Халидә Самиулла кызы Әхтәмова (1929 елның 10 феврале, Мәскәү, ССРБ2005 елның 13 мае) — Совет һәм Россия скрипкачы, педагог, профессор. РСФСРның атказанган артисты (1977), Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (2001).

Халидә Әхтәмова
Туган 10 февраль 1929(1929-02-10)
Мәскәү, СССР
Үлгән 13 май 2005(2005-05-13) (76 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Центральная музыкальная школа[d]
Һөнәре музыка педагогы

Тормыш юлы үзгәртү

Халидә Әхтәмова 1929 елның 10 февралендә Мәскәүдә туа[1]. Татар[2]. Аның әти-әнисе тумышы белән Горький өлкәсенең Уразавыл авылыннан. Әтисе Мәскәүгә күчкәндә кара эшче булып эшли башлый, шул үк вакытта укый, инженер булып эшли. Әнисе хуҗабикә булган.

1936 елда район музыка мәктәбендә скрипка классы буенча музыка белән шөгыльләнә башлый. М. М. Ипполитов-Иванов исемендәге Мәскәү музыка училищесы каршындагы мәктәптә укый, Мәскәү консерваториясе каршындагы Үзәк музыка мәктәбендә профессор Василий Ширинский классында укый. 1948 елда Мәскәү дәүләт консерваториясенә укырга керә, аны 1953 елда профессор, СССР халык артисты Давид Ойстрах классы буенча тәмамлый. 1953 елда Бухаресттагы халыкара скрипкачылар конкурсында катнаша һәм беренче премиясенә лаек була. Дөньяның күп кенә илләрендә (шул исәптән Япония, Иран, Малайзия, Таиланд, Сингапур, Филипин) чыгыш ясаган[1].

1957—1981 елларда Мәскәү дәүләт филармониясе солисты. 1972 елдан Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясенең скрипка һәм альта кафедрасы укытучысы, 1980 елдан — доцент, 1984 елдан — профессор. 1978 елдан кафедра мөдире.

Скрипкачы-укытучылар Европа берлеге вице-президенты була. Төрле елларда төрле конкурсларның жюри составына керә: Яши Хейфец исемендәге халыкара скрипкачылар конкурсында, «Щелкунчик» балалар конкурсында.

Танылган башкаручылар һәм дирижёрлар белән чыгыш ясаган: Виктор Пикайзен, Кирилл Кондрашин, Леонид Блок, Маринэ Яшвили һәм башкалар.

Бүләкләр үзгәртү

  • 1977 — РСФСР атказанган артисты;
  • 2001 — Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Ахтямова Халида Самиулловна
  2. Музыкальные Челны поймали «ку»раж(үле сылтама)

Сылтамалар үзгәртү