Рахман Шәфигуллин

журналист, язучы
(Хәбрахман Шәфигуллин битеннән юнәлтелде)

Рахман Шәфигуллин, Рахман (Хабрахман, Хәбибрахман) Галим (Галимулла) улы Шәфигуллин (1949 елның 2 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек) ― матбугат, радио-телевидение ветераны, язучы-прозаик, журналист, публицист, «Чаллы-ТВ» телекомпаниясен нигезләүче һәм 1992―1995, 2001―2010 елларда җитәкчесе. Татарстанның Язучылар (2014) һәм Журналистлар берлеге президиумы әгъзасы. Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины (2000). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1999).

Рахман Шәфигуллин
Туган телдә исем Хабрахман Галимулла улы Шәфигуллин
Туган 2 июнь 1949(1949-06-02) (75 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре журналист, язучы
Җефет Наҗия
Ата-ана
  • Галимулла Шәфигулла улы (әти)
  • Сәхәрбану (әни)
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
ТР атказанган мәдәният хезмәткәре - 1999 «Фидакарь хезмәт өчен» медале - 2014
Сайт Рахман Шафигуллин

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1949 елның 2 июнендә Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында дүрт балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. Гаиләдә 3 абыйсы, 1 апасы үскән. Бабасы Шәфигулла 1917 елда 27 яшендә Беларусиядә немец пулясыннан һәлак булган. Әтисе Галимулла Шәфигулла улы (1910―1970), Ленинград фронтында көрәшкән рядовой кызылармияче, 2нче группа сугыш инвалиды. Хабрахман (Хәбибрахман) 7нче сыйныфта ук район газетасына мәкаләләр яза башлаган. 15 яшендә шахтер абыйсы янына Воркутага килә, тау-техник, кичке урта мәктәпләрен бетерә, шахта электр слесаре һөнәрен үзләштерә, 1965―1969 елларда «Воркутауголь» комбинатында эшли. Классик көрәш (Грек-рим көрәше) белән шөгыльләнгән, шәһәр, аннары Коми республикасы чемпионы булган, беренче разряд алган. КПСС сафына кандидат итеп алынган (партиягә армиядә кергән). Сыктывкарда «Молодежь Севера» газетасы[1] каршындагы яшь журналистларның читтән торып уку мәктәбен тәмамлаган. 1969 елның көзендә Совет Армиясе сафларына чакырыла. Ерак Көнчыгышта 1113нче аерым саперлар батальонында мина куючы, соңрак 192нче мотоукчылар дивизиясенең «Во славу Родины» газетасында хәрби корреспондент була.

Армиядән соң, 1971―1973 елларда Балык Бистәсенең «Октябрь юлы» (хәзер «Авыл офыклары») газетасында хәбәрче булып эшли. Читтән торып, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә, 1977 елда Ленинград югары партия мәктәбенең (1995 елдан академия) матбугат, радио һәм телевидение бүлеген тәмамлаган[2]. «Хезмәт дисциплинасын ныгытуда Ленинград өлкәсе матбугатының роле» дип аталган диплом эше язган (фәнни җитәкчесе Александр Моисеевич Синицкий). «Леннаучфильм»[d] киностудиясендә өч ел электрик булып эшли, анда фильмнар төшерергә өйрәнә, монтаж серләренә төшенә. Укуын тәмамлагач, гаиләсе белән Яр Чаллыга кайта.

Яр Чаллыда

үзгәртү

1977―1984 елларда Тукай районының «Якты юл» газетасында мөхәррир урынбасары булып эшләгән. 1984 елда Телевидение һәм радиотапшырулар буенча ТАССР дәүләт комитетының үз хәбәрчесе, Яр Чаллыдагы корпункт җитәкчесе итеп билгеләнә. Корпунктның максаты ― җирле яңалыкларны (КАМАЗдан тыш, «Түбәнкамашина»[d], «Түбәнкаманефтехим», Татар АЭСы, Кама трактор заводы хәлләрен) республика матбугатында тиз арада һәм тиешенчә яктырту була. Алты ел эчендә 100 телевизион программа һәм йөзләгән сюжет әзерләгән. Чаллыда муниципаль телерадиокомпания оештыру белән актив шөгыльләнә башлый, әмма баштарак шәһәр җитәкчелегендә кызыксыну сизелми.

