Халид Зыя Ушаклыгөл

Халит Зыя Ушаклыгөл (төрекчә Halid Ziya Uşaklıgil, 18661945 елның 27 марты) — төрек язучысы, шагыйрь һәм драматургы. Госманлы дәүләтенең соңгы дәверләрендә барлыкка килгән Әдәбияти Җәдидә («Яңа әдәбият») хәрәкәте әгъзасы, күпсанлы әдәби хәрәкәтләр һәм оешмаларга нигез салуда катнашучы, озак еллар Сәрвәти-Фүнүн («Белем байлыгы») журналында язышучы автор. Габделхәмит II солтанны даими һәм катгый рәвештә тәнкыйтьләве сәбәпле, иҗатының күпчелек өлеше Госманлы хөкүмәтенең цензурасына эләгә.

госм. төр. خالد ضیا اوشاقلی‌گیل
төр. Halid Ziya Uşaklıgil
Сурәт
Ватандашлык  Госман империясе
 Төркия
Туу датасы 12 февраль 1865(1865-02-12)
Туу урыны Истанбул, Госман империясе[1]
Үлем датасы 27 март 1945(1945-03-27)[2][3] (80 яшь)
Үлем урыны Истанбул, Төркия[4]
Күмелү урыны Зухуратбаба зираты (Бакыркөй)[d]
Балалар Ведад Ушаклыгөл[d] һәм Бүләнт Ушаклыгөл[d]
Язма әсәрләр теле төрек теле
Һөнәр төре язучы, шагыйрь, журналист, новеллачы, тәрҗемәче, урта белем бирү оешмасында укытучы
Эшчәнлек өлкәсе әдәби эшчәнлек[d][1], төрек әдәбияте[d][1], роман[1], реализм[d][1], символизм[d][1], тәрҗемәчелек[d][1], мәгариф[1] һәм француз әдәбияте тарихы[d][1]
Әлма-матер Ататөрек лицее (Измир)[d]
Активлык чорының башы 1889
Нинди веб-биттә тасвирланган edebiyat.k12.org.tr/author/2e4b7daa-4908-4eb1-abc9-e1edb0f52f97(төр.)
 Халид Зыя Ушаклыгөл Викиҗыентыкта

Ушаклыгөлнең хикәяләре, пьесалары, новелла һәм эсселары киң танылу ала. 1899 елда язылган Ашкы Мәмнү («Тыелган мәхәббәт») романтик повесте аеруча данлыклы әсәргә әверелә, аның нигезендә берничә тапкыр халыкара танылган телесериаллар төшерелә.

Тормыш юлы

үзгәртү
 
Халит Зыя Ушаклыгөл урта яшьләрендә

Халит Зыя Ушаклыгөл 1866 нчы елда Истанбулда туа. Туган шәһәрендә үк ул башлангыч мәктәпкә йөри, аннары Фатих Рөшдиясе урта мәктәбендә укый. 1879 елда гаиләләре Измирга күченә. Шулай итеп, ул урта белемен Измирда, хәзер Измир Ататүрк Лисеси дип аталган мәктәптә тәмамлый. Соңрак ул әрмән католик мәктәбендә укып, француз телен өйрәнә һәм беренче әдәби тәрҗемәләрен башкара.

Ушаклыгөл 1886 елда «Хезмәт» (Hizmet) газетасына нигез сала. 1896 елдан соң аның әсәрләре Аурупадагы әдәби стильләрне кабул итүе белән танылган төрек әдәби журналы «Сәрвәти-Фүнүн»дә басыла.

Аның «Бозылган язмышлар» романы 1901 елда Госманлы дәүләте цензурасына дучар булгач, ул романнар бастыруын туктата. Бу елларда ул 1908 елгы Яшь төрекләр инкыйлабыннан ачылган «Мәхәсин» хатын-кызлар журналына яза. Моннан тыш, аның «Фәрди һәм иптәшләре» романы журналда серия булып басыла. «Бозылган язмышлар» исә Төркия җөмһүрияткә әверелгәч, 1923 елда гына нәшер ителә.

Ушаклыгөлнең баштагы иҗат стиле башлыча француз романтизмына нигезләнгән, романнарының күпчелеге дә бәхетсез мәхәббәт темасы белән бәйле. Аның иҗаты чордаш төрек әдәбиятыннан конкретрак формасы белән аерылып тора. Ул, гарәп һәм фарсы алынмаларын куллану аша, үзенең аерым иҗат телен тудыра дип тә әйтәләр.

Ушаклыгөлнең прозасы татар әдәбиятына, аерым алганда, Шәриф Камалның инкыйлабка кадәрге прозасына берникадәр тәэсир иткән.

Соңгы елларында язучы Истанбул янындагы Сан-Стефано авылында яши. 1926 елда һәр торак пунктка төрекчә атама бирү турында канун кабул ителгәч, ул бу авылга Яшелкөй (Яшел авыл) исемен бирергә тәкъдим итә.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Tuna, Turgay (2004) (in tr). Ayastefanos'tan Yeşilköy'e. 

Сылтамалар

үзгәртү