Чүл төлкесе, Фе́нек (лат. Vulpes zerda) — чүлдә яшәүче, чагыштырмача зур колаклы кечкенә төлке. Төньяк Африка чүлләрендә яши. Кайвакыт аны аерым Fennecus ыругына бүлеп карыйлар. Җанвар исеме гарәпчә فَنَك‎‎ (фәнәк) сүзеннән килеп чыккан, бу диалектларның берсендә "төлке" дигәнне аңлата. Алжирның милли хайваны.

Чүл төлкесе
Халыкара фәнни исем Vulpes zerda Циммерман, Эберхард Август Вильгельм фон, 1780[1][2]
Әйтелеш
Таксономик ранг төр[1][2]
Югарырак таксон төлкеләр[d][1][2]
Шушы чыганакларда тасвирлана Отто фәнни энциклопедиясе[d], Американская энциклопедия, 1920[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d] һәм Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d]

 Чүл төлкесе Викиҗыентыкта

Кыяфәте

үзгәртү

Фенек - этсыманнар семьялыгының иң кечкенә вәкиле, зурлыгы буенча ул йорт мәчесеннән кечерәк. Биеклеге 18-22 см, тән озынлыгы 30-40 см, койрыгы 30 см, авырлыгы 1,5 кг. Танавы кыска, очлы. Күзләре зур. Фенекның колаклары ерткычлар арасында баш зурлыгына карата иң зурлары, аларның озынлыгы 15 см. Мондый зур колаклар чүл төлкесенә комдагы кечкенә генә кыштырдаудан да үзенең төп табышы — бөҗәкләр һәм вак умырткалыларның хәрәкәте турында белү өчен генә түгел, ә көндезге эсседә тәнне яхшырак суыту өчен дә кирәк. Табаны төкле, бу фенекка кайнар ком буйлап хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә. Тешләре вак (бигрәк тә казык тешләр), зур колаклы төлке тешләренә охшаган.

 
Чүл төлкесенең төкле аяклары күренә

Йон катламы югары, куе һәм йомшак, саклагыч төстә: өске ягы кызгылт сары яки аксыл, аста ак. Койрыгы кабарынкы, кара очлы. Каты кара йон астында барлык төлкеләргә хас "миләүшәле" дип аталучы койрык өсте бизе яшеренгән. Яшь чүл төлкеләре ак төстә диярлек.

Таралу

үзгәртү

Чүл төлкеләренең иң күп санлы популяциясе үзәк Сахарада яши, әмма алар төньяк Мароккодан Синай һәм Гарәбстан ярымутравларына, ә көньякта Нигер, Ис һәм Суданга кадәр очрыйлар.

Яшәү рәвеше һәм туклану

үзгәртү

Фенек комлы җирләрдә, чүлдә яши, анда ул ышык һәм азык бирә торган үлән һәм куаклыклар янында калырга ярата. Үзе казыган күпсанлы яшерен юллардан торган өннәрдә яши; төнге яшәү рәвеше алып бара.

Чүл төлкеләре — социаль хайваннар; гаилә төркемнәрендә яшиләр, алардагы затлар саны 10га җитә. Кланнар гадәттә бер гаилә парыннан, аларның балигъ булмаган нәселеннән һәм кайбер очракларда берничә өлкән баладан тора. Кайвакыт берничә гаилә бергә, бер ояда яши. Алар бик "сөйләшүчән": өрәләр, шыңшыйлар, ыңгырашалар һәм улыйлар (Чүл төлкесе чыгарган авазлар мисалы ).

Фенек азыкның күп өлешен комнан һәм җирдән казып чыгара. Барлык төлкеләр кебек үк, ауга ялгызы гына йөрергә ярата. Кош йомыркалары һәм кошларның үзләре, вак кимерүчеләр, бөҗәкләр (шул исәптән саранча), үләксә һәм үсемлекләр белән туклана[3]. Зур колаклары ярдәмендә иң кечкенә кыштырдауны да ишетеп ала[3]. Сусыз озак яши ала, ит, җиләк һәм яфраклардан сыеклык ала. Азык запаслары әзерләп куя.

Чүл төлкесе зур җитезлек һәм җанлылыкка ия, 70 см биеклеккә кадәр югарыга сикерә, ераклыкка сикерүдә дә оста. Саклагыч төсе аңа комлы ландшафт белән кушылырга мөмкинлек бирә; зуррак ерткычларның фенекларны аулаулары турында мәгълүматлар юк. Аның ис сизү, ишетү һәм төнге күрү сәләте бик яхшы.

Чүл төлкеләре елына бер тапкыр үрчиләр. Парлашу сезоны гыйнвар-февраль айларында, әмма ана төлкеләрдә шылтыр ике көн генә дәвам итә. Моногамлы затлар, һәр парның өй урыны бар. Үрчү чорында аталар агрессив булалар һәм үз җирләрен актив рәвештә сидек белән билгелиләр.

Йөклелек 50-51 көн дәвам итә; март-апрельдә ана төлке үлән, каурыйлар һәм йон белән түшәлгән ояда 2-5 бала китерә[3]. Төлке балаларының тугандагы авырлыгы 50 г гына. Әниләре алар ике атналык яшькә кадәр, күзләре ачылганчы, ояда кала. Ата зат ризык китерә, ләкин ояга керми, чөнки ана зат бу вакытта бик агрессив һәм аны балаларыннан читкә куа. 5 атналык чагында бала төлкеләр беренче тапкыр оядан чыгып, тирә-якта йөриләр, әмма 3 айга җиткәч кенә шактый зур ераклыкка китә башлыйлар. Шул вакытта аналарда сөт бирү туктала.

Җенси өлгерү 6-9 айда җитә. Кайвакыт яшь чүл төлкеләре әти-әниләре белән калалар һәм яңа буын үстерергә ярдәм итәләр.

Гомер озынлыгы 7-8 ел, ирексезлектә 20 яшькә кадәр яши алалар[4].

Популяция статусы

үзгәртү
 
Йорт хайваны буларак чүл төлкесе
 
Екатеринбург шәһәренең зоопаркында чүл төлкесе

Фенекларның төгәл саны билгеле түгел. Алар ау объектлары булып торалар, аларны тиреләре өчен үтерәләр, шулай ук йорт хайваннары буларак тоталар һәм саталар. Кытайда фенекларның йорт хайваннары буларак популярлыгы «Зверополис» мультфильмы чыккач кискен арта, бу Кытайга фенеклар импортының кискен үсүенә китерә һәм, аларның популяциясе кимү куркынычын тудырган[5].

Төр CITES Конвенциясе исемлегенең II кушымтасына кертелгән (2000).

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Г. А. Новиков, В. Е. Соколов. Семейство волчьи (Canidae) // Жизнь животных : в 7 т. / Гл. ред. В. Е. Соколов — 2-е изд.. — М. : Просвещение, 1989. — Т. 7 : Млекопитающие. — С. 269—286. — 557 с. — 300 000 экз. — ISBN 5-09-001434-5.

Сылтамалар

үзгәртү
 
Логотип Викисловаря
Викисүзлектә мәкалә бар «чүл төлкесе»