Чиялек (Аккүз авыл җирлеге)

Актаныш районында 1967 елда юкка чыккан торак пункт (Татарстан, Россия)
Викибирелмәләрнең буш элементы

Чиялек (рус. Чиялек) – Татарстан Республикасы Актаныш районы Аккүз авыл җирлегенә караган, 1929 елда нигез салынып, 1964 елда бетерелгән торак пункт (авыл). 1967 елда соңгы хуҗалыклар күрше рус авылына күченгән.[1]

География

үзгәртү

Татарстанның көнчыгыш өлешендә, район үзәгеннән көньяк-көнбатышка таба ― ~19 км , авыл җирлеге үзәге Аккүздән ~3 км ераклыкта, Терпеле елгасына кушылучы кечкенә инеш янында урнашкан булган.

Яңа торак пунктка 1929 елда Богадыдан күченгән 4 гаилә нигез салган. Аларның исемнәре тарихта билгеле: Биктимер Идиятуллин, Сәмигулла Сибгатуллин, Муллагали Латыйпов, Вәли бабай.[1] Алар Яңа Кадермәт һәм Михайловка арасындагы шомырт, чия куаклары үскән урынга күченәләр. Топоним татар телендәге «чиялек» сүзеннән килеп чыккан.[2] Соңрак Ахун авылыннан да гаиләләр күченеп килгәч, авылда ― 21[3], 1940-еллар башына 27 хуҗалык була.

1930-елларда авылда кресьтян хуҗалыклары күмәк хуҗалыкка берләшә. Башта колхоз «1 Май» дип аталган, Чөгәнә авылында да шул ук исемдәге колхоз булгач, күмәк хуҗалыкның исемен «Нариман» итеп үзгәрткәннәр. Беренче рәисе ― Биктимер Идиятуллин, 1932―1934 елларда бер-бер артлы Фәссахов Фәсхи, Фәрхи рәислек иткән. Күмәк хуҗалык көчәя, 1940 елда атлар саны 37 баш исәпләнә.[1]

1929 елдан авылда башлангыч мәктәп эшли, аның аерым бинасы булмау сәбәпле, балалар аерым кешеләрнең йортларында укый (беренче укытучы Мәрзия Ямангулова).[1]

1939 елда авыл халкы терлекләрен, эш коралларын алып, Карел-Фин Республикасына күченә. Анда чик буенда, Чөгәнә авылыннан күчеп килгән якташлары белән берләшеп, «1 Май» күмәк хуҗалыгы төзиләр. 1939 елның 30 ноябрендә сугыш игълан ителеп, совет-фин сугышы (1939—1940) башлангач, әлеге авылдан 21 кешене фронтка алалар (аларның 13 е һәлак була). Бер олы кеше белән 3 яшүсмер (берсе ― 15 яшьлек Нәҗми Исламов) күмәк хуҗалык малларын тапшырырга Ленинградка куып алып китәләр. Ләкин шәһәр куркыныч астында дип, терлекләрне кабул итмиләр, Свердловскига куарга кушалар. 3 ай буе куып барып, бер терлекне дә югалтмыйча, илтеп тапшыралар. Калган гаиләләр кире Татарстанга кайтырга кузгала. 8 җигүле атка төялеп, тимер юл, су юлы аша 19 көндә кайтып җитәләр.[1]

1959 елда Чиялек («Нариман»), Сөрәнчәк[4] («Ленинский прилив»), Михайловка («Красная роща»), Яңа Кадермәт («Тырыш») бер хуҗалыкка – «Гранит» (1963 елдан «Чишмә») колхозына (үзәге Аккүз) берләшәләр.[5] [6] 1963 елда, перспективасыз авыллар белән көрәш чорында авыл юкка чыгарыла, Чиялек халкы 1964 елда Актаныш районындагы якындагы рус авылы Михайловкага күченә. Авылга нигез салган Вәли бабай һәм Биктимер Идиятуллин хуҗалыклары (алар1939 елда Карелиягә дә китми калалар) 1967 елга кадәр авылда яшиләр. 1967 елда авыл яшәешен туктата.[1]

Шәхесләр

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 419–420нче бит.
  2. Ойконим: Чиялек. antat.ru
  3. Чиялек. 2023 елның 31 июль көнендә архивланган. Исчезнувшие села и деревни Республики Татарстан
  4. Соранчак. 2023 елның 31 июль көнендә архивланган. Исчезнувшие села и деревни Республики Татарстан
  5. История села Новый Кадермет. tatobzor.ru
  6. Суранчак. Исчезнувшие НП-2016.pdf, стр. 246

Әдәбият

үзгәртү
  • Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 419–420нче бит.

Сылтамалар

үзгәртү