Фән (нәшрият)

нәшрият (Казан, Россия)

«Фән» (рус. Наука) ― күппрофильле фәнни нәшрият, ТР Фәннәр академиясенең структур бүлекчәсе. 1992 елда нигез салынган.

«Фән» нәшрияты
Издательство «Фэн»
Адресы:

420111, Казан, Бауман ур., 20
Тел./факс: (843) 292-49-14
e-mail: izdat.anrt@yandex.ru

Оешма төре:

Нәшрият йорты

Җитәкчеләр
Баш мөхәррир

К. В. Кормушин

Нигезләү

1992 ел

ТарихҮзгәртү

1992 елда ТР Фәннәр академиясенең структур бүлекчәсе буларак нигез салынган.

1994 елда ТР ФА президенты Мансур Хәсәнов республика президенты Минтимер Шәймиевка «Фән» нәшриятын үстерү өчен җитди максатчан финанс чаралары бүлеп бирү үтенече белән мөрәҗәгать итә.

1995 елдан фәнни һәм фәнни-популяр китаплар, рус һәм татар телләрендә уку-укыту әсбаплары басыла, квартал саен рус телендә «Научный Татарстан» журналы чыгарыла.

2000 елда татар телендә «Фәнни Татарстан» журналының беренче 2 номеры дөнья күрә[1].

Баш мөхәррирләрҮзгәртү

  • Беренче баш мөхәррир ― А. И. Афанасьев
  • 2002―2014 елларда ― Б. Л. Хәмидуллин[2]
  • 2015 елдан ― К. В. Кормушин

Басыла торган китаплар өлкәсеҮзгәртү

Нәшрият халыкара, Россия һәм республика конференцияләре материаллары җыентыкларын, квартал саен Россия фәнни цитаталаштыру индексына (рус. Российский индекс научного цитирования, РИНЦ) кертелгән берничә вакытлы басма ― «Фәнни Татарстан», «Научный Татарстан», «Идел буе археологиясе» (рус. Поволжская археология, ВАКның рецензияләнә торган фәнни журналлары исемлегенә кертелгән)[3] һәм «Россия гамәли экология журналы» (рус. Российский журнал прикладной экологии) журналларын басып чыгара. «Фән» нәшрияты продукциясе күпьеллык академик тикшеренүләрнең нәтиҗәсе булып тора.

«Фән» нәшриятының эшчәнлеге дәверендә барлык фәнни белемнәр өлкәсендә ― химия, физика, медицина, икътисад, тарих, филология, юриспруденция һ. б. өлкәләрдә 400 дән артык китап дөнья күрә[1].

2011 елда 15 000 данә, 2012 елда 31 мең данә продукция нәшер ителгән[4].

ҖиһазланышҮзгәртү

2015 елдан нәшрият программа ― аппарат нәшрият комплексы белән җиһазландырылган һәм, мөстәкыйль рәвештә, нәшрият үзе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең фәнни институтлары һәм үзәкләре, Татарстан Республикасы югары уку йортлары тарафыннан әзерләнгән басмаларны чыгара, Казанда уза торган конференцияләр, форумнар, тантаналы чараларны эш материаллары белән тәэмин итә.

БүләкләреҮзгәртү

  • «Региональный Лидер» (Төбәк Лидеры) республика премиясе лауреаты.
  • Китаплары республика һәм Россия дипломнарына лаек булган.

ФотогалереяҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү