы карарын тормышка ашыру буенча тырыш хезмәт куялар, күп балаларны укырга тарталар, аларга нигезле белем һәм тәрбия бирәләр. Хәмидуллин Сәет, Бәширов Усманнар төшкә кадәр төрле фәннәр укытсалар (ул вакытта фәнни нигездә укытуны яңа сабак бирү дип атаганнар), төштән соң Госсәм мулланың таләбе буенча, дингә бирелгән кайбер фанатик ата-аналарның соравы буенча дини сабак укытыла. Балалар яңа сабакны теләп укыйлар, төштән соңгы сабакка йөрми башлыйлар, 1923 елда дини сабак укыту бөтенләйгә туктатыла. 1928-1940 елларда Эзмәдә Тимершык авылы хезмәткәре ВКП(б) члены Галиев Салих Кавиевич укыта. Ул уку яшендәге барлык балаларны укуга тарта. Авылда укый-яза белмәүчелекне бетерү өстендә тырыш хезмәт куя. Төшкә кадәр искергән кечкенә һәм аз санлы тәрәзәле мәдрәсәдә балалар укытса, кичләрен олы яшьтәгеләрне укырга-язарга өйрәтү эшенә керешә. 1930 елда мәчет мәктәп бинасы итеп үзгәртелгәч, бина киңәя, яктыртыла. Галиев анда барлык авылдашларын диярлек яңа әлифкә өйрәтә.

  Нәтиҗәдә Октябрь революциясенә кадәр Эзмә халкының 10% укый,9% яза белгән булса, 1933-34 елларда 100% белән грамоталы-укый һәм яза белүчеләр булып әверелә. Эзмә мәгариф өлкәсендә дә акрынлык белән булса да,һаман үргә күтәрелә барды,шул чор эчендә җидееллык һәм урта белемгә ия булучылар саны 9 кешегә җитә.

  1932 елда колхоз председателе Ахунҗанов Мөбәрәк, укытучы Галиев Салихның тырышлыгы белән авыл уртасында 4 класслы мәктәп салына.Аның тирәсе рәшәткәләнеп алына.Галиев укучылар белән бергәләп мәктәп тирәсенә яшь өрәнге үсентеләре утырталар.Алар бик тиз үсеп,берничә елдан соң мәктәп тирәсе яшел койма эченә төренә.

   Галиев Салих Эзмә халкын колхозга берләштерү һәм колхозны ныгыту өстендә дә ару-талуны белмичә намуслы хезмәтен кертә. Кулакларның янаулары да, физик көч кулланырга маташулары да аның корыч ихтыярын сындыра алмый. Укытучылардан иң зур күпчелек, һәркайчан диярлек, халык белән бергә атлый, халык интересы өчен көрәшә. Салих Кавиевич та шундый игелекле укытучыларның берсе була.

   1930 елда Эзмәдә зур янгын була. Авылның 1/3 өлешенә якыны 52 йорт (хәзерге Олы һәм Тукай урамнары) янып бетә. Галиев Салих янучыларга йортлар төзү өчен дәүләт урманнарыннан делянкалар һәм банктан ссудалар алу буенча күп кенә командировкалорда була. Нәтиҗәдә янучылар 2-3 ел эчендә яңадан каралты-кура коруга ирешәләр.

Әдәбият үзгәртү

  1. Нәҗмиев Т.С., Хуҗин М.Х., Яшә,Саба-йорт! Тарихи публицистик очерк. Казан: ”Матбугат йорты” нәшрияты,1999.
  2. Нәҗмиев Т.С., Абдуллин М.А. Керик әле Саба урманнарына.Тарихи-публицистик һәм фәнни-популяр очерк.Казан:ГУП ПИК “Идел-Пресс”,2000.
  3. Гарипова Ф.Г. Авыллар һәм калалар тарихыннан.Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты,2003.