Фәрит Нәгыймов

язучы, педагог

Фәрит Нәгыймов, Фәрит Сәгыйтьҗан улы Нәгыймов (псевдонимы Фәрит Нәгыйм (рус. Фарид Нагим), 1970 елның 1 сентябре, СССР, РСФСР, Ырынбур өлкәсе, Тоз-Түбә районы, Буранное) ― Россия прозаигы, драматург, мөхәррир, педагог. Өлкә әдәби Аксаков премиясе лауреаты, «Русский Декамерон» премиясе лауреаты (2003), РФ Президенты каршындагы Мәдәният буенча советның «Новация» премиясе һәм Мәскәү шәһәренең «Акция» премиясе лауреаты, Мәскәү Журналистлар берлеге премиясе, «Экспо» премиясе (Брауншвейг, Алмания), «Дружба народов», «Креатив» журналлары премиясе лауреаты. И. П. Белкин премиясе һәм «Антибукер» премиясе финалисты. А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтының әдәби осталык кафедрасы доценты.

Фәрит Нәгыймов
Фарид Нагим

Тугач бирелгән исеме: Фәрит Сәгыйтьҗан улы Нәгыймов
Псевдонимнар: Фәрит Нәгыйм (Фарид Нагим)
Туу датасы: 1 сентябрь 1970(1970-09-01) (53 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, Ырынбур өлкәсе, Тоз-Түбә районы, Буранное
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы, мөхәррир, педагог
Иҗат итү еллары: 1990—х. в.
Юнәлеш: проза, драматургия
Жанр: роман, повесть, пьеса
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: 1987
Бүләкләр: И. П. Белкин премиясе финалисты
Антибукер премиясе финалисты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1970 елның 1 сентябрендә Ырынбур өлкәсенең Тоз-Түбә районы Буранное авылында туган. Мәктәптә укуын тәмамлагач, СССР Кораллы Көчләре сафларына чакырыла. Хәрби хезмәтне эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләрендә үтә, демобилизациядән соң Ырынбур аппарат заводында эшли башлый[1]. 1987 елда булачак язучы өлкә әдәби берләшмәсе җитәкчесе Геннадий Хомутов[d] белән таныша, ул әдәби юнәлешне билгеләргә ярдәм итә. 1996 елда А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтын уңышлы тәмамлый.

1996 елның октябрендә Россия Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул ителә. Аның әсәрләре өлкә һәм үзәк газеталарында: «Литературная Россия», «Комсомольское племя», «Литературная учеба», «Оренбургская неделя», «Уральские нивы» журналында, «Гостиный двор» альманахында, «И с песней молодость вернется», «Пятеро под одной крышей», «Друзья, прекрасен наш союз!», «Родительский день» җыентыкларында басылган. «Tanger» (2011) һәм «Җир киемнәре» (рус. Земные одежды, 2012) романнары авторы. Рус телендә яза. Драматургия белән актив шөгыльләнә. Аның әдәби иҗаты Европадагы чит ил тамашачысына яхшы билгеле. Аның пьесалары Швейцария, Алмания, Польша театрларында куела. «Дөнья мәдәни контекстында рус әдәбияты» (рус. Русская словесность в мировом культурном контексте) халыкара конгрессында катнаша[2][3].

Мәскәү язучылар берлеге, ПЕН-клуб әгъзасы[4]. «Дружба народов» журналының редакция советы әгъзасы[5].

Төп эш урыны буенча рецензент, проза бүлеге мөхәррире, «Дружба народов» журналының баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Достоевский фондының оештыру секретаре. А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтының әдәби осталык кафедрасында укыта[6].

Мәскәүдә яши.

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырынбур дәүләт татар драма театрында «Мәхәббәт дисбесе» (рус. Четки любви, Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсендә) пьесасы буенча спектакль куелган. [7]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • РФ Президенты каршындагы Мәдәният буенча советның «Новация» премиясе лауреаты
  • «Русский Декамерон» премиясе лауреаты (2003)
  • «Дружба народов» журналы премиясе
  • «Москва-Пенне» халыкара премия лауреаты
  • Мәскәү Журналистлар берлегенең «Креатив» премиясе лауреаты
  • Белкин премиясе[d] финалисты (2009)
  • «Антибукер» премиясе[d] финалисты
  • Ватерфорд шәһәренең (АКШ) мактаулы гражданы

Библиография үзгәртү

Әдәби әсәрләр:

  • Фарид Нагим, повесть «Витюша» — журнал «Октябрь»;
  • Фарид Нагим, повесть «Теория падений» — журнал «Дружба народов»;
  • Фарид Нагим, повесть «Мальчики под шаром» — журнал «Октябрь»;
  • Фарид Нагим, повесть «Мужчины рождества» — журнал «Дружба народов»;
  • Фарид Нагим, роман «Земные одежды»;
  • Фарид Нагим, роман «Танжер»;
  • Фарид Нагим, пьеса «Фонарик» — журнал «Современная драматургия»;
  • Фарид Нагим, пьеса «Крик слона» — сборник СТД;
  • Фарид Нагим, повесть «Под платанами» — журнал «Дружба народов».

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Нагимов Фарид // Литературное Оренбуржье : биобиблиогр. словарь / А. Г. Прокофьева, В. Ю. Прокофьева, О. В. Федосова ; Г. Ф. Хомутов. — Оренбург: Оренбургская книга, 2006. — С.143.

Сылтамалар үзгәртү