Халыкара Җил көне
Халыкара Җил көне (ингл. Global Wind Day, фр. Journée mondiale du vent, рус. Всемирный день ветра) — 15 июньдә дөнья илләрендә билгеләп үтелә торган чара (бәйрәм).
Җилдән алып булган экологик яктан файдалы энергиягә багышлана.
Тарих
үзгәртү2007 елда Җил энергиясе буенча Европа берлеге (ингл. EWEA, European Wind Energy Association) (en) һәм Җил энергиясе буенча халыкара шура (ингл. GWEC, Global Wind Energy Council) (en) килешүе нигезендә оештырыла башлый. Европа илләрендәге энергетик берләшмәләр һәм җил индустриясе ширкәтләре, үз эшләрен уңай яктан һәм кулланучыларга киңрәк таныту максатында, бәйрәмне билгеләүне хуплап каршы алалар. Беренче тапкыр чара Европаның 18 илендә билгеләп үтелә. Җил энергиясе турында семинарлар уза, экспертлар чыгышы оештырыла.
Максаты
үзгәртүҖәмгыятьнең игътибарын җилдән алып булган энергиягә һәм аның экологик яктан файдалы булуына, җил индустриясен үстерү мөһим булуына юнәлтү.
Мәгълүмат
үзгәртү- Беренче җил генераторы 1890 елда Даниядә төзелгән.
- Җил энергиясе — нефть, газ, ташкүмер кебек казылма ягулыкларга алмаш, зыянсыз энергия.
- Җил энергиясе атмосферага парник газлары, метан, су буы бүлеп чыгармый.
- 1999 елда Оклахомада (АКШ) җилнең иң көчле тизлеге (җирдән 30 м биеклектә 484 км/сәг) теркәлгән.
- РФдә иң көчле җилле урын — Чукоткадагы Наварин борынында (секундына 50-60 м).
- 2016 елда Алманиядә барлык кулланылган энергиянең 87% ы кояш, җил, судан алынган.
- 2021 елга Австралиядә барлык энергиянең 81% ы кояштан һәм җилдән алыначак.
Әдәбият
үзгәртү- Кемгә җил энергиясе, кемгә – утын. Сираҗи сүзе (газета), 2017 ел, июнь.
Сылтамалар
үзгәртү- Халыкара Җил көне рәсми сайты 2017 елның 31 май көнендә архивланган.