 
Чаллы-ТВның 2021 елга кадәрге логотибы
Төп мәкалә: Чаллы-ТВ

1991―1995 елларда «Чаллы-ТВ» телекомпаниясенең баш мөхәррире. 1990 елның мартында халык депутатларының шәһәр Советы депутаты итеп сайлана, Президиум әгъзасы, матбугат һәм хәбәрдарлык буенча даими комиссия рәисе була. 1990 елның 30 августында 7 мең тираж белән «Шәһри Чаллы» газетасы чыга башлый. 1990 елда шәһәр советы президиумы утырышында «Чаллы төбәк эфир телевидениесен оештыру турында», 1992 елның 15 апрелендә шәһәр советы сессиясендә «Яр Чаллы шәһәр советы һәм хакимиятенең телевидение һәм радио редакциясен оештыру турында» карарлар кабул ителә (илдә беренче муниципаль телерадиокомпания). Чаллы телерадиокомпаниясенең эше үткәргечле радиодан башлана. Чаллы радиосы шәһәрдәге 160 мең фатирда сөйләп торган. 1992 елның августында Чаллы-ТВның беренче тапшырулары өчен студия (мэрия бинасындагы элекке китапханә бүлмәсе) булдырылган. Беренче эфир 1992 елның 29 декабрендә «Россия» каналы буенча (кичке 8-9 арасында) була. Эфирга федераль канал аша чыгу өчен, Радиотелевидение тапшырулары үзәге (РТПЦ) белән җирле телерадиокомпания арасында килешү төзелә, Чаллыга 51нче канал тәкъдим ителә. 1995 елның маенда Мәскәүдә ешлыклар бирә торган конкурс комиссиясе утырышында Чаллы радиосына 67,79мГц, Чаллы телевидениесенә 51ТВК ешлыгы бирелә. Беренче тапшырулары: «Итоги. Йомгак», «Ачыктан-ачык сөйләшү. Откровееный разговор», «Энҗе бөртекләре (Жемчужины)».

Шәһәр мэры (1990―1999 елларда) Рәфгать Алтынбаев тәкъдиме белән эшеннән китеп, 1996―2000 елларда Менделеевск шәһәренә күчеп эшли, «Менделеевские новости» («Менделлевск яңалыклары») газетасының баш мөхәррире була. 2001 елдан 2010 елга кадәр «Чаллы-ТВ» телекомпаниясе җитәкчесе (2008―2010 елларда «Татмедиа» филиалы җитәкчесе[3])[4]. Яңа проектлар, тапшырулар пәйда була. Чаллыдан Мәскәү һәм Казан белән туры эфирлар оештырыла. «Ты не один» ток-шоуы компаниянең визит карточкасына әверелә. Чаллы мэры (2003―2010 елларда) Илдар Халиков искергән аппаратураны яңартырга булыша. 2004 елда Чаллыга Татарстан Президенты (1991―2010 елларда) Минтимер Шәймиев килеп, «Чаллы-ТВ» телекомпаниясе эшен Казан телеканаллары җитәкчеләренә үрнәк итеп күрсәтә. 1992 елда Күңел радиосы эшли башлый, ул тәүлек буе эшли, Интернет аша бөтен дөнья татарлары тыңлый ала торганга әверелә. Рахман Шәфигуллин үзе дә «Инзер буйларында» фильмын, «Төрекләр илендә», «Латвиядә татарлар тормышы» һ.б. фильм-тапшыруларны төшергән. «Без тарихта эзлебез», «Яшь йөрәкләр», «Нам, молодым», «Талир тәңкә», «Гөлбакча», «Мәдәни сәхифә», «Тормыш мизгелләре», «Откровенный диалог», «Оперативная сводка» тапшырулары ул елларда иң уңышлы тапшырулар исәбенә кергән. 15 ел Татарстан Журналистлар берлегенең Яр Чаллы бүлеген җитәкләгән. 2010―2014 елларда ― Татмедиа ААҖ филиалы – «Шәһри Чаллы» газетасының директоры-баш мөхәррире. 2017 елдан бирле Казанда яши.

Әсәрләре шәһәр һәм республика матбугатында әледән-әле дөнья күрә. 2012 нче елда Татарстан китап нәшриятында беренче «Йозак», 2015 елда «Сүз» нәшриятында «Капкын» дип исемләнгән повестьлар, хикәяләр җыентыгы басылып чыккан. «Әфәт» повестенда Актаныш райкомының экс-беренче секретаре Мәхмүт Сәмигуллинның фаҗигале язмышы сурәтләнә. «Асылбикә күз яшьләре» (Чаллының рухи үзәге) китабында Чаллы телевидениесе тарихы яктыртыла[5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Шәхси тормышы

үзгәртү

Өйләнгән. Хатыны Наҗия, ике баласы, оныклары.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Газета «Молодежь Севера» ВКонтакте
  2. Шафигуллин Хабрахман Галимуллович.(үле сылтама) Татары без границ
  3. Филиал АО ТАТМЕДИА Телерадиокомпания ЧАЛЛЫ-ТВ
  4. Сергей Афанасьев. Чаллы-ТВ: дважды в одну реку. Бизнес-Онлайн, 6.12.2010(рус.)
  5. Шәфигуллин Рахман. Татарстан Язучылар берлеге
  6. Поздравляем! Союз журналистов Республики Татарстан, 15.07.2014

Әдәбият

үзгәртү
Мәкаләләр

Сылтамалар

үзгәртү