Фәрхат Арыҗан
Фәрхат Арыҗан (төр. Ferhat Arıcan; 1993 елның 28 июле, Конак, Измир, Төркия) — Төркия гимнасты, параллель брусьяларда күнегүләрдә махсуслашкан. Олимпия уеннарының бакыр призёры (2020), ике тапкыр Аурупа чемпионы (2020, 2021).
Фәрхат Арыҗан | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | төр. Ferhat Arıcan |
Туган | 28 июль 1993 (29 яшь) Конак (Измир), Измир[d], Төркия |
Ватандашлыгы | ![]() |
Һөнәре | спорт гимнасты |
Тормыш юлыҮзгәртү
Фәрхат Арыҗан 1993 елның 28 июлендә Конак (Измир) шәһәрендә туа. Ул Манисада Эгей университетында физик культураны өйрәнгән[1].
КарьераҮзгәртү
Арыҗан гимнастика белән 10 яшендә шөгыльләнә башлый[2].
Сингапурда узган 2010 елгы яшүсмерләр Олимпия уеннарында ул, таянып сикерүдә монгол Ганбатын Эрденебольдка гына оттырып, көмеш медаль яулый[3]. Ул 2013 елда Мәрсинда узган Урта диңгез уеннарында параллель брусьяларда бакыр медаль яулый[4][5].
2008, 2013 һәм 2014 елларда параллель брусьяларда Арыҗан артыннан өч яңа элемент беркетелә. Шулай итеп, Фәрхат Арыҗан аның хөрмәтенә берьюлы өч элемент аталган беренче гимнаст була[2].
2014 елның августында Төркиянең Милли олимпия комитеты Арыҗанны 2016 елда Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарында медальләр өчен көрәшәчәк җыелма команданың өмете дип атый[6]. 2016 елның апрелендә узган Олимпия сайлап алу ярышларында 11 нче урынны алган Арыҗан 2016 елгы Җәйге Олимпия уеннарында катнашу хокукын ала. Шулай итеп, 108 ел эчендә беренче тапкыр ир-ат гимнаст Төркияне Олимпия уеннарында тәкъдим итә (соңгысы — 1908 елда Госман империясен тәкъдим иткән Алеко Мулос)[7].
2018 елда украиналы Евгений Козин Фәрхат Арыҗанның шәхси тренеры була[1]. 2019 елның гыйнварында Арыҗан Гёзтепедан клубка күчә[8].
2019 елда Минскта узган Аурупа уеннарында Арыҗан параллель брусьяларда бакыр призёр була һәм абсолют беренчелектә тугызынчы урынны ала[9].
Арыҗан 2020 елда Мәрсинда узган Аурупа чемпионатында параллель брусьяларда беренче алтын медаль яулый[10]. 2021 елда Базелда узган Аурупа чемпионатында параллель брусьяларда янәдән алтын медаль яулый[11]. Шул ук вакытта ярышларга өч атна калганда ул COVID-19 уңай тест ала, әмма турнир алдыннан дәваланып, формага керә ала[1].
КазанышларҮзгәртү
Олимпия уеннары
- Бакыр — Олимпия уеннары 2020 (параллель брусьялар)
Аурупа чемпионаты
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 1,2 ARICAN Ferhat - FIG Athlete Profile.
- ↑ 2,0 2,1 Ferhat Arıcan hedef büyüttü. NTVSpor.net (24 Ekim 2014).
- ↑ Alkışlar Arıcan’a. Hürriyet (2 Eylül 2010).
- ↑ Ferhat'tan bronz madalya geldi. Sporx (24 Haziran 2013).
- ↑ 2013 Akdeniz Oyunları'nda Milli Sporcumuz Ferhat ARICAN'dan Paralel Aletinde Bronz Madalya. Youtube (24 Haziran 2013).
- ↑ TMOK 16 "altın" çocuğunu belirledi. Anadolu Ajansı (19 Ağustos 2014).
- ↑ Ferhat Arıcan’dan Tarihi Başarı. GSB (17 Nisan 2016). әлеге чыганактан 2016-05-14 архивланды. 2021-07-28 тикшерелгән.
- ↑ Milli cimnastikçi Ferhat Arıcan Göztepe'de. TRT Spor (17 Ocak 2019).
- ↑ Celkan, Mehmet Fatih.. Avrupa Oyunlarında 4 Final 2 Madalya. әлеге чыганактан 2021-07-14 архивланды. 2021-07-28 тикшерелгән.
- ↑ Ferhat Arıcan Avrupa Şampiyonu oldu.
- ↑ Milli cimnastikçi Ferhat Arıcan, Avrupa şampiyonu oldu.