Фәһимә Абзалова - язучы

Фәһимә Абзалова
Туган телдә исем Абзалова Фәһимә Абзал кызы
Туган 1936(1936)
Башкортстанның Караидел районы Куянчы авылы
Белем Бөре педагогия институты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Абзалова Фәһимә Абзал кызы 1936 елда Башкортстанның Караидел районы Куянчы авылында туып үсә. Соңрак, авыл халкы соравы буенча, бу авылның исеме «Абзал» дип үзгәртелә (Фәһимә Абзалованың әтисе Абзал агай хөрмәтенә) Фәһимә 10 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Башкортстанның Караидел районы Өреш-Битулы җидееллык мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта башлый. Шулай итеп аның педагогик хезмәт эшчәнлеге башланып китә. Аннары читтән торып Бөре педагогия институтын тәмамлый. Башкортстан, Татарстан республикалары мәктәпләрендә эшли, тарих, рус, татар һәм немец телләрен укыта. 1967 елдан ТАССР ның Бөгелмә районы үзәгендә яши. Лаеклы ялга чыкканчы, мәктәптә тарих, татар теле һәм әдәбияты укыта. [1996 ел|1996]] елда Бөгелмә шәһәр типографиясендә «Йөрәкләр елаганда» дип исемләнгән беренче китабы басылып чыга. "Җәһәннәмгә сәяхәт» һәм «Йөрәкләр елаганда» романнары Уфада башкорт телендә дә дөнья күрә. 2009 елда «Ислам булсын һәрчак юлдашың» дигән зур күләмле китабы, хаҗга баручылар аркылы, Мәккә шәһәренә, шулай ук хаҗга килгән һәм татарча белүче чит ил мөселманнарына бүләк итеп таратыла.

Басылган китаплары үзгәртү

  • Абзалова Ф. Йөрәкләр елаганда: кыска әсәрләр / Ф. А. Абзалова; кереш сүз авт. М. М. Мостафин. – Бөгелмә, 1996.)
  • Җәһәннәмгә сәяхәт».
  • «Ислам булсын һәрчак юлдашың» (2009)

Чыганак үзгәртү

http://adiplar.belem.ru/abzalova.htm 2021 елның 7 декабрь көнендә архивланган